Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 13 января 2017 07:15 // Прочитано 817 раз

Диагноз: "Йолдыз чире"

“Кешеләрне яхшырак белгән саен,  этләрне ныграк яратасың...”Халык телендә йөри торган бу сүзләрне үзгәртеп, йолдызларны якыннанрак белгән саен гади кешегә хөрмәт арта, диясе килә. Ни өченме? Аңлатырга тырышам.

Бер вакыт танышулар сайтында бер ир-егет белән таныштым. Фотосы юк иде. Ни өчен юк, дигән сорауга: “Фотомны куя алмыйм. Мине барысы да таный”, – диде. Шулай да электрон почтама җибәрде. Әмма мин аны танымадым. Башкаларга да күрсәттем. Биш кешенең берсе генә таныды. Исемен язып тормыйм инде. Андый йолдызлар күп бездә, шуңа берсен генә фаш итү килешмәс. Концертлар да куя, көйләр дә, сүзләр дә яза булып чыкты. “Бер җырга шигырь язарга кирәк иде. Ярдәм ит әле”, – диде ул миңа. “Нинди темага?” – дип сорадым. Ә аннары, дөрес аңладым микән дип, бик озак уйланып утырдым... Бер районның МТС филиалына (сүз авыл хуҗалыгы турында бара) җыр яза икән... Рифмалар табып бетерә алмаган...

Журналист булуымны әйткәч, ике сүзнең берсендә: “Минем хакта кайчан язасың? Минем турыда яз әле”, – дип теңкәмне корыта башлады. Сабырлыгым беткәч, турыдан-туры: “Сине язып ни файда?” – дип сорадым. “Тиражыгыз артачак. Халык мине ярата бит”, – диде “тыйнак” кына. Ә үзе шул ук вакытта: “Мин хуҗалык рәисләре белән килешәм дә, хезмәт хакы исәбенә концерт куям. Залда 15 кеше утырса да, 5 кеше утырса да – миңа барыбер. Акчасы түләнгән бит...”, – дип “уңышының сере”н сөйләде. Юкса, чәчү барган вакытта бер ай эчендә 100 мең эшли алыр идемени ул?

“Шулкадәр акча белән нишлисең?” – дим. Исе дә китми: “Минем күзгә бөтен нәрсә дә акча булып күренә,” – дип җаваплады. “Ә бар нәрсәне дә акча белән үлчәргә ярыймы соң?” “Миңа ярый. Мин – йолдыз,” – диде. Шулчак беренче тапкыр “йолдыз чире”нең никадәр җитди авыру икәнен аңладым.

“Үзем язам дип, әллә нинди чирле тавышлар чыгарып, халык алдында “җырлап йөриләр”. Элек андый җырчыларны зур сәхнәгә мендермиләр иде. Фонограмма булмаганда үзләре дә сәхнәгә якын килергә курка иде. Соңгы арада “йолдыз” белән “бөек” сүзен бутый башладылар. Дан-шөһрәтне күтәрә белергә кирәк. Ә безнең эстрадада шундый “йолдызлар” артты бүгеннән сәхнәдән китсәләр дә, халык берни югалтмый. Җырчының халыкчан булып китү-китмәве үзеннән тора. Тәнкыйть белән генә дә булыр-булмасны үзгәрергә мөмкин түгел. Сәнгатьне сайлаган кеше үз кимчелеген үзе күрергә тиеш”, – дигән иде күренекле җырчы Фәридә Кудашева.  Бер гастроль вакытында гына 116 концерт куеп, беркайчан да үзе белән канәгать калмаган халык җырчысының сүзләре хактыр. Тик күзләренә бар нәрсә акча булып күренгән йолдызлар үз кимчелеген күрер дәрәҗәдә түгелдер шул.  

Аннары, бүген йолдызлар башкачарак кабына. Концерт түгел, бер җыр белән популярлашып китеп, аягы җирдән аерылган, борыны күккә тигән җырчылар арта. Халык яратуын да тыңлаучыны “зомбилаштыру”га кайтарып калдыралар. Монда иң уңайлысы радиога үтеп керү. Бу йолдыз башкаруындагы җырны бүген, иртәгә ишетәсең. Башта ошамый, аннан күнегәсең. Ә бераздан хәтта ошый башлый. Тәҗрибә үткәреп карарга була. Үзегезгә ошамаган берәр җырны көн саен тыңлагыз. Көненә ике-өч әйләндерегез. Кушылып җырлый башлаганыгызны, берәр концертта ишетүгә чәбәкәй итүегезне сизми дә калырсыз. “Тамашачы мине ярата, алкышларга күмә” – әнә шул була инде. Һәр димим, әмма күп очракта шулай...

 “Йолдызлар күге” буталды шул. Анда хәзер төрлесе бар: исемлесе дә, исемсезе дә, яше дә, әллә ни яшь булмаганы да... Барысы да сыйган. Ерактан ялтырый, ә якыннан...

Бер үзешчән композитор: “Мин үземне композитор дип исәпләмим. Кешеләр мине композитор дип саный”, – дип аптырашта калдырды. Ә бит аның хит булып киткән җырлары байтак. Ул үзенең иҗат кичәләрен үткәрә. Композитор булмый кем алайса? Йолдызмы? Әлбәттә, композитор исемен күтәрү зур җаваплылык белән бәйле. Ә йолдыз “самый раз”. Тик менә йолдызга йолдыз чире дә тиз йога шул...

Үзе хакындагы язманы “контроль” аша үткәргәндә: “Иң мөһиме, мәкалә миңа ошасын. Минем турыда язылган бит”, – дигәч, гаҗәпләнеп: “Ә укучылар?” – дип сорадым. Кәгазьдән күзен дә алмый, тиешле урында басым ясап: “Монда МИНЕМ турыда язылган”, – дип кабатлады.

Әйтсәм әйтим инде, ул интервьюлар үзе бер җәфа. Телевизордан Русия папарацийларның йолдызлар артыннан йөгереп йөргәнен күрәләр дә, “йолдызлы” уйный башлыйлар. Башта үзләре, языгыз әле, дип киләләр, матбугатта бастырыр алдыннан мәкаләне укытуны үтенәләр. Аннан соң бер генә минут буш вакыты да булмаган йолдыз булып кыланалар. Ә син аларны тотып калырга тырышырга тиешсең, имеш.

Әңгәмә дә бик күңелле үтә. Син сорыйсың, ә ул: “Ни дип әйтим инде...” дип кәнфитләнеп утыра. Әйтер сүзе бөтенләй булмаса, “Яз инде шунда берәр нәрсә”, – дип җайлап кына җавапны да сиңа йөкли. Сорау да журналисттан, җавап та. Кайчак ахырдан әңгәмәне укый да: “Шәп язгансың, гел мин әйтергә теләгәнне!” – дип куя. Тик аннан соң сине “танымый” да. Ничек инде һәр журналист белән исәнләшеп йөрмәк кирәк?! Йолдыз башы белән!

Тагын бер кызыклы хәл искә төште. Авыл сәхнәсендә булды ул. Башлап җырлаучы берәүнең чыгышын карадым. Матур җырлый. Моңлы. Үзен әле Айдар, әле Салават кебек тота. (Нинди җыр башкаруына бәйле анысы.) Урыны белән Фән абыйның мәзәкләрен сөйли. Менә дигән чыгыш инде. Йолдыз чиренә ни кагылышы бар дисезме? Сәхнәдә эленгән баннерны күрмәдегез шул сез. Түшәмнән идәнгә кадәр зур итеп төшерелгән сүрәттән үзе елмаеп тора. Һәм үзе үк шуның янында җырлап йөри. Нәрсә бу? Биеккә, бөеклеккә омтылумы? Үз-үзеңә сокланумы? Әллә “йолдыз чире”нең бер симптомымы?

“Элек минем “йолдыз чире” белән авыручыларга нык ачуым килә иде. Ә хәзер тыныч карыйм. Табигый күренеш ул. Җәй артыннан көз килгән кебек. Яки балалар авырый торган кызамык чире сыман. Шуңа күрә никадәр иртәрәк авырыйлар, шулкадәр тизрәк үткәрәләр. Яшьләр аны җиңел үткәрә, ә менә өлкәннәргә эләксә, ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин. Андый кеше үзе дә җәфалана, аның белән эшләүчеләргә дә рәхәт түгел”, – ди композитор Урал Рәшитов.

Тик яшьли авыручыларга да вакытында профилактика кирәктер. Кош гриппыннан да, дуңгызныкыннан да вакциналар табарлар ул. Ә менә “йолдыз чире”ннән укол белән генә котылып булмас. Монда башка чаралар кирәк. Бер телевидение тапшыруында Василий Лановой “йолдыз чире”ннән ничек котылуын сөйләгән иде: “Чираттагы бер кинода уйнаганнан соң, икенче көнне мине таный башладылар. Ниндидер горурлык, үз-үзем белән канәгатьлек хисе туды. Чын-чынлап йолдыз икәнемне аңладым. Ләкин берничә көннән соң мине продюсер чакырып алды да: “Син үзеңне йолдыз дип хаталана күрмә. Һәр ролеңнән соң шундый уңыш көтеп тора дип уйлыйсыңмы? Өметләнмә дә. Уңыш артыннан гел уңыш килми. Бүген үзеңне йолдыз дип саный башласаң, беркайчан да бөек үрләр яулый алмаячаксың”, – диде. Минем шатлыгымны уртаклашасы урынга, шулай дип сөйләп утырганы өчен башта аңа ачуым килде. Хәтта үпкәләмәкче булдым. Ләкин соңрак аның хаклы булуын аңладым. Һәм ул чакта җиргә төшергәне өчен чиксез рәхмәтлемен.”

Ник бүген безнең йолдызларны җиргә төшерүче юк икән? Бу дөньяда үз-үзеңә ышанырга кирәк, әлбәттә. Ансыз алга барып булмый. Тик үз-үзенә ышанган һәм чамадан тыш сокланган кешеләр арасында аерма бар. Миңа калса, “йолдыз чире”нә әнә шул икенчеләре дучар була.

... Өченче курста без бер имтихан тапшырдык. Гадәти имтиханнардан аерылып тора иде ул. Билетсыз гына, укытучы биргән сорауларга берьюлы биш студент җавап бирә. Ахырдан иптәшләреңә дә, үзеңә дә билге куярга кирәк. Тыйнаклык күрсәтеп түбәнрәк билге куйсаң да, артык үзеңә ышанып югарыны куйсаң да – укытучы үз нәтиҗәсен чыгара һәм тиешле билге куя. Шул рәвешле ул безне дөрес бәя бирергә өйрәткән: башкаларга, ә иң мөһиме – үзеңә. Кайвакыт сәхнә кешеләре белән аралашканнан соң, кайберләрен шул укытучыга имтиханга җибәрәсе килә башлый...

Һәм соңгы сүз урынына.“Йолдыз чире” белән гадәттә йолдызлар авырый. Ләкин “йолдыз чире” белән авырган һәр кеше йолдыз дигән сүз түгел әле...

Автор:  Эльмира Ибраһимова


Поделитесь с друзьями

Комментарии  

0 #1 Ландыш 16.02.2017 12:52
Дөрес инде, үзем журналист булып эшләгәч беләм, бигрәк кыланалар кайвакыт. Чын йолдызлар бервакытта да борынын өскә чөйми, гади булып кала белә!!! :-)
Цитировать

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта