Вторник, 04 октября 2016 07:18 // Прочитано 762 раз

Салават шул ук – үзгәрмәгән

Күрше Башкортстанның Аксәет авылындагы «Фәтхетдин чишмәсе»нең чылтырау тавышы ишетелгән кебек булды. Мин моны Салават җырлаганда ишеттем.

   Март аенда Казандагы «Юность» мәдәният сараенда аның концертын тыңлаганда гына түгел, инде күптән, Салават Фәтхетдиновның беренче җырларын тыңлый башлаганнан бирле дисәк тә була торгандыр… Хактыр ки, «Уйлар кайта нигеземә, туган ягыма, авылыма», – дип тә җырлый иде ул. Бәлкем, әлеге чишмә тавышы шул чакта ук ишетелгәндер?..

   Көтүче малай хыялы 
   Илле дүрт яшендә әтисе вафат булган малайга тормыш җиңел булмаганлыгы көн кебек ачык. Көтү дә көттергән язмыш Салаватка, башка эшләрне дә эшләттергән. Көтү дигәннән… Әри елгасы буенда көтү йөртерлек урыннар аз түгел, аерым-аерым булып утырган урманлык-лар да бар. Чыбыркы сабы буйлы ялан тәпиле малай, өйлә вакытында көтүне туплауга җыйгач, алҗыган гәүдәсен ял иттерү өчен чирәмгә ава. Күз карашы ирексездән күк йөзендә ашыга-ашыга каядыр аккан болытларга иярә. Алар исә, көтүче малайга исләре дә китмичә, агыла да агыла. «Юллары кая таба икән соң боларның? – дип уйлый көтүче малай. – Мәскәү ягынамы, әллә Казан тарафынамы?» Мөгаен, Казанга табадыр, чөнки малайның үз күңеле дә, зур үскәч, татар башкаласына ашкына. Өстәвенә әле колакны Әри буенда үскән камышларның, янәшәдәге кылганнарның «үзара җырлаган» тавышлары иркәли. Көтүче малай сикереп тора да, нәни кулларын урманга таба сузып, шул камышларга кушылып җыр суза башлый. Тавыш әлегә «урынына» утырмаган, урман шаулавын да, камышлар тавышын да, чишмә челтерәвен дә басып китеп булмый. Көтүче малай, капылт туктап, урман ягыннан ишетелгән кәккүк тавышына колак сала.
Чыршы исе аңкый, 
күктә кояш балкый,
Кәккүк саный гомер елларын.
Саранланма, кәккүк, 
үртәмә син берүк.
Җырланмаган әле 
минем җырларым.
   Бу көтүче малайның каурыйсыман болытларга әйткән җан авазы. Ул болытлар аны Казан тарафына алып китәрләр дә, малай дәү үсеп, үзе барырга атлыккан башкалага аяк басып, сәхнәгә чыккач, үзенә кире тапшырырлар!.. Менә бит ул! Булмас димә, дөнья бу! Мин ошбу мизгелләрдә үз башымнан кичкәнне дә язам кебек. Малай чагы Дөбьяз төбәгендәге, Солтан Габәшинең туган авылы яныннан ерак түгел аккан, Ашыт дигән елга буенда, «Аккош маршы»ның авторы Хәбибулла Әхмәдуллин туып үскән (шул исәптән мин фәкыйрегез дә) Бикнарат авылы, Сәйдәшнең, Рөстәм Яхинның шәҗәрәләре тамырланган данлыклы мари урманнары буендагы Битаман авыллары яныннан узган, көтү көтеп үскән кеше буларак язам һәм моңа хакым да бар шикелле. Ник дисәң, көтүне төш вакытында Ашыт буендагы Сай су комлыгына туплаганнан соң, мин дә кесәмнән блокнот чыгарып, кайнарлана-кайнарлана шигырьләр язам, урман ягыннан, Кызылъяр өстендәге ачыклыкта Шүрәле мөгезе «күренеп» киткәч, тагын да илһамланыбрак кителә, нәтиҗәдә туксанынчы еллар башында әүвәл беренче көен Зиннур Гыйбадуллин, аннан соң шул ук сүзләргә Алмаз Гыймаев яңа көй иҗат иткән «Шүрәле» җыры (90 нчы еллар уртасында матбугатта дөнья күрде) туа. Мин Салаватның яшьтәше, димәк, 60-70 нче елларга туры килә бу.
Сәнгать ул – табигатьне кабатлау…
   «Салават җырлары ритмнарының уртак комбинациясе бар. Алар тоны, хәтта басымнары белән безнең җанны бөтенләе белән үз иркенә ала. Ул көләргә дә, еларга да мәҗбүр итәргә, күңелне алгысытырга да, тынычландырырга да бик мөмкин. «Иң әһәмиятлесе, безне балачакка илтә, авылга алып кайтып, капка төбенә китереп бастыра», – дип язган идек Салават хакында табиб Рөстәм Бакиров белән бергәләп. Табиб кеше белмичә сөйләмәс…
   Шул язмадан цитаталар китерү бу очракта бик мәслихәт булыр: «Адәм баласы кайчан җырлый башлаган? Үз эволюциясенең кайсы стадиясендә моң иңгән бәндәбезгә? Бу сорауга җавапны ерак тарихтан ук эзләмәскә булдык. Дөнья түгәрәк ул… Җир шары кебек… Кояш, Ай шикелле… Шуңа күрә Җир шарының тарихы да түгәрәктер сыман, чөнки ул кабатланып тора, калыбы бүтән, эчтәлеге шул ук. Кеше бүгенге эчке халәтеннән чыгып, үзенең ерак бабасының мизгели халәтенә бәя бирә ала торгандыр. Дөресрәге, әлеге халәтләр туры килә торгандыр?.. Баксаң, үтә гади дә кебек: без шул бабаларыбызның балалары булсак та, һәммәбез дә барыбер Табигать әнкәнең җан ияләре». Ә Салаватның тавышы табигый, халыкчан табигый, аны шуңа күрә яраталар да. Ә бу табигыйлек исә Аксәеттәге Әри буйларыннан килә торгандыр… Фәтхетдин чишмәсенең челтерәгән тавышын Салават җырлаганда күңелнең «күз-колагы» юкка гына тоймаган булса кирәк… 
   «Һәр сәнгать тә иң беренче чиратта ул – табигатькә охшарга тырышу, аны кабатлау», – дип язган Сенека. Сәнгатьтә мәхәббәттәге кебек ачыктан-ачык булырга кирәк, чөнки ул гап-гади табигать манзарасының чагылышы. Җыр сәнгатендә бу бигрәк тә шулай, чөнки ул милләтнең тышкы киеме кебек, әллә кайдан күренеп тора һәм ул шуның белән үзен таныта да.
Салават үзе дә һәркемгә «брат»
   Салават концертына барыр алдыннан гади тамашачы гына булып калырга күпме кызыгам, концерттан соң каләмемне еракка ук яшереп куеп торырга хыялланам – тагын булмый, каләм ак кәгазь өстеннән йөгерә. Салаватны гап-гади тамашачы булып тыңлау рәхәттер. Әнә бит, Казанның гадәттә гел эшче халкы гына яши торган районында урнашкан «Юность» мәдәният сарае шыгрым тулы; авылдан концерт карарга килүче түгел болар, боларның аталары авылдан килеп урнашкан булган монда. Казанның икенче татар бистәсе кебек район Мәскәү районы. Бу тамашачы кайчак бик «культурный» да түгелдер, ләкин аларның һәркайсында эчке культура бар. Эчке культура исә үз чиратында йөзләргә нур кундыра, кешене балкыта ул. Салаватның үзе кебек халык монда, рухи яктан бай җанлы, гади һәм гадәти. Салават үзе дә һәркемгә «брат». Монда да ул үз кеше, татарның үз былбылы иде. Әле ярый «рус сандугачы» дип сөйләмиләр, урманны, елгаларны атап әйткән кебек. Әмма «татар сандугачы» дигән гыйбарә булсын иде бездә. Сандугач, миңа калса, төрки өммәттәндер кебек, Шумер дәүләтендә үк сайрагандыр аның бабалары. Концерт тәмам булгач, бер апаең, хисләрен яшерә алмыйча: «Һәй, сандугач тек сандугач инде бу Салават!» – дип куйды. Мин әлеге сүзләрне ишетеп елмайдым, рәхәтләнеп елмайдым, ихластан елмайганда авыз-иреннәргә генә түгел, җанга да җиңел булып китә; вак-төяк мәшәкатьләр онытыла, дөнья зарланмый, ыңгырашмый, дөнья Салаватка кушылып бары җырлый гынадыр кебек. Әллә Салават дөнья җырына «кушыла» микән? Чөнки Салават җырындагыча, дөнья ак та, кара да, тар да, киң дә бит ул – белмәссең тагы…
Ходайдан…
   Максатым Салаватның егерме җиденче концерт сезоны хакында язу түгел. Гомумән, аның җырларыннан соң тибрәнеп калган күңел кылларының тавышын ак кәгазьгә генә төшерәсем килде. Шуңа күрә язмада хатирәләр күп булуы да гаҗәп тоелмастыр. Эт картайса артын сөйрәр, кеше картайса хатирә сөйләр, ди бит. Минем белән бер залда концертта Салаватны тыңлап утырган кызлар да, еллар үткәч, мондагы бәхетле мизгелләрен хисләнә-хисләнә сөйләрләр әле. Ә бүген мин сөйлим… Чыннан да, Салават концертында булып кайту тамашачы өчен бер зур вакыйга. Элек, балачакта, Сабан туе алдыннан шулай була торган иде: күңел якты бәйрәмгә әзерләнә, йөрәк тасырдап-тасырдап куя, көнләп-сәгатьләп көтәсең. Хәзер менә балачактан күптән китеп барган күңел, дистә ел буе Салават концертын көтә. Салават күңелләрне дә, тамашачыны да ял иттерә белә.
   «Салаватка бардыңмы?» – дип сорый,
Бер танышы икенчесеннән.
«Ник бармаска! – Салават ул һаман
Йолдыз чүпли август күгеннән!»
Шөкер, җырчылар күп хәзер һәм һаман үрчеп торалар. Кайсы буш вакытны «үтерергә» ярдәм итә, кайсыберләре генә тамашачыга күңел бәйрәме ясый.
Һәр заманның үз кумиры була,
«Салаватка бару» – мәртәбә!
Әнә тагын килгән, 
тагын бара –
Тыңласа да ничә мәртәбә!..
   Мин исә «Салаватка барган саен» бу сөйкемле сөякнең серен эзлим. Табышмак чишеп утырам. 
– Нигә кирәк йолдыз күктәге,
Үзе йолдыз ласа күптәнге!
Ике кызый шулай сөйләшә,
Уналтыда инде үзләре!..
   Салаватның үзенә, җырына гашыйк кыз балалар болар. Тамаша залында әби-апаларның да исәбе-саны юк. Салаватны бар да ярата.
Башкача ул була алмый да –
Яратма син аны, йә ярат!
Ни әйтсәң дә, хәтта әйтмәсәң дә –
Ул Салават инде, Салават!..
   Менә шул: хатирәләр күңел «дәфтәренә» генә түгел, кәгазь битләренә дә язылып барыла. Болары – кәгазьдәгеләре.
Кайдан килә мондый аһәң, мондый моң?
Каерылыплар чыга ул кайлардан?
Баксаң бик гади генә икән лә, 
Кайдан булсын? – Ходайдан, Ходайдан!..
   Сагыш…
   Җаннарың сагышлы булса, Салаватны тыңла.«Сагышлымы әллә җаннарың», – дияр дә ул, сине булган сагышларыңнан да аралар. Әлеге җырны Салават дусты, күренекле шәхес Җәүдәт Миңнеәхмәтовка багышлаган. Җәүдәт – Саба төбәгендәге Миңгәр авылы малае. Сабан туена җитмешәр мең халык җыеп бәйрәм иттергән асыл егетебез. Яшьләрне шунда кавыштырып, табыштырып, җырдагыча «дөньяны нурлаучы, җаннарны гашыйк итүче».
   «Сорама хәлләремне» җыры исә – сагыш катыш сагыну, юксыну. Камал театрының элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закировка багышланган. Авыр миңа әлеге җырны башкаруы, ди Салават үзе. Авырдыр. Сер бирмәгез авыр булса да…
   Шамил Закировка багышланган китапка аның хакында сүз әйтүен үтенгәч, ул: «Мин аңа үпкәли идем», – диде. Салават шулай диде. Шамил Закиров турында әңгәмә корырга дип алдан ук сөйләшеп куйган идек без. Мин аны ипләп кенә Шамил абый турында бәйнә-бәйнә бар белгәнен сөйләр Салават дип уйлаган идем. Ләкин ул тагын бер тапкыр: «Мин аңа әле дә үпкәлим!» – диде дә, әңгәмәбез шуның белән өзелде. Салаваттан Шамил Закиров хакында башка бер сүз алып булмас кебек иде. Сөйләшү дә директорның күрше бүлмәсендә генә бара иде. Салават урынына да утырып тора алмый, фани дөньяны гына түгел, аны яраткан, хөрмәт иткән бар дусларын калдырып киткән изге зат хакында ачылып сөйләү, күренеп тора, җиңел түгел иде аңа. Без, сәнгать кешеләре, барыбыз да беркадәр пафослы, хисле, эмоцияләргә бирелүчән «кавем». Салават бу минутларда тора торып кыза торган пар казанын хәтерләтә иде. Ул моңарчы мин ишетмәгән, колакка ят булган тавыш белән янә баягы сүзләрен кабатлады: «Бер үпкәм калды, Шамил абыйга, үзе өчен яшәмәде!» Шуннан соң әңгәмәдәшем янә ачылып китте: «Кеше өчен яшәүче бердәнбер шәхес иде! Аны югалту миңа бик авыр. Вафатын ишеткәч, бөтен гаиләм елады. Ул бит үләсе көнне бездә иде. Мин Коръән ашы уздырдым һәм Түбән Камага китеп бардым. Шамил абый мине капка төбеннән, хәерле сәфәрләр теләп озатып калды!..» 
   Ошбу сүзләрдән соң, Салаватның хисләре миңа тагын да яхшырак аңлашыла башлаган иде. Капка төбеннән хәерле юл теләп озатып калсын да… артыңнан ук: «Ул үлде!» – дигән хәбәр җиткерсеннәр әле!.. Нишлисең, язмыш кырыс. Сорамагыз хәлләрен, авыр… Сагынулы сагыш монысы…
   Илһамга һәйкәл
   Бездә, гадәттә, шулай: чак кына «буй үстергәч» остазларга өстән карый башлыйбыз, шул исәптән дусларга да. Бер гап-гади сүз белән «хөсетлек» дип атап булыр иде моны. Салаватка һич хас булмаган сыйфат. Илһам абый белән Әлфия апаны олылавы, хөрмәтләве моның иң ачык мисалы. Салават Фәтхетдиновның чираттагы сезон концертында сәхнәдә Илһам абыйга һәйкәл дә куелды! Салават, бик хөрмәт итсә дә, Илһам абый кебек булырга, аны кабатларга тырышмый. Остазы талантына баш ия алган шәхес моның белән остазын да, үзен дә күтәрә генә. Илһам абый бөек җырчы гына түгел, бик гыйлемле, тапкыр телле, зирәк кеше. Шамил исемле абыем Яңа Бүләктә Илһам абыйның туып үскән нигезе белән күрше булып яшәде. (Авылның атаклы колхоз рәисе Шамил Гыймадиев хакында сүз бара.) Илһам абый авылга кайтканда, аның белән аралаша, кичләр буе сөйләшеп утыра идек, дип сөйләгәне истә калган. «Илһам кебек бөек җырчыны беләм, Илһам кебек тапкыр, акыллы шәхесне беләм!» – дип әйтергә ярата иде ул. Әлеге бөеккә «һәйкәл» куюы, дөресрәге, киләчәктә һәйкәл куярлык шәхес булуын Салават үз концертында тагын бер кат ассызыклады гына. Зал моны яратып, Салаватка рәхмәт хисе белән кабул итте. 
   Концерттан соң күңел кыллары шулхәтле рәхәт тирбәлде ки, шул дулкыннар кайтавазы, күңел кайтавазы, берчак хисле дә, чак кына пафослы да, сүз-җөмләләргә әверелеп, менә бүген ак кәгазь битләре буйлап сибелде. 
Ә Салават һаман үз җырындагыча, шул ук – үзгәрмәгән…
Автор:  Зиннур ХӨСНИЯР


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+