Вторник, 10 июля 2018 12:39 // Прочитано 84 раз

МУЛ УҢЫШ РЕЦЕПТЫ

Кычыткан төнәтмәсе – бакча өчен файдалы һәм арзанлы ашлама. Әлеге язмада төрле яшелчәләрне ашлау өчен кычыткан төнәтмәсе ясау турында сөйләрбез.

Бакчада яшел ашламалар куллану уңышны гына арттырып калмый ә акчаны да янга калдыра. Чөнки күпчелек төнәтмәләрне әзерләү өчен кычыткан, су һәм ашламаның файдалы үзлекләрен арттыра торган башка табигый катнашмалар (чүпрә, чүп үләннәре) кирәк.

Кычытканның файдалы үзлекләре

 

Әлеге чагучы үсемлек составына калий (34%), кальций (6%), А, В, Е, К витаминнары, органик кислоталар, танин, фитоницидлар керә. Бакчада үсүче культураларга кычыткан нәрсәсе белән файдалы соң?

Калий, кальций һәм магний барлык төрдәге үсемлекләргә дә тулы үсеә өчен кирәк. Кычыткан аркылы кергән бу элементларны үсемлекләр тиз үзләштерә. Кычыткан яфракларындагы К витамины фотосинтез процессында катнаша һәм үсемлекләрнең иммунитетын күтәрә.

Башка элементлар бакча культураларын бик яхшы тукландыра, үсешен һәм җимешләренең өлгерүен тизләтә. Шулай ук кычыткан ашламасы декоратив үсемлекләргә дә уңай йогынты ясый, чәчәк атуны яхшырта.

Кычытканнан әзерләнгән яшел ашлама барлык бакча культураларына да туры килә дияргә була. Аның белән бары тик кузаклыларны, суган һәм сарымсакны гына ашларга ярамый, чөнки кычыткан аларның үсешен туктата.

Кычытканны ашлама буларак төнәтмә, ягъни ачыган үсемлек массасы рәвешендә кулланалар.

Кычыткан төнәтмәсе рецепты

 

Кычыткан төнәтмәсенең күптөрле рецептлары бар. Ә аны әзерләү ысуллары тагын да күбрәк. Без иң популяр, гади һәм вакыт белән сыналган классик рецептын тәкъдим итәбез.

Әле орлыклары өлгермәгән кычытканның сабакларын һәм яфракларын ваклыйлап пластик контейнерга яки имән мичкәгә салалар. Яшел масса савытның яртысын тутырырга тиеш. Тимер савыт кулланырга ярамый, чөнки кычыткан металл белән реакциягә кереп, файдалы элементларын югалтырга мөмкин.

Соңыннан контейнерга җылы су (яки кайнар су) салалар, капкач белән каплап 14 көн чамасы төнәтәләр. Төнәтмәне көн саен болгатып торырга кирәк.

Әгәр кычыткан кояшлы җирдә торса, ул берничә көндә әчи. Шулай ук әчүне тизәйтер өчен төнәтмәгә бераз чүпрә яисә Байкал дигән сыек ашлама салырга була. Дәвамын укыгыз...

Фото: Пиксабей

интертат




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+