Реклама

Понедельник, 03 октября 2016 11:18 // Прочитано 455 раз

Озакка сузылган эзләнүләр

Актер авырлыкны гадәтилеккә, гадәтилекне – җиңеллеккә, ә җиңеллекне –гүзәллеккә әверелдерә белергә тиеш. К.С.Станиславский
   Заманында татар милли театры драматургиягә зур кытлык кичергән. Бүгенге көндә исә татар халкы – сәхнә өчен пьесалар язучылары күп булган иң бай милләтләрнең берсе, дисәм, хаклы булырмын. Дүрт ел элек К.Тинчурин фестиваленә килгән Мәскәү белгечләреннән, чәй табыны артында: «Бүгенге көндә рус милләтеннән чыккан ничә драматург бар», – дип сорадым. Шактый гына баш ватты алар, ниһаять, өчәү дигән фикергә килделәр. Ләкин, тагын, ике фамилияне искә алып: «Алары да рус милләтеннән булырга тиеш», – дигән сүзне әйттеләр. Бик хуп, бишәү булсын! Ә бездә исә, бүгенге көндә яшәп иҗат итүче драматург-лар гына да утыздан артык. Пьесаларга нинди кытлык булсын ди? Ул «Яңа татар пьесасы» конкурсына кергән әсәрләр арасында ниндие генә юк, сайлап алуга, автор белән бергәләшеп эшкәрт тә эшлә генә! Күрсәт М.Сәлимҗанов, Н.Исәнбәт, Г.Хөсәенов, Р.Бикчәнтәевләр кебек татар театрының затлылыгын, миллилеген. Бүгенге көндә тамашачы залдан кача, диләр. Качмый ул, качар өчен башта сәхнә әсәрен карарга килүе кирәк. Театрга соңгы елларда иң тугрылары гына өметләнеп атлап керә дә, күңел төшенкелеге кичереп, буш халәт белән кайтып китә. Компьютер заманы, халыкны өендә телевидение тота, диләр. Ни өчен соң хоккейга, футболга кайчагында билетлар җитми, чөнки яхшы уйныйлар, сокландыралар, тетрәндерәләр! Әйтик, аз гына начар уен күрсәтә башласалар, шундук кими аларның саны. Әгәр инде, бик аска китә икән, спорт аренасы бөтенләй бушап кала. Театр сәнгате дә, башкасы да нәкъ шулай. «Татар театрының эзләнүләр чоры», дип яза үзенең мәкаләсендә танылган театр белгече Илтани Илялова. Бик озакка китте түгелме икән эзләнүләр, тезләнүләр. Бәлкем, актерларыбыз талантсыздыр?! Аллага шөкер, бу мәсьәләдә дә без бәхетле халык. Өлкән буын, урта буын артистларыбыз артыннан алмашка талантлы яшьләребез үсеп җитте! Сәләтле артистлар театр саен җитәрлек. Академия театрында эшләүче И.Хәйруллин, И.Габдрахманов, Э.Талиповлар, К.Тинчурин театрында Р.Гайзуллин, И.Хафизов, А.Фәтхуллин, З.Вәлиева, Р.Сәләхова кебек талантлы яшьләр җитәрлек, җиң сызганып эшлә генә. 
 
   Әмма ни өчен соң, тамашачы театрдан бизде? Бигрәк тә «провинциаль» театрлардан?! Иҗат бит ул мода кебек, әгәр сәхнәдә халыкның үзенә кагылышлы җанлы әсәрләр, затлы пьесалар куелса, шунда ук авыздан авызга, колактан колакка сәгатьләп барып җитеп, тамашачыга ирешә. Ошбу яңалык аны театр бинасына тартып китерә. Аның өчен бары кешенең күңел кылларын чиертә, үзәгенә үтеп керә торган җанлы әсәрләр кирәк. Моны драматург кына хәл итә алмый. Биредә режессер белән язучының талантын бергә үреп, рольләрне артистларга дөрес итеп бүлеп бирә белүдән дә күп нәрсә тора. Бу эш әсәрнең ничек барышына нигез ташы булып ята. Ни өчен бүгенге көндә чиле-пешле язмалар, пьеса дәрәҗәсенә күтәрелмәгән юнәлешләр халыкка чыгарыла?! Цензура, төпле тәнкыйть булмаудан! Нигә шулай соң, дигән сорау туа. Ни өчен колхозларны таратып, булган малын урнаштырдылар, ни өчен завод-предприятиеләрне, артта калган технологияләрне яңартабыз дип, сүтеп, нигезенә кадәр ташып бетерделәр?! Акча өчен! Куян-тавык фермаларына төлкеләр, сарык-сыерныкына аю-бүреләр җитәкче булды. Авыл җирлегеннән яшьләр качып бетте. Ә яшәеш ул бер-берсенә шуның хәтле бәйләнгән. Театрлар белән дә бүген шул ук хәл. Алар да илдә барган сәясәткә җайлашты, нәфес, хөсетлек артты. Нишләп әле, интегеп иҗат итеп маташырга, акча эшләргә кирәк. Әле моңа өстәмә тагын бер куркыныч ягы бар. Әгәр берәр язучының әсәрен куярга җыенсалар, декорация, киемнәргә дип акча сорыйлар, таптыралар. Монысын инде, өстәрәк түрә булып утырганнар гына хәл итә ала. Чын язучы биредә тагын читтә кала. 
 
   Кеше йөрми торган чит ил, рус классиклары сан өчен, фестивальләр өчен дә куела, әйтерсең ул чараларга татар драматургларының пьесаларын куеп булмый. Юк бит, чит илнеке кирәк, имеш күрсеннәр, режессер бит андыйларны да куя белә икән дисеннәр. 
 
   Илнең сәясәте нинди, аның сәнгате, мәдәнияте дә шулай. Һәр нәрсәнең дә ахыры булган кебек, бу хәлләргә дә бер чик куелачак, чөнки болай яшәргә ярамый, мондый умырткасызлык гариплеккә алып бара, кешелексезлеккә юл ача. Адәм баласын шәхес итеп тәрбияләр өчен, китап, театр, җыр, балет һәм башка сәнгатьләрнең дә затлы булуы кирәк.
   P.S. Автор фикере белән редакция фикере туры килмәскә дә мөмкин. 
Ошбу теманы «Сәхнә» журналы алдагы саннарында да дәвам иттерүне планлаштыра. Башкаладан читтә булган театр җитәкчеләренең дә фикерләрен ишетәсе иде.
Зиннур Хөснияр, баш мөхәррир:
   Казаннан читтә булган театрларның финанс мөмкинлекләре дә, андагы аудиторияләр дә чагыштырмача чикле, башкачарак, әлбәттә. Ләкин аларны да мин театр сәнгатенең фидакярләре дияр идем! Андагы талантлы труппалар белән шулай ук сәләтле режиссерлар эшли. Директор-менеджерлары бик тынгысыз һәм үз эшләренә фанатларча бирелгән шәхесл
әр! Шөкер, Мәдәният министрлыгы грантлар белән дә, башкача да һәр театрга ярдәм итә, берсен дә «үги» итми.
   Киләчәктә «Сәхнә» битләрендә күтәрелгән ошбу проблемалар хакында министрлык һәм Театр әһелләре берлеге җитәкчелеге катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшербез, дип уйлыйм.
 
   Узган ел «Тантана» премиясе комиссиясе составында мин барлык театрларны да йөреп чыктым. Иң күзгә бәрелеп торган проблема ул, минемчә, сәхнәгә алып менәрлек пьесалар җитмәүдә. Әйбәт пьесалар турында сүз бара.
Язучылар берлегендә өч йөздән артык «язар» әгъза булып тора. Ләкин шулар арасыннан кулга алып укырлык әсәр язарлык сәләтлесе утыз «штук» бармы икән? Бу хакта телгә алуым юкка түгел, нинди генә жанрда язылган талантлы әсәр булмасын, ул беркайчан да игътибарсыз калмый.
 
Илфар Әюпов, Арча районы Кушлавыч төп гомуми белем бирү мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:
 
   Бүгенге көндә татар театры үсештә дип уйлыйм. Казан театрларына сирәк барылса да, Г.Камалга еш йөрим, яңалыкларны күреп сөенәм. Марсель ага чорыннан соң, бик озак үз йөзләрен таба алмадылар кебек. Бик тискәре дә үзгәрешләр кертелгән чорлар булды. Соңгы елларда аларда кабат күтәрелеш күзәтелә. Райондагылардан Әтнә театрын бик яратабыз. Яхшы уйныйлар, көчле режиссура, музыкаль бизәлеш һәм сценография… 
 
   Шулай ук Арча театры да үсеш юлында дип уйлыйм. Тинчуринлыларның халыкка рек-ламасы җитеп бетми шикелле. Һәр театрга интернет челтәрен ешрак куллануны тәкъдим итәр идем. Камал театрында исә бу эш бик яхшы оештырылган.
 
 
Автор:  Рәдиф СӘГЪДИ


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+