Четверг, 12 июля 2018 08:58 // Прочитано 161 раз

“әбү хөрмә" сөйләгәннәрдән яки финик агачы җимешенең файдасы нәрсәдә?

“Финик агачы” сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла - 20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер  нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр аны Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый. Чынлыкта да бу мөселманнар өчен генә файдалы җимешме? Финик җимеше турында сез моңарчы белмәгән хәбәрләрне бүген шушы язмада  сөйләрбез. 

Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте

Пәйгамбәребез с.г.в. беркайчан да файдасыз эш эшләргә өндәмәгән. Финик җимеше аның күпсанлы хәдисләрендә телгә алына.

  • Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. “Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән - су эчеп. Чөнки бу – чистарыну” (Әбү Дәүд). Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.

  • “Аджвах сортлы финик – Җәннәт җимеше” дигән сүзләре дә бар (Тирмизи).

  • “Финик җимеше булмаган йортта кешеләр ач кешеләр кебек”(Мөслим). Бу хәдистә аның финикларны төп ризыклар рәтенә куеп каравы чагыла;

  • Абдулла ибн Җәфәр (Аллаһ аннан разый булсын!) әйтә: “Пәйгамбәребез финик җимешен кыяр, карбыз, кавын белән бергә дә ашый иде” (Тирмизи);

  • Пәйгамбәр с.г.в. үзенең сәхәбәләрен, бу татлы җимеш сихердән саклану чарасы, - дип тә өйрәткән;

  • Яңа туган баланың аңкавын йомшартылган финик яки бал белән сөртеп алу сөннәт гамәл.

  Дәвамы...

 

Автор: Энҗе НОГМАНОВА

Фото: pixabay.com

интертат




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+