Понедельник, 25 июня 2018 07:50 // Прочитано 167 раз

Тәҗрибәле бакчачыдан киңәшләр. Баклажан һәм борыч күбрәк төшсен өчен...

"БАКЛАЖАН ҺӘМ БОРЫЧ КҮБРӘК ТӨШСЕН ӨЧЕН, ҮСЕНТЕНЕ АКРЫН ГЫНА СЕЛКЕТЕРГӘ КИРӘК"

Бакчаларның иң ямьле чагы. Яшеллеккә күмелгән бакчада кошлар җыры, черкиләр безелдәвен тыңлый-тыңлый чүп утый торган чак. Бакча эшен ихластан яратучылар, вак чебенгә, черкигә зарлансалар да, яшелчә-җиләк-җимеш үстерүнең нәтиҗәсен тату рәхәтлеген уйлап бакчада кайнаша. "Интертат" тәҗрибәле бакчачыдан киңәшләр тәкъдим итә.

Шәмәрдәндә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Илсөяр ханым Кәбирова да бакчасыннан ләззәт алып эшли. Һәр үсемлеге көлеп тора кебек аның. Сарымсак, суганнары солдатлар кебек тезелешкән, төз һәм матур, чүпсез. Төрле сорт җиләкләре кызлар кебек. Җиләк чәчәкләре кояшка карап елмаешып, сөенешеп хуҗабикәсен шатландырырга әзерләнәләр. Ни генә юк бу бакчада. Җәй дәвамында аз-азлап таныштырып барыбыз. Ә бу язмада июнь аенда башкарыласы бакча эшләре турында берничә киңәш. 

- июнь аенда да яшелчәләрне чәчү дәвам итә. Редиска, салатларны бер кат җыеп алганнан соң, укроп, петрушкаларны әле кабат чәчә алабыз. Июньнең унбишеннән соң, кыска көн үсемлекләре – шалкан, ачы торманы чәчәргә мөмкин.

– кыярлар күп булсын өчен очын өзү, үсемлекләрне тукландыру эшләре бара. Хәзерге вакытта кычытканнан үсемлекләрне тукландыру өчен файдалы сыекча ясарга мөмкин. Су тутырылган савытка кычытканны салып әчетергә куйсаң, ун көннән әзер була. Ул туфракны ашлый, кирәкле матдәләргә баета.

– кишер-чөгендер тишелеп чыкканнан соң, бер чиләккә бер стакан исәбеннән тозлы су сибәм. Аш тозының натрий һәм хлорын үсемлекләр яхшы үзләштерә. Чөгендер дә баллырак була.

– июнь ае зарарлы бөҗәкләрдән белән көрәшү ае да. Кәбестәгә ялангач әкәм-төкәм, күбәләкләр килә башлый. Кәбестә яфракларына зыян китерүче корткычларны юк итүдә мин гап-гади суның файдасын күрәм. Моның өчен 60-70 градустагы кайнар суны кәбестәнең өстенә сибәм. Бигрәк тә бу кәчән барлыкка килгән вакытта файдалы. Әкәм-төкәмне, күбәләк личинкаларын табып булмаган вакытта кайнар су аларны үтерә, әмма кәбестәгә зыян китерми.

 Дәвамын укыгыз...

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: автор



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+