Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 16 января 2017 13:05 // Прочитано 670 раз

Җыр китми күңелдән

Җәмгыятьнең вәзгыяте, тормыш – замана, йомырка салырга әзерләнеп тә оясын килештермичә кыбырсыган әнкә каз кебек, һаман урынына утырып бетә алмый. Мондый чакта адәм баласына ни кирәк? Җыр кирәк!.. Замана җәмгыятьне яңа калыпларга салып маташа. Болгавыр еллар, көннәр. Мондый чакта кешеләргә ни җитми? Җыр җитми!.. Коммунистик әхлакның теоретик кануннары кыргый капитализм идеологиясе сазлыгында. Мондый чакта безнең күңел ни тели? Җыр тели!

Гомер буе шулай. Бер бүген генә түгел, һаман җыр кирәк булды безгә. Элек тә, бүген дә, иртәгә дә. Ләкин нинди җыр кирәк? Җавап бер, җавап иске, җавап һаман шул ук: шәп җыр кирәк безгә! Ә шәп җыр нинди була һәм нинди булырга тиеш соң? Хәер, моның махсус критерийлары юк.

Бүгенге «думбра-барабан» заманында... әйе, күп җырларны тыңлаганда кушылып җырлыйсы урынга котырып сикерәсе килә, кайберләрен тыңлаганда кәефләнәсе урынга, ачы итеп сүгенеп җибәрү теләге уяна... Хәтта, бу хакта артык сүз куертып торып, кәефне дә җибәрәсе килми бугай инде... Әйбәт җырлар бардыр бит ләбаса! Мәсәлән, Казан уртасындагы Кабан күле кебек моңсу күңелләрне юатырлык!..

Кабан күле сыман,

Моңсу кайчак күңел.

Сүзләр белән генә

Юатырлык түгел.

Сүзләр белән генә… Әйе, шул сүзләрне рухландырып җибәрү өчен, композитор җитмәгән булган икән.

Кабан күле сыман

Ярсый кайчак җаным…

(«Кабан күле сыман»)

Кем җыры бу? Кайдан күңелгә килде? Мин үзем җырлый белмим. Күңел җырлый белә. Шуңа күрә дә «күңелгә килде» дим.

Кайгыны да, шатлыкны да, бәхетне дә, әй, бишкә бүләек! Бер алманы бишкә бүлгән кебек!..

Разил Вәлиев бу. Әлеге сүзләрне язганда, аның күңеленә татар халык көе кергән булган. Сүзне көйгә салалар. Ә бу очракта шагыйрь көйне сүзгә салган!.. Разил Вәлиев булыр бу. Күптән инде, күптән әйбәт җыр ишеткән юк иде!

Күптән инде, күптән очрашкан юк,

Хәтерлимсең бергә чакларны?

Күңелләрдә йөргән татлы сагыш

– Шул чакларның моңлы ядкаре.

Күптән инде, күптән айлы кичләрдә уртак хисләр белән янган юк иде.

     Уртак иде хисләр, айлы кичләр,

     – Без кертмәдек анда ятларны.

(«Ядкарь»)

Фасил Әхмәтов көе. Мин ул көйне тоям, ишетәм. Шигъри сүзләр белән төрелгән ул көй ага да ага, яшьлек сукмакларына барып чыга ул, авылымның җәйге кичләренә алып кайта. Ядкарь бит.

Инешем, ак чишмәм, тауларым,

Талларым, кырларым, кошларым!

Мин сездә күпме җәй җәйләдем,

Мин сездә күпме кыш кышладым.

(«Юлларым»)

Ошбу җөмләләргә шыплап хатирәләр тулган. Шигъри юллар бәндәнең үткән һәм үтәчәк юллары хакында. Ул юллар җыр булып яңгырый. Рәшит Абдуллин көе, Разил Вәлиев шигыре. Ике талантның уртак иҗат җимеше җырга әйләнгән дә… мине бала чагыма таба алып китеп баралар. Балачак хатирәләрен чәчмә әсәр итеп язып була: роман, бәян, хикәя, мәкалә, истәлек һ.б. Иң уңышлы жанр аны җырга әйләндерү икән.

Авылымда, безнең өйнең бәрәңге бакчасы башында, нәни генә инеш агып ята. Яр буе ике яктан тал-өянкеләр белән тулган. Безнең малай чак өянке башларында узды. Иң очына менеп утырып, «самолёт-очкыч»та да очтык, «парашют»тан да сикердек. Инеш буендагы өянкеләр аркасында без аз гына булса да югарыга күтәрелә алдык, җирдән аерылу хисенең нинди икәнлеген татыдык. Рәхмәт өянкеләргә.

Инешнең икенче ярыннан тау башлана. Көне буе без шул таудан чана, чаңгы шуа идек. Мин беренче мәртәбә шул чакта җил кызы белән кочаклаштым, аның салкын, ләкин саф, чиста сулышын тойдым. Рәхмәт ул тауга!..

Кыш көне без урманга нарат күркәсе җыярга, җәйләрен исә җиләккә йөри идек. Мин бала чагымда ук калын кара урманның тавышын ишетеп үстем. Хәзер мин урман телен аңлый беләм. Мин беренче мәртәбә шул урманда куян күрдем, төлке күрдем, малайлар белән бүре эзләренә тап булып, шаккатып курыкканыбыз да бүгенгедәй истә. Нинди генә яңа хисләр уянмагандыр шул мизгелләрдә яшүсмер күңелендә!.. Рәхмәт безнең як урманнарына!

Карале син! Бу җыр мине әллә кайларга алып барып кайтты лабаса!

Рәхмәт әлеге җырга. Р. Вәлиевнең ул җыры «Юлларым» дип атала. Сез дә тыңлап багыгыз, тыңлагыз да җәһәт кенә бала чагыгызга сәяхәт кылып кайтыгыз. Балачак хатирәләре адәм баласының күңелен сафландыра, уй-фикерләрен аруландыра! Чистарынып ал, укучым! Җырның сихәте гаять зур аның!         

Аккош күле Чыршысы белән сөйләшү

Мин бу юлларны Аккош күлендәге бакчамда язам. Кар ява. «Нәрсә яза икән бу?» дигән төсле мәһабәт чыршы, тәрәзәдән үрелеп, өй эченә карый.

Магнитофон төймәсенә басам: урамда гына түгел, өй эчендә дә карлар ява башлый. Мин «Ява карлар» җырын тыңлыйм. Шагыйрьнең табигатьтәге бер фасылга булган мөнәсәбәтен Заһид ага Хәбибуллин искиткеч җылы көйгә салган. Үзе кыш көне, карлар хакында, үзе җып-җылы, сүзләре дә, көе дә җылы. Чөнки әлеге җыр күңелне җылыта бугай.

Ак канатлы кошлар кебек,

Болыт агылды.

Сибелде кырлар өстенә

Аккош мамыгы.

Агарды күк, агарды җир,

Агарды дөнья.

Тик чыршылар гына яшел,

Чыршылар уйда.

Мин, җырның шушы урынында бүленеп, үзем дә сизмәстән, урамга чыгып, Аккош күленең яшел чыршысы янына киләм. Талгын җилдә Аккош күле Чыршысы ботакларына кунган карларын кага-кага, тын гына утырып тора.

Мин аңа дәшәм:

– Синең турында әле генә җыр тыңладым.

– Мин дә ишеттем аны.

– Син, Чыршы туган, болай сүз кушуыма аптырама. Мин синең белән сөйләшеп торам. Әллә сәеррәк инде, – дип тә уйлама.

– Юк, алай дип уйламыйм. Сиңа килешә – язучы бит син. Өстәвенә шәп җырлар тыңлап утырасың. Үз гомеремдә күп шагыйрьләрне күрдем мин, иптәш. Туфан яшәгән йорт бит бу. Туфан ага, ул миннән күпкә өлкәнрәк иде, иртән урамга чыгуга, беренче эше итеп минем белән исәнләшә, сәлам бирә торган иде. Җилле көннәрдә мин аңа Илһам Шакиров булып җырлап күрсәтә идем.

– Чынлапмы?

– Ышанмасаң, әнә Разил Вәлиевтән сора. Ул – Илһамның иҗаттагы газап-шатлыклы мизгелләрен тирәнтен аңлый торган шагыйрегез бит.

Бар иде гөлләр, таллары…

Ник китте икән ары?

Елга ярын сагынып елый

Диңгезнең дулкыннары.

(«Дулкын»)

– Әйе, бу җырны ишеткәнем бар минем, Аккош күле Чыршысы.

– Ишетсәң шул: бу – Илһам Шакиров белән Разил Вәлиевнең уртак иҗат җимеше.

– Беләм, – дим мин һәм, кылт итеп, Илһам абыйның «Ядкарь» китабына язган кереш сүзе искә төшә.

«1967 елның көзе иде. Мин, «Мелодия» ширкәтендә үземнең яңа бер патефон табамны яздыру өчен, Мәскәүгә килгән идем. Җырлар сайлап шактый иза чиккәннән соң, ниһаять, бер карарга килдек бугай. Тик мәскәүлеләр белән бергә сайлаган җырлар арасыннан берсенең көе матур булып та, сүзләре бигүк килешле түгел икән… Инде нишләргә? Мәскәүдә җыр язучы татар шагыйрьләре юк. Шуның өчен Казанга кайтыргамы? Кинәт, кылт итеп, әле быел гына Мәскәүнең Әдәбият институтында укый башлаган яшь шагыйрь Разил Вәлиев искә төште. Татарстан матбугатында аның моңа кадәр берничә матур гына шигыре басылып, күңелгә кереп калган иде. Такси алып, Разилне эзләп киттем. Тулай торакны табып, ул яшәгән бүлмә ишеген шакыдым. Исенә килеп, аны-моны сораша башлаганчы, гозеремне әйттем.

– Моңа кадәр гомеремдә бер җыр язып караганым юк бит, Илһам абый, – ди бу миңа.

– Җырлый беләсеңме соң? – мин әйтәм.

– Белүен беләм дә, мәктәп хорында да җырлап йөргән идем әле, – ди Разил энекәш.

– Шулай булгач, тагын ни кирәк! Каләмең бармы? Утыр да яз, – дип, мин китәргә җыендым.

– Кайчанга кирәк? – ди бу, бүтән чарасы калмагач. – Бер айданмы, ярты елданмы? Мәскәүгә тагын кайчан киләсез?

– Минем хәзер бер җиргә барып киләсем бар, – дип, мин сәгатькә карадым. – Ике сәгатьтән «Мелодия» фирмасында булырга кирәк. Сәгать ярымнан урамга чыгып тора аласыңмы? Җыр текстыңны машинкада ак кәгазьгә басарга онытма! – дидем дә мин, ашыгып, үз эшләрем белән китеп бардым.

Төгәл сәгать ярымнан әйләнеп килгәндә, Разил, кулына әле яңа гына табадан төшкән шигырен тотып, тулай торакның ишеге төбендә мине көтеп тора иде.

Халык көенә җырлана торган «Дулкын» җыры менә шулай дөньяга килде. Бу, чыннан да, Разил Вәлиевнең гомерендә беренче язган җыры, җыр дөньясына атлаган беренче адымы иде.

«Дулкын» сугыш вакытында ук ишетелә иде. Ләкин сүзләрендә су да, дулкын да юк, кем нинди куплет тели, шуны ябыштырып җырлый. Разилнең шигырен мин бер укып чыгу белән ошаттым. Чөнки анда фәлсәфи фикер бар, ил язмышы, халык язмышы турында борчылу бар. Кечкенә елга ярыннан аерылып киткән дулкын, шау диңгезгә барып кереп, анда югалу, юкка чыгу язмышына дучар булган. Ә безнең халкыбыз язмышы да шулай түгелмени? Чәчелгән-сибелгән мескен татар әллә кая, Каф таулары артына барып чыга да үзенең «кечкенә елга ярын сагынып» җылый-җылый әкренләп эри, юкка чыга бара. Шигырьне укып чыккач та, халыкның шушы ачы язмышын аллегорик рәвештә әйтергә теләгән дип уйладым мин Разилне. Ул чакта, «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дигән мәкальне әйтергә курыккан чакта, халкың язмышы турында турыдан-туры язып кара син! «Әһә, татарлар, берләшегез!» дигән лозунг куясыңмы, диярләр. Башың бетте. Кайбер сайдан йөзүче, дулкынның астын күрә алмаучы тәнкыйтьчеләр: «Бу Разил Вәлиев әллә нинди абстракт шигырьләр яза инде», – диделәр.
Менә шул еракка китеп карый белмәү, офыгының тар булуы тәнкыйтьче иптәшне нинди ялгышка китергән бит!»

Аккош күле Чыршысына мин шул хакта сөйләдем. Ул тын гына тыңлап торды.      

Мәхәббәтне җиргә ни тудырган?

Аккош күле. Кыш. Ябалак-ябалак кар ява. Аккош күле табигатенең, кышкы манзараның гаҗәеп гүзәл вакыты.

Үзем дә сизмәстән аяклар Аккош күленә таба атлый. Күл Чыршы яныннан кул сузымы җирдә генә. Күңелдә шигырь юллары туа. Шулай булмый хәле юк: мин шагыйрьләр җирендә.

Китеп барган, аккошларым,

Кире кайтыгыз инде,

Шөкер әле, көмеш күлең,

Һаман шагыйрьләр иле.

Һәй, аккошлар, сез кайтсын дип

Яза алар төн буе.

Шул ук шигъри җаннар яши,

Үзгәрмәгән күл буе.

«Чү!» – димен, үз-үзем белән сөйләшеп. Нәрсә этәрде мине шигырь язарга?! Прозаик күңеленең кылларын шигъри ритм рухына нәрсә көйләде дисәм – яңа гына тыңлаган җыр икән ләбаса!

Күл буе камышы

Уятты сагышны.

Тын гына яшәгән чагымда.

Кайт, аккош, күлеңә,

Кайт минем күңелгә,

Кайт минем бәхетле чагыма.

(«Кайт, аккош, күлеңә»)

Мин күл буена якынлашам. Күңелдә җыр сүзләре:

Күл өсте тып-тыныч,

Ә миңа куркыныч…

Һай, бу җыр минем нәкъ менә шушы мизгелдәге халәтемне чагылдыра лабаса. Йа Хода, дип куркынып, күл өстенә карыйм – беләм инде: аккошлары юк аның хәзер. Алар монда кайтмыйлар. Бәндәләр биздергән, өркеткән аларны!..

Күрдегезме инде, гади генә бер җыр («Кайт, аккош, күлеңә». Рәшит Абдуллин көе) адәм баласын нинди фәлсәфи уйларга этәрә ала. Гади генә бер җыр кебек югыйсә… Рәхмәт сиңа, җыр! Рәхмәт сиңа, шагыйрь абый! Рәхмәт сиңа,
Разил абый!

Хәер, ул гынамы соң! Минем күңелгә тагын җыр килә:

Мәхәббәтне җиргә яз китергән,

Мәхәббәтне язлар саклаган.

Язлар кебек янып яшим җирдә,

Язлар кебек мәңге саф калам.

Мәхәббәтне җиргә яз алып килгәндер шул. Разил Вәлиев хаклы, мең кат хаклы. Бу хаклык миңа Резеда Ахиярова көе аша килеп иреште…

        
Аккош күле Чыршысы белән икәү җыр тыңлыйбыз…

Мин Аккош күлендә Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырларны тыңлап утырам дидем. Гафу, икәү тыңлыйбыз бит әле: өй каршындагы Чыршы да яшел энәләрен тырпайткан. Магнитофонның тавышын ачыбрак куйдым.

Ияреп хыялым артыннан,

Дөньяны мең кабат урадым.

Кабул ит, мин кайтам яңадан,

Беренче мәхәббәт урамым!

(«Беренче мәхәббәт урамы»)

Бу җыр минем турыда. Аны тыңлаганда, күздән яшьләр тәгәри. Мин, тамчы тамамы соң дип, карашымны өскә юнәлтсәм, түгел икән, чынлап та күз яшьләре… Үземнең көчсезлегем өчен Чыршыдан уңайсызланып, тәрәзә пәрдәсен тарта төшәм.

Разил Вәлиевнең «Беренче мәхәббәт урамы» мине гаҗәеп татлы халәткә куя. Рәхмәт бу җырга! Рәхмәт шагыйрь каләменә!..

Ул чактагы мәхәббәт минем күңелдә шагыйрь язганча «Төнге учак» булып калды.

Яр буенда бергә йөргән идек,

Яккан идек бергә учаклар.

Төнге учак кебек дәшеп тора

Ай нурында йөзгән ул чаклар.

Таң атуга, учак сүнде,

Әйләнде ул күмергә.

Төнге учак булып калдың

Син мәңгегә күңелдә.

(«Төнге учак». Р. Абдуллин көе)

Ә җыр белән хатирәләрне яңартып була икән… узган гомергә кайтып булмаса да…

Үткәннәрдән бары шул җыр калды, –

Ул җыр безгә яшьлек ядкаре.

(«Ядкарь». Ф. Әхмәтов көе)

Туган ил – Ватан – Татарстан турындагы җырлар, әниләр хакында, яшәеш фәлсәфәсенә багышланган җырлар, мәхәббәт җырлары – болар барысы да шагыйрь каләменнән тамган шәп, сокландыргыч җырлар. Мин аларның һәммәсенә дә хас булган бер нәрсә тойдым, ул – хөрлек!.. Әйе, әйе, алар барысы да – шагыйрьнең үзенә охшаган, кылган гамәлләренә, милләт өчен эшләгән батырлыгына тиң җырлар. Бер ишетсәң, күңелдән китми торган җырлар.

Юбилей көннәрендә бигрәк тә гел җырлап кына торасы килә бит әле ул. Тик җыр да, шагыйрьләр дә картаймый.

Автор:  Зиннур Хөснияр


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта