Четверг, 12 июля 2018 07:58 // Прочитано 112 раз

"Питрауга кадәр үлән шифасы – чәчәктә, аннан соң - тамырда"

Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр – 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.

– Питраудан соң дару үләннәре җыймыйлар дигән сүз дөрес түгел, – ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова. – Питрауга кадәр чәчәк, яфрак җыйсалар, Питрау узгач тамыры файдалы була. Шуңа күрә керәшеннәрдә шундый гыйбарә дә бар: “Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда”. Питрау – җәйне кыл урталай бүлә, 12 июльдән соң шифа тамырга күчә.
  
Әмма 2017 елның җәе соңга калды, үткән елларда Питрауга юкәләр дә чәчәк ата иде, 1 июльгә җиләк калмый иде.
  
Элек-электән Питрау вакытында мунча себеркесе җыйганнар. Чөнки аның бөтен файдасы шул чорга туры килгән. Питраудан соң 13е көнне халык җыелышып, печәнгә төшкән. Хәзер үләнне үсә башлау белән чабалар. Ә элек Питрауга чаклы чабылган үлән “сыек печән”, җыелган себерке “маңкалы себерке” дип йөртелгән. Печәннең витаминнары юк, ул сынучан һәм туклыклы түгел. Себерке дә шулай ук өлгереп җитмәгән була, ул коела, кайнар суда пешекләгәннән соң лайлалы килеш ябышып тора. Бу – керәшеннәрдә гореф-гадәт кенә түгел, халык педагогикасы, тормыш тәҗрибәсе булган. Керәшеннәр табигать белән берлектә яшәгән. 

Дәвамы...

Фото: pixabay.com

интертат




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+