Реклама

Антракт

Антракт (5)

“Биредә иң яхшы актерлар җыелды”, - ди “Көтелмәгән кунак” сериалы режиссеры Нурания Җамали.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). “Яңа Гасыр” телеканалында яңа сезонда дөнья күрәчәк “Көтелмәгән кунак” сериалының соңгы күренешләре төшерелә башлады. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Фильмны төшерү процессы ахырына якынлашып килә. Төп рольләрне Г.Камал театры артистлары башкара. Минемчә, шәп команда җыелды, биредә – иң яхшылары! Төшерү мизгелләре тиз бара, актерлар - пунктуаль, вакытында һәм әзерләнеп киләләр. Мәсәлән, Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер бабай) балыкчы костюмын, образын үзе уйлап тапты. Аның кебек җаваплы артистлар белән эшләве бик рәхәт”, - диде сериалның режиссеры Нурания Җамали.

Фильмда катнашучылар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар бар.

“Бүген без балык тоттык. Гомумән, миңа табигатьтә төшерелгән күренешләр ошый. Сценарий буенча, мин “Көтелмәгән кунак” фильмының төп герое – Бәкер бабайның улын уйныйм. Исемем – Әмир. Бик акыллы һәм җитди егет. Минем герой белән аерым күренеш тә булачак. Анда мин сөеклемә багышлап җыр башкарам. Режиссерыбызга зур рәхмәт. Тамашачы фильмны яратып кабул итәр дип өметләнәбез”, - дип сөйләде Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә, затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында, бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, - ди режиссер.

татар-информ

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә Актанышта бүген яшь талантлар сәхнә тота.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә гран-при алучыга 100 мең сум биреләчәк. 

  • Әлфия Авзалова исемендәге төбакара фестиваль-бәйге 2000 елда тәүге тапкыр үткәрелгән иде. Быел ул яңа баскычка күтәрелде – халыкара бәйге буларак яшь талантларны үзенә җыйды.

Хәзерге вакытта Актанышта нәфис сүз, җыр, бию буенча сайлап алу турлары бара. Бәйгегә төрле төбәкләрдән 250 катнашучы килде.

Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, Актаныш районы башкарма комитеты, Әлфия Авзалова фонды һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештыра.
 
Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең исемен мәңгеләштерүче мондый олы мәртәбәле бәйгене оештыручыларга, Актаныш халкына һәм район җитәкчесе Энгель Фәттаховка олуг рәхмәтен белдерде.Җыр һәм моң бәйрәмендә жюри - Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза һәм башкалар бәя бирә.

Фото: Ләйсән Тимерова

24 июньдә Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Сабан туе ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне күпсанлы тамашачылар, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да карады.

Сабан туен Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде.

Сабантуйның мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә бар иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга, тамашачыларга Мәскәү татарларыннан зур сәлам җиткерде. Равил Әхмәтшин Татарстан театр әһелләренә мөрәҗәгать итеп:

Мәскәүлеләр сезне бик ярата. Аларның сезнең иҗатка булган кызыксынуы, ихтирамы елдан-ел арта. Чөнки театр – ул мәңгелек. Икътисадта авырлык туганда да, сугыш барганда да театр эшен туктатмый. Сезне Мәскәү каласында көтеп калабыз!”, – диде.

Театрлар Сабан туеның идея авторы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Фәнис Мөсәгыйтов Сабан туен оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, аның командасына, барлык хөкемдарларга һәм ачык йөзле Әтнә халкына зур рәхмәтләрен белдерде.

Театр Сабан туенда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Ул һәр театр чатырына кереп, һәрберсе белән аралашырга мөмкинлек тапты.

 

DSC 3455

 

 

DSC 3286 1

 

 

 

DSC 3861 2

 

DSC 3513 2

 

 

 

DSC 3843 1

 

DSC 3495

 

DSC 3437 1

 

DSC 3646

 

DSC 3583

 

Сабан туеның театральләштерелгән тамашасын быел да Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры күрсәтте. Соңрак бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Театр әһелләре йомырка куелган кашык кабып йөгерде, капчык киеп ярышты, чүлмәк ватты, аркан тартышты. Һәм, әлбәттә, Сабан туеның кульминацион ноктасы милли көрәш иде. Тинчуринлылар быел да сынатмады – Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 80 кг.га кадәрге авырлык категориясендә II урынны яулады.

Баш батыр булып исә Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Аңа, матур гадәт буенча, ТР Президенты бүләге – “Лада Веста” автомобиле ачкычы тапшырылды.

Мәгълүмат өчен. Республикакүләм театрлар Сабан туеның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.

Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.

Әлеге бәйрәм Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

Төрле елларда әлеге Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.



К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фотолар: театрның матбугат үзәгеннән алынды

 

 

 

 

 

 

 

 

"Быть или не быть?!"

Понедельник, 18 июня 2018 06:49

НУЖНА ЛИ ТАТАРСКАЯ ДРАМАТУРГИЯ ТАТАРСКОМУ ТЕАТРУ?

Только так категорично и жестко может быть сформулирована эта проблема! Во времена, когда изучение родного языка запрещается государственными указами, роль театрального искусства в деле сохранения языка и национальной идентификации чрезвычайно важна и существенна! На исторической сцене России родной язык как проводник духовной основы нации в разные времена играл разные роли. Насильственное крещение, запрет национального образования во времена царизма… и таких унизительных примеров можно привести превеликое множество. И если в начале прошлого века на страже сохранения языка стояли религия, литература, СМИ, татарская деревня, наконец, то сегодня эту святую миссию берет на себя театральное искусство. Примеры, приведенные нами, конечно, могут меняться с течением времени. Возможно литература и периодическая печать вскоре вырвутся вперед в этом вопросе. Да и театральная политика — вещь довольно изменчивая, ведь, к сожалению, а, может быть, к счастью, эта отрасль искусства имеет довольно гибкий хребет. А нуждается ли татарский театр в национальной драматургии?.. Ответ, казалось бы, очевиден, но на деле не так все просто. На наш взгляд, и приходится быть категоричным, — репертуарную основу татарского театра должна составлять национальная драматургия! Пусть не 99%, но значительную ее часть! Конечно, эту точку зрения можно обсуждать, оспаривать. Противники позиции найдут тысячи и миллионы «доказательств» несостоятельности идеи, мы знаем это наперед. (Вспомните, какую во времена коммунистов проводили железную языковую политику с «согласия» родителей). Скажут, что нет драматургов, киносценаристов, то, другое, третье, фестивали опять же… Но, если подумать… Откуда взяться киносценаристам, если нет государственной поддержки киноиндустрии! То же и в театре. Есть у нас хорошие драматурги (не надо лукавить!), но только отличных режиссёров раз, два и обчелся… Быть может, прежде, чем говорить о проблемах национальной драматургии, стоит (начать бить в набат и обсуждать) обсудить состояние национальной режиссуры? Вот мы и решили задать все эти неудобные вопросы участникам сегодняшней дискуссии. И, может быть, на страницах журнала в спорах родится истина? Татарский театр напрямую связан и может непосредственно влиять на дальнейшее укрепление национальных позиций. И, конечно, театр должен занять достойное место в государственной политике. А легкомысленная точка зрения — «этот кричит громче всех, пойдем за ним» — может отправить нас по ложному пути. Если мы не смогли защитить язык, то мы обязаны приложить все усилия к тому, чтобы он сохранялся и развивался. И один из главных участников (игроков) в этом деле — театр. Даже если в зале всего лишь 10 зрителей, театр несмотря ни на что должен играть спектакли, в которых осмыслялась бы современная национальная ситуация. А чтобы претворить это в жизнь необходимы государственные дотации, которые позволяли бы театрам заказывать пьесы о национальных традициях, сохранении деревень, любви к родномуязыку и Родине. В сущности для поддержания этой сферы больших затрат не требуется. Необходимая сумма равна месячной зарплате руководителя какой-нибудь федеральной государственной корпорации! Не вызывает, например, сомнений, что на выделенные по программе «Малые города России» средства, театры могли обратиться к постановке национальной драматургии. Основной же является проблема налаживания системы государственного заказа в этой сфере. Вместо того, чтобы увеличивать численность национальной гвардии, полиции, количество колоний и тюрем, разумнее больше внимания уделять морально-этическому воспитанию нашего современника на основе национальных традиций. Это же всем понятно! Среди учеников татарских гимназий Казани не было ни одного, кто бы состоял на учете в полиции. Совершенно иначе выглядит статистика по смешанным школам, к сожалению. И это неопровержимый факт! Сегодня, оправдываясь тем, что необходимо зарабатывать, татарские театры часто вводят в репертуар переводные пьесы. А в основе тех, что идут на татарском вовсе не национальная драматургия. И таких спектаклей довольно много в национальном театре! Получается, что мы вынуждены думать чаще о кассе, чем о воспитании зрителя в национальных традициях. И выходит, что гамлетовское «Быть или не быть?!», произнесенное 500 лет назад, звучит сегодня более чем актуально!

Зиннур Хуснияр, главный редактор, заслуженный деятель искусств РТ

Вопрос провокационный, с подвохом. С одной стороны, вопрос предполагает положительный ответ — как национальный театр может существовать без драматургии на родном языке? Это же нонсенс. С другой стороны, реальная практика показывает, что все большее место в репертуаре татарских театров занимают пьесы переводные, в том числе татарских авторов, пишущих на русском языке, а также инсценировки татарской прозы. Если с национальной классикой дела обстоят в целом неплохо, то доля современных пьес неизменно сокращается. Это факт. Что же является причиной такого состояния дел? Прежде всего, возросший уровень художественнопостановочной и исполнительской культуры театров при отсутствии серьезного прорыва в драматургии. Иными словами, на сегодняшний день многие татарские театры перегнали в своем развитии татарскую драматургию, они все больше ориентируются на всероссийский и международный театральный контекст, хотят участвовать в ведущих фестивалях, чтобы о них писала центральная пресса, ведущие критики страны, хотят приглашать интересных российских режиссёров, которым татарская драматургия не особенно интересна. В массе своей она не интересна и татарским режиссёрам и руководителям театров — достаточно взглянуть на результаты реализации программы «Единой России» по поддержке театров малых городов. Это щелчок вам по носу, друзья-драматурги! Готовы принять вызов или опять начнете валить с больной головы на здоровую? Но главное, чего хотят театры, это не только слава и успех, а исполнение своей миссии, которая со времен Тукая не изменилась — это нравственное пробуждение народа и его просвещение. Не всегда получается, искусство театра — это вам не пирожки печь или гайки крутить, результат не всегда предсказуем. Бывают неудачи, бывают компромиссы, бывают коммерческие спектакли, но есть и то главное, ради чего существует национальный театр. Но вернемся к драматургии. Даже ведущие наши поэты и прозаики, встав на путь драматургических штудий, если и не терпят фиаско, то плетутся среди замыкающих колонну. Здесь много причин, но главная — местечковость сознания пишущих для театра авторов, их «сериальное» мышление, низкий культурный уровень. Не всех, слава богу, но очень многих. В театр они если и ходят, то на свои премьеры, которых с каждым годом все меньше. Нравится вам так жить? Ну живите так, а театры пока будут работать с ограниченным кругом авторов, дождутся новой генерации драматургов, взрастят их — так всегда и было. Только отвечающий на идейно-художественные запросы театра драматург и нужен театру. Остальных «гениев» театр привык посылать лесом. Вежливо, но уверенно в собственных силах. Потому что театр и без драматургии искусство, а драматургия без театра обречена на забвение. Из-за очень мощной, и по праву влиятельной фигуры Туфана Миннуллина в татарском обществе сместились эти акценты. А зря. Драматурга уже 6 лет нет с нами, но театры пока не обезлюдели, а сам он, преждевременно возведенный лизоблюдами в ранг живого классика, превратился в классика подлинного. Сегодняшний татарский театр в гораздо большей степени является проводником и рупором национальной культуры для своих и послом ее для чужих, нежели литература. Сравните тиражи книг, газет и журналов и количество зрителей, за год посетивших, например, театр Камала! А все татарские театры?! Сегодня театр, а не литература, нащупывает и определяет пути развития национальной культуры. Смотрите, сколько новых и интересных проектов (не только театральных) реализуется только в одном театре Камала, как развиваются театры республиканской периферии! Вся самая лучшая и креативная часть татарской молодежи сегодня с театром. Говорю без злорадства, так как это неправильно, что литература в таком положении. Но извините, ребята, это ваши проблемы. Пишите, а мы поможем, только обуздайте свою заносчивость и не ленитесь учиться.

Нияз Игламов, заведующий литературным отделом Татарского государственного Академического театра имени Галиасгара Камала

Татарский национальный театр испытывает сегодня репертуарный голод и находится в непрерывном поиске новых произведений и имен. Львиная доля постановок сегодня приходится на классику и на переводные произведения. Все чаще режиссёры в поисках качественного драматургического текста обращают свой взор в сторону прозы, хотя переплавка из одного рода литературы в другой — дело не простое и сопряжено с определенными трудностями. В РТ систематически проводятся театральные лаборатории, нацеленные на подготовку нового поколения татарских драматургов. Действует система адресной грантовой поддержки молодежных инициатив как на республиканском уровне, так и на уровне федеральном. Надо отдать должное, руководители местных театров не боятся «черной» работы, готовы оказывать всемерную поддержку молодым авторам, хотя на руках у них имеется всего лишь материал-«сырец». Татарские театры активно сотрудничают со школами и вузами: работают с теми, кто готов заниматься литературным творчеством. Современные татарские драматурги тем временем во время заседаний в Союзе писателей РТ, на научных конференциях и во время встреч с общественностью постоянно сетуют на невостребованность собственного творчества, жалуются на то, что режиссёры сознательно не замечают их гениальных творений. А тем временем на сцене идут спектакли по пьесам, написанным сотрудниками театра… Парадокс… С сожалением, опираясь на опыт работы в жюри литературных конкурсов, приходится констатировать, что в происходящем кризисе виноваты больше писатели, чем режиссёры. Мы наблюдаем оскудение авторского начала. Неуклонно тает число авторов с высшим филологическим образованием, «счастливчиков», за плечами которых были Высшие литературные курсы Литературного института им. А.М. Горького… Губит мелкотемье… Пьесы зачастую излишне перегружены дидактикой… Бросается в глаза зацикленность авторов на региональной тематике без выхода на общечеловеческий уровень, слабое владение приемами драматургического действия, бедность поэтики и языка (!!!)… Очень редко доводится встретить произведение, где сочный язык, но бедная проблематика. Среди пьес доминируют однотипные мелодрамы, бытовые комедии. Порой, читая очередную конкурсную работу, приходишь к мысли: многим авторам мешает отсутствие богатого жизненного опыта и общей эрудиции, а самое главное — незнание родной культуры … Писатели, начинавшие очень интересно, будучи оторваны от современного театра, варясь в собственном соку и даже в собственной профессиональной среде,постепенно деградируют. А драматургу театр необходим. Удивительно, но татарских писателей редко встретишь на театральных лабораториях, читках, премьерах. Есть категория пьес, которые интересно читать, но трудно поставить, они не для сцены… А это требует огромной работы со стороны режиссёра… А ведь театр, в свою очередь, существует в жестких условиях репертуарной политики… Наш мир интенсивно меняется на наших глазах. Татарский театр шагает в ногу со временем и адекватно реагирует на вызовы эпохи. Театры работают над театральным языком, вносят изменения в формы, а драматурги — в подавляющем большинстве не отвечают на вызовы эпохи. Современные авторы забывают, для кого они пишут, слабо представляют потребности современного зрителя… Театры во имя перезагрузки приглашают режиссёров со стороны, не знающих татарского языка, а это создает известные трудности. Постдраматический театр игнорирует потенциал слова…, а татарский писатель не готов существовать в новых условиях. Все чаще приходится наблюдать, что и артисты теряют квалификацию: не умеют произнести правильно ту или иную реплику, так как зачастую смысл слов им до конца не ясен. Драматурги и артисты — хранители родного языка, пропагандисты родной культуры!!! Их союз необходим… Спасение — не в противостоянии, а в диалоге!!!

Милеуша Хабутдинова, кандидат филологических наук

Театр сәнгате һәм әдәбиятның драматургия төре үзара тыгыз бәйле булып, театрның нигезен драматик әсәр тәшкил иткән кебек, драма әсәре дә театр сәхнәсендә уйналу өчен (дөрес, уку өчен генә язылган пьесалар да бар) языла. Дөресрәге, пьеса бөтен тулылыгында бары тик сәхнәдә, артистлар уйнавында гына ачыла. Тарихы 100 елдан артып киткән татар театры системалы рәвештә драматургик материалга нигезләнеп яши. Театрның яшәеше, тамашачы ихтыяҗына җавап бирүе аның репертуары белән тыгыз бәйле. Репертуар туплау бервакытта да җиңел булмаган. ХХ гасыр башында татар труппалары да яхшы пьесаларга кытлык кичергән һәм моннын чыгуның бер юлы буларак, алар башка халыклар әдәбиятына мөрәҗәгать иткән. «Сәйяр» труппасы репертуарында, татар пьесалары белән бергә, күп булмаса да, рус, төрек, әзәрбайҗан, француз авторларының әсәрләре булуын күрәбез. Татар театрына татар драматургиясе кирәкме? Драматургия һәм театр тарихы яктылыгында әлеге сорау сәер яңгыраса да, аңа берничә яссылыкта ачыклык кертү сорала. Берсе — драма әсәренә режиссёр мөнәсәбәте белән бәйле булып, соңгы вакытта театр режиссёрлары тарафыннан драма әсәренә «чимал» гына итеп карау сизелә. Билгеле, сәхнәгә куелырга алынган пьеса үзгәртелүгә дучар була, аны режиссёр үз концепциясенә буйсындыра. Югарыдагы фикергә нисбәтле, Т.Миңнуллин байтак еллар элек үзенең «чимал» әзерләүче «заготовщик» булмыйча, спектакльнең нигезен билгеләүче әсәрләр язучы драматург булуы турында язып чыккан иде. Моны аңлату өчен гап-гади мисал китерү дә җитәдер кебек: яхшы пьесаны бозып кую очраклары булса да, начар пьесадан яхшы спектакль әзерләгән режиссёр юк бит! Мәсьәләнең икенчесе — сәхнәләрдә проза әсәрләре буенча эшләнгән (байтагын режиссёрлар үзләре эшләвен беләбез) инсценировкаларның күпләп куелуы белән бәйле. Бу, бер яктан, яхшы проза әсәрләребез булып, аларның хәзерге укучы-тамашачы ихтыяҗына җавап бирүен аңлатса, икенче яктан, бүгенге драматургиянең торгынлыкта булуын күрсәтә. Чыннан да татар прозасы бай һәм көчле. Алдагы чорларда Г.Ибраһимов, М.Әмир, Ш.Камал, Г.Кутуй һ.б. әсәрләре сәхнәләргә менсә, соңгы елларда Г.Ибраһимовның «Алмачуар»ы, Ф.Хөснинең «Йөзек кашы», А.Гыйләҗевның «Яра», «Өч аршын җир»е, Г.Әпсәләмовның «Газинур»ы, З.Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар»ы, Г.Исхакый әсәрләре буенча «Көз», «Курчак туе», «Тормышмы бу», Н.Гыйматдинова, З.Кайдыйрова һ.б. әсәрләре буенча спектакльләр дөнья күрде. Мондый үрнәкләр киләчәктә дә булыр дип уйлыйм. Әмма алар театр репертуарының бик аз өлешен генә алып тора, шуңа да театрлар инсценировкаларга, тәрҗемә әсәрләргә күчәләр дигән сүз хаклыкка туры килми. Ә инде драматургия хәленә килгәндә, ул бүген без теләгән дәрәҗәдә түгел. Әдипләр еш кына вак мәсьәләләрдән, көнкүрешнең билгеле сорауларыннан китә алмый. Татар язмышы аша ил-дөнья халыкларына да кызыклы, гомумкешелек кыйммәтләре булган мәсьәләләрне иңләп алган, укучы-тамашачыны уйландырырлык, бәхәскә тартырлык сорау-проблемалар аз күтәрелә. Драматургларыбыз фәлсәфи, сәяси, документаль, тарихи драмаларга бик аз мөрәҗәгать итә, кайберләре бөтенләй юк. Әсәрләрдә көчле, калку образ-характёрлар сирәк очрый. Әмма татар драматургиясенең ныклы нигезе, матур традицияләре бар. Бу өлкәдә егермеләп автор иҗат итә. Татар театрлары, асылда, татар драмаларына нигезләнгән һәм киләчәктә дә шулай булачак. Мин татар драматургиясенә өмет белән карыйм.

Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, театр тәнкыйтьчесе

"Сәхнә" журналы №6

Фото: https://pixabay.com/

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+