Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 05 июня 2017 11:29 // Прочитано 543 раз

Серле сандыкны кайсы ачкыч белән ачасың?

Әйдәгез бераз хыялланып алабыз. Күз алдыгызга китерегез, Сез урманда йөрисез һәм куаклар арасында бик затлы ташлар белән бизәлгән, матур бер сандык ятканын күреп аласыз. Әлбәттә ачып карау теләге туа. Дөресен генә әйткәндә, беркем дә үтеп китә алмас иде.

Кыскасы, сандыкны ачарга булдыгыз ди. Сезгә 6 төрле ачкыч тәкъдим ителгән. Кайсын сайлап аласыз?

 

№1 ачкычны сайлаучы кеше хыялланарыга яратмый. Могҗизаларга ышанмый, шуңа сандыкны ачу аның өчен бик үк мавыктыргыч эш булып тоелмаячак. Һавада очып йөрергә яратмый, фантазияләренә бирелми.

Әгәр дә №2 ачкычны сайладыгыз икән, димәк Сез бик сагаеп кына эш итәсез. Кешеләргә ышанып бетмисез, шуңа күпвакыт сезнең белән аралашу бик авыр. Ләкин якыннарыгыз сезнең ышанычны беренче чиратта яуларга кирәклеген бик яхшы беләләр.

№3 ачкычны иске карашлы, традицияләрне хөрмәт итүче кешеләр сайлый. Сез яңалыклар, үзгәрешләр яратмыйсыз, шуңа да карамастан бик тапкыр һәм аралашу өчен бик кызык кеше булып кала беләсез.

№4 ачкычны сайлаган кеше чып-чын хыялый. Тугрылык белән мәрхәмәтлелек сезнең өчен беренче урында. Чөнки нәкъ менә бу сыйфатлар якты киләчәккә илтә. Иҗатны якын иткәнгә күрә, буш вакытыгызны яраткан шөгыльләрегезгә багышлыйсыз.

№5 ачкычны сайлаучының күзаллау сәләте бик көчле. Сез бик яхшы язучы була алыр идегез, чөнки гап-гади тормышта буган хәлләрне дә кызыклы итеп тәкъдим итә беләсез. Маҗаралар яратасыз, шуңа беркайчан да яңалыкны татып карарга курыкмыйсыз.

Сер саклый белүче кешеләр №6 санлы ачкычны сайлар. Сезне сихри серле әйберләр тартып тора, шуңа Сез аларны күрү, белү теләге белән янасыз.

Шушы ачкычларны сайлап кына да кеше турында күп кенә мәгълүмат белеп була. Кешенең холкы, характеры нәкъ менә шундый күренми торган детальләрдә чагыла.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта