Четверг, 12 июля 2018 09:30 // Прочитано 93 раз

Яңгыр бәрәңгегә зыянлымы, төбенә кайчан өяргә, өстәмә ашлау кирәкме?

Күбебез майда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр исә тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый, икенче икмәк язмышын Ходай кулына гына тапшыра. Әмма болай да «кунак»ка әйләнгән бәрәңгегә бу гына җитми. Аны үз вакытында комплекслы ашламалар белән дә ашларга кирәк. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы егете, һәвәскәр бакчасы Нияз Сабирҗанов шул фикердә.

  – Июнь ахыры – июль башы бәрәңгедә бик актив үсеш (вегетация) вакыты булу белән үзенчәлекле. Ул шушы вакытта өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Чөнки бу вакытта аның тамыр системасы нык үсеш алмаган була, ул көздән һәм яздан кертелгән ашламаларны тулысы белән үзләштерә алмый. Дөрес, быел, башка җиләк-җимешләрдән аермалы буларак, бәрәңгедә үсеш бары 3-5 көнгә генә артта бара. Әйтик, җир җиләгендә, баланда, гөлҗимештә  15-25 көнгә соңга калу күзәтелә! Мисал өчен, 2014 елда Рамазан ае кергәнче чиләк-чиләк җир җиләге җыеп кайнатып куйган идек инде. Ә быел ул июнь ахырында да шау чәчәктә! Башка елларда балан майның өченче ункөнлеге – июньнең беренче ункөнлегендә чәчәк ата иде. Быел ул да соңга калды.

Бәрәңге өчен төбен өю дә бик кирәк. Кичә-бүген яуган яңгырларга кадәр, бәрәңге төбен җеренче кат өйгән булсагыз, оттырмассыз.

Чәчәк атканчы икенче икмәкне ашларга кирәк, ди бакчачы. Моның өчен  йә  комплекслы минераль ашлама, йә утын (салам, печән) көле әйбәт.

–Ашлама – бер сутый җиргә бер кило исәбеннән кертелә. Утын көлен җиргә күпме сибүдән дә зыян юк. Әгәр бәрәңге озак саклансын, авыруларга каршы торсын һәм нитрат күләме ким булсын дисәгез, калийлы ашламаларны да өстәгез. Әмма хлорлы калий алмагыз, бәрәңге хлор белән дус түгел, – ди ул.

Бәрәңгенең эре булуын теләсәгез,  азотлы ашлама турында онытырга ярамый.  Әмма аны җиргә көздән фосфорлы ашлама сибелгән булса гына кертергә ярый икән. Һәвәскәр бакчачы фикеренчә, киресе булган очракта, аны сибүдән файда юк. Сабак котырып үсәчәк, ә бәрәңгесе сусыл һәм начар була. Җәен сибелгән фосфорлы ашлама да комачау итми. Дәвамы...

Фото: pixabay.com

Автор: Чулпан Шакирова

интертат




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+