Воскресенье, 01 июля 2018 08:28 // Прочитано 92 раз

Бал кортлары продукциясе никадәр файдалы?

Сорауга “Тенториум” компаниясе вице-президенты, биология фәннәре кандидаты Марат Хисмәтуллин җавап бирә.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә бал кортларының кешеләргә дәва өчен бирелгәнен әйтә. Бу чыннан да шулай. Элек әби-бабаларыбыз авыз кырыена герпес чыкса да, салкын тисә дә, ирен ярылса да бал белән дәвалаганнар. Кызганыч, хәзер күпләр бал ашамый. Бал – барлык чирләрдән дә дәва, көн саен иртән бер чәй кашыгы бал кабып кую организм өчен бик файдалы, энергия һәм витаминнар чыганагы булып тора. 

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа бирергә сәләтле. Бал, балавыз, чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да авыртуларны дәвалаганда кулланалар. Умартачылык продукцияләре нигезендә бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә аерым дәвалау системалары да эшли. Шуларның берсе - апитерапия.

Апитерапия ике төрле тәэсир итү юлы белән үтә. Тәэсир итүнең иң киң таралган төре - биологик төр. Бу очракта бал кортының агуы (апитоксин) кеше организмына тизрәк тәэсир итә. Апитоксинда бик күп файдалы матдәләр - бакыр, магний, тоз кислоталары, фосфор һәм кальций, аминокислоталар, углеводлар, пептидлар бар. Алар йөрәк-тамыр системасына, кан әйләнешенә уңай тәэсир итә, холестеринны киметә. Организмга кирәк булмаган зыянлы бактерияләрне үтерә, нерв системасын тынычландыра. Болардан тыш, бал корты агуы инсульт һәм паралич белән авырга кешеләргә ярдәм итә.

Тәэсир итүнең икенче төре – рефлектор төр. Табиб-апитерапевтлар бал кортының сөңгесен авыруның кирәкле нокталарына юнәлтә. Сөңге беркадәр вакытка тәэсир итү ноктасында кала, соңыннан табиб аны ала. Тик шуны истә тотарга кирәк: Мондый дәвалау ысулын бары тик аллергия булмаган кешеләргә генә кулланырга була. Йөкле, бала имезгән аналарга, онкологик һәм беренче типтагы шикәр диабеты белән авырган кешеләргә сеансларга барырга ярамый. Бу төр дәвалауның сезгә яраганлыгын дәвалаучы табибтан сорарга онытмагыз.Дәвамын укыгыз...

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА әзерләде

Фото: pixabay.com

интертат




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+