Среда, 11 июля 2018 12:14 // Прочитано 144 раз

Салкын тисә

Салкын тисә

ЮТӘЛДӘН. Тамак шешсә, бронхит буяса, үпкәләр ялкынсынса, алоэ яфрагыннан сироп ясыйлар. Шешә алып, шуның яртысына ваклап алоэ яфрагы салалар һәм савыт тулганчы шикәр комы өстиләр. Шешәнең авызын марля белән бәйләп куялар. 3 көн төнәткәч сөзәләр. Сиропны көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1 әр аш кашыгы эчәләр. Савыкканчы дәваланалар.

Какырыкны чыгару өчен 1 чәй кашыгы әнис орлыгын, яхшылап изеп, 1 стакан кайнар суга салалар. 20 минут төнәткәч, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 1/4әр стакан эчәләр.

Хроник ютәл булганда уртача зурлыктагы бәрәңге, суган һәм алма алалар. Барысын бергә 1 л суга салып утка куялар. Сыеклыкның яртысы пар¬га әйләнгәнче кайнаталар. Төнәтмәне көнгә 3 мәртәбә 1 әр чәй кашыгы эчәләр.

Трахеит, бронхит һәм пневмония белән авырганда какырыкны чыгарырга һәм ютәлне йомшартырга мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. 2 аш кашыгы кипкән манда¬рин кабыгын, 250 мл аракыга салып, 1 атна төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 15-20 минут кала суга 20-25 тамчы кушып эчәләр.

Салкын тиеп ютәлләгәндә 2 өлеш зәйтүн маена 1 өлеш нашатырь спирты кушып болгаталар һәм күкрәккә сөртәләр.

Фото: pixabay.com

tatar-congress.org




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+