Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 04 апреля 2017 11:28 // Прочитано 386 раз

Бирелгән рәсемнең берсен сайлап ал һәм холык үзенчәлегеңне бел

Үзегезне яхшырак аңлыйсыгыз, беләсегез киләме? Димәк, әлеге тестны үтәргә кирәк. 9 рәсем бирелгән. Күңелегезгә ятышлысын, хәзерге халәтегезгә туры килгәнен сайлап алып, санын исегездә калдырыгыз.

 

1. Эш кешесе, бирешә белми. Тормышында, эштә, гаиләсендә уңышка ирешер өчен төрле корбаннарга әзер. Икенче яктан карасак, әлеге даими көрәш аны кайвакыт ардыра, борчый. Ләкин ул һәрвакыт теләгән нәтиҗәләренә омтылачак.

2. Бик үзенчәлекле, бәйсезлек, ирек яратучы кеше. Чикләүләр яратмый, иркен тормыш ярата. Башкалар аңлый алмый торган иҗади зәвык һәм тоемлау көчле. Тормышы да бик үзенчәлекле һәм уникаль вакыйгаларга бай. Суга каршы йөзәргә туры килсә дә, башкаларга ияреп, халык арасында югалмый, үзенчә яшәргә омтыла.

3. Бик сизгер, үз фикерен әйтә белмәүче кеше. Башкаларга караганда үзенә таләпчәнрәк карый. Сай булуны хупламый. Еш кына үзе генә калырга ярата. Дусларының яхшы мөнәсәбәте үзенең йогынтысына нигезләнгән. Еш кына үзе генә калган очракта да, бик сирәк күңелсезләнә.

4. Бик тыныч кеше, көч куллануны кабул итми. Башкалар белән бик җиңел әңгәмә кора, тиз аралашып китә.Шәхси тормышында, бәйсезлегеннән тәм табып яши. Күп вакыт яшәү мәгънәсе турында уйлана, тормышның кадерен белә.

5. Үзенә ышанган, булдыклы, үз эшен тиешле дәрәҗәдә эшләүче кеше. Үз тормышы, карарлары өчен җавап бирә ала. Уңышка бик ышанмый. Проблемаларын акылга нигезләнеп чишәргә күнеккән. Үзендә шикләнми торган кеше буларак, якын-тирәдәге танышлары күп вакыт аның фикерегезне көтә, тулысынча ышана. Тырышлыгы куйган максатларына ирешергә булышачак.

6. Булдыклы, һәр эшендә тигезлек сакларга яратучы кеше. Табигыйлекне хуплый, ә менә катлаулы әйберләр яратмый. Дусларының таянычы, алар аны бик якын итә. Таләпчән, бик еш акыллы фикерләр тәкъдим итә. Кешеләрне ышаныч һәм тынычлык аурасы белән тукландыра. Гадел һәм тугры. Мода артыннан кумый, җайлы киемнәр ярата. Ләкин бу бик зәвыклы һәм килешле килеп чыга.

7. Үзенә ышанган, ыхтымат һәм ышанычлы кеше. Абруйлы кешеләр арасында булырга тырыша, ләкин алар аның дуслары түгел. Аның өчен иң мөһим әйберләрнең берсе ул – белемле булу. Үз яшәү стилен булдырырга омтыла, тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирә. Кешене үпкәләтә ала, җавап итеп үзен дә үпкәләтү авыр түгел.

8. Эчке дөньясы торледә-төрле эмоцияләргә бай, хыялый, романтик кеше.Сизгер, логикага нигезләнеп кеше яки ситуация турында фикер әйтергә ашыкмый. Ләкин хис-кичерешләре белән бүлешәчәк, чөнки бу аның өчен бик мөһим. Романтиканы, хыяллануны кабул итми торган кешеләрне аңламый. Тынычлык ярата һәм бу тынычлыкны беркемгә дә бозарга юл куймый.

9. Ачык, оптимист, эшлекле кеше. Озак уйларга, күңелсезләнергә яратмый. Яшәү ямен таба белә. Һәрвакыт яңалык һәм үзгәреш яклы. Нәрсәгәдер бәйле булу хисе аны бик борчый. Сюрпризлар ярата, үзгәрешләргә тиз яраклаша.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта