Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 06 апреля 2017 10:15 // Прочитано 504 раз

Бу агачларның кайсы күңелеңә якын?

Бу агачларның кайсы күңелеңә якын? Сайлап ал һәм кеше буларак сыйфатларыңны бел.

 

1. Юмарт һәм әхлаклы

Тагын да яхшырак булырга омтылучы. Стандартлары һәм амбцияләре бик югары. Кемгәдер бу кеше белән аралашу авыррырак булып тоелырга мөмкин, ләкин аңа үзе белән тагын да авырырак. Бик тырыш, эгоист түгел. Әйләнә-тирәне яхшырту өчен эшли. Кире кагылып, яраланганчыга кадәр ярата... Шуннын сон да яратудан туктамый. Аның эшләгән яхшылыкларын бик сирәк кеше генә бәяли.

 

2. Кызыклы һәм хаклык яратучы

Башкалар турында кайгыртырга яратучы, бар әйбергә дә җаваплы караучы кеше. Эшендә гаделлек булуын тели, үз өстенә күп ала. Холкы бик җайлы. Кешеләрдә ышаныч уята. Тиз, янып торучы, җор кеше. Сөйләшер өчен һәрвакыт кызыклы вакыйгалары була.

 

3. Акыллы һәм уйланучан

Бик яхшы фикер иясе. Аның өчен иң мөһиме -  уйлары һәм идеялары. Үзе генә калып, фикерләрен тәртипкә китерергә ярата. Кызыклы кеше. Укырга яратучы, белемле кешеләр белән уртак тел тиз таба. Фикерләре бервакытта да сай булмый. Күп вакытып үгет-нәсихәт турында уйлана. Тирә-ягындагы кешеләр риза булмаса да, дөреслекне алга куеп, үзенекен эшли.

 

4. Зирәк һәм фәлсәфәче

Бик уникаль һәм әйләнә-тирәсендә бердәнбер аерылып торучы җан. Янында үзенә охшаган бер генә кеше дә юк. Интуитив тойгылы хикмәтле кеше. Кайвакыт аның әйткән фикерләрен дөрес аңламаска мөмкиннәр, шуңа үпкәләргә дә мөмкин. Бу кешегә үз киңлеге (личное пространство) булу мөһим. Иҗатын үстерергә кирәк, чөнки ул яхшы бәягә лаек. Дөньяның, тормышның  карасыннан агын аера белә.  Бик эмоциональ кеше.

 

5. Үзенә ышанган, идарә итүче

Бәйсез кеше. “Үзем” дигән принцип белән яши. Үзенә генә ышана. Үзе өчен һәм яраткан кешеләре өчен көчле булып кала белә. Тормышта нәрсә кирәген белә һәм шуңа каршы барырга курыкмый. Кешеләрдән бары тик эчкерсез булуларын көтә. Дөреслекне ишетергә әзер кеше.

 

6. Киң күңелле һәм сизгер

Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыра. Дуслары күп, аларның тормышларын тагын да яхшыртырга тели. Якты һәм җылы аура иясе. Аның янәшәсендә кешеләр үзен бик тыныч хис итә. Тагын да яктырак, яхшырак булырга омтыла. Кызыклы, сизгер һәм үзенчәлекле булырга тели. Мәхәббәт хисе аңа башка кешеләргә караганда да күбрәк кирәк. Үзен яратмаучыларны җавап итеп яратырга да әзер.

 

7. Бәхетле һәм тыныч

Аңлаучан һәм сизгер кеше. Сөйләүчене гаепләргә ашыкмый, тыңлый. Тормышта һәр кешенең үз юлы дип саный. Вакыйгаларны, кешеләрне җиңел кабул итә. Стресс хәленә бирешми, сирәк борчыла. Күп вакыт аның халәте бик тыныч. Буш вакытын үз юлыннан тайпылмый гына бик күңелле үткәрергә күнеккән.

 

8. Сокландыргыч һәм дәртле

Күңелле һәм кызык кеше. Дөнья белән гармониядә. Кинәт кенә башына килгән әйберләрне эшләргә ярата. Маҗаралар турында сүз чыкса ул һәрвакыт “Риза”. Кешеләрне шаккатырыга күнеккән. Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Аңа барысы да мавыктыргыч, тиз кызыксынып китә. Үзенә кызык булган берәр әйбернең мәгънәсенә төшенмичә тынычланмый.

 

9. Оптимист һәм уңышлы

Аның өчен тормыш - ул бүләк, шуңа күрә бар мөмкинлекләрне дә кулланып калырга тели. Ирешкән уңышлары белән бик горурлана. Яраткан кешеләре белән бәхетен дә, кайгысын да уртаклашырга әзер. Тормышка карашы саләмәт. Савыт яртылаш буш дип түгел, ә яртылаш тулы дип карый белә. Кичерү, уку һәм үсү өчен барлык мөмкинлекләр белән дә файдалана. Башка әйберләр өчен тормыш бик кыска.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта