Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 02 февраля 2017 12:48 // Прочитано 960 раз

“Тапшырылмаган хатлар” фильмының режиссеры Рөстәм Рәшитов: Әсәрдә чагылдырылган эпоханы тудыру йөзләгән миллион сум акча таләп итә

Декабрь аенда ТНВ каналы татар язучысы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча дүрт серияле фильм күрсәттеләр. Фильмның продюссеры Фәрит Галиев. 

Сценарий авторы – Дан Дамаскин, куючы режиссер – Рөстәм Рәшитов, икенче режиссер һәм тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин. Төп рольләрне Г.Камал театры артистлары Гүзәл Сибгатуллина белән Ришат Әхмәдуллиннар башкара. Фильм Биектау районының Зур Кавал һәм Арча районының Наласа авылларында, Казанда төшерелгән. Фильмның бюджеты - 3 млн. 100 мең.

Рөстәм Рәшитов, “Тапшырылмаган хатлар”ны куючы режиссер:

Мине проектка чакырган вакытта “Тапшырылмаган хатлар” әсәре инде сайланган, сценариесе дә әзме-күпме язылган иде. Ләкин әлеге сценарий кино өчен яраклы түгел иде, шуңа күрә без аннан баш тарттык. Шуннан соң  сценарияләр язучы Дан Дамаскин үзенең хатыны Илсөяр Дамаскин белән яңа сценарий өстендә эшли башладылар. Аны язганда беренче чыганакка бик сак килделәр: Гадел Кутуй әсәрендә чагылган төп мотивларга һәм фикерләргә хилафлык китермәскә тырыштылар.

“Тапшырылмаган хатлар” – әсәр мотивлары буенча төшерелгән фильм, ә экранизация түгел. Бу төшенчәләр бер-берсеннән бик нык аерыла. Безгә бирелгән бюджетка яхшы сыйфатлы экранлаштыру эшләп булмый, Кутуй әсәрендә чагылдырылган эпоханы тудыру йөзләгән миллион сум акча таләп итә. 

Без әсрдәге вакыйгаларны бүгенге көнгә күчердек, әмма аңа карап ул аз гына да актуальлеген югалтмады диясем килә. Бүгенгесе көндә утызынчы еллар кемгә якын? Утызынчы елларда яшәүчеләр күпме? Хәзерге замана яшьләрен аларны бүген биләп алган нәрсәләр кызыксындыра (күптән түгел Президент Путин классик әсәрләрне нәкъ менә яшьләр арасында популярлаштырырга кирәк дигән сүзләр әйткән иде). Иң мөһиме – тамашачыга ясалма декорацияләр кыяфәтендәге мишура күрсәтү түгел, ә идея һәм фикерләрне җиткерү.      

Яшьләр тарафыннан әйтелгән уңай фикерләрнең күп булуыннан чыгып, максатыбызга ирештек, дип әйтә алам. Һәм миңа актерлар өчен дә, команда өчен дә, үзем өчен дә оят түгел. Фильм ничек уйланылган булса, шулай килеп чыкты. Чөнки төшерү мәйданчыгында үз эшләренең остасы булган кинематографистлар эшләде һәм көчләрен кызганмады.   

 

Резедә Хәсәнова, “Кичке аш” тапшыруы алып баручысы:

Кайчан үзебезнекеләр сыйфатлы, кызыклы татар фильмнары төшерерләр дә, рәхәтләнеп карый башларбыз, дип хыялланучылар бихисап. Татар фильмнарын дүрт күзләп көтәләр дисәм дә арттыру булмастыр. Татарча фильм дөнья күрдеме, китә киңәш бирүләр, тәнкыйтьләр исә тагын да күбрәк. Чөнки халыкның күбесе Рәсәй, Голливуд фильмнарын карап өйрәнгәнгә күрә, шулар белән чагыштыра, безнекеләрдән шундыйны ук өмет итә. Мин киңәш бирергә дә, тәнкыйтьләргә дә җыенмыйм (гәрчә, тәнкыйтьсез үсеш булмаса да, ул урынлы булырга, үз эшләренең осталары авызыннан әйтелергә тиеш дип саныйм).
“Тапшырылмаган хатлар"ның чыгуын, татар фильмнарын төшерүдә ниндидер яңа алымнар, ысуллар кулланылуны көткән кешеләр арасында мин дә бар идем.

 Беренче минутлардан ук игътибарымны табигать күренешләре җәлеп итте. Бездә матур урыннар җитәрлек, ләкин аларны матур итеп күрсәтә дә белергә кирәк бит. Музыка - искиткеч! Хис-кичерешләрне дә көчәйтә, күңелгә ниндидер җылылык бирә.Көйләр авторы Эльмир Низамовка афәрин диясе килә! Кызыксыну һәм берникадәр борчылу белән көткән нәрсә - актёрлар уены. Ясалма килеп чыкмасмы, рольләрен җиренә җиткереп башкара алырлармы? Карагач, җиңел сулап куйдым – шундый эчкерсез, йөрәк аша үткәреп уйныйлар. Иң мөһиме – шундый табигый килеп чыккан! Афәрин! Рәхәтләнеп карадым. Миндә “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен янәдән укып чыгу теләге туды. Минемчә, мондый теләк бер миндә генә түгел, күп кешедә уяныр. Димәк, фильмның бер максаты тормышка аша дигән сүз – үз вакытында бик популяр булган язучыбыз, аның әсәрләре онытылмый, аның иҗатына кызыксыну уяна. Китап кибетләре киштәләрендә “Тапшырылмаган хатлар” беткәнче, барып алырга кирәк әле...

 

Мансур Сәгъдиев, гади тамашачы, Оренбург:

Әдәбиятыбызның иң асыл әсәрләренең күпчелеге беренче зат исеменнән бәян ителгән. Мисал өченАлмачуар”, “Кара йөзләр”, “Йөзек кашы”, “Агыйдел”, соңгыракларданТуган ягымяшел бишек”, “Озын-озак балачак”, “Гөләндәм туташ хатирәсеһ.б. күп әсәрләрне күрсәтергә була. Бу рәттәТапшырылмаган хатлараерым күркәм урынны били. Ни өчен язучыларыбыз бу ысулны сайлый? Төгәлен әйтә алмам. Мөгаен, тасвирланган вакыйгаларны катнашучының үз исеменнән сөйләү ышандыру көченә ныграк ия булудандыр.
Конкрет бу фильмга килгәндә, аны финанслаучылар әлбәттә Гадел Кутуй әсәрен лаеклы чагылдыруны күздә тоткандыр. Әмма, нәтиҗәдә әсәрнең исеме генә калган. Күрсәтелгән вакыйгалар җирлеккә һәм вакытка яраклаштырылмый эшләнгәннәр. Фильмда матур итеп киң уҗым кыры төшерелгән. Аны һәм титрларны күрсәтүгә вакытның ничә проценты китте икән?
Кутуйның Галиясе турында сөйләү монда бөтенләй урынсыз. Дамаскин Галиясе хет бер үзенә үрнәк итеп сайлаган, биографияләрен зур кызыксыну белән өйрәнгән атаклы кешеләр турында искә алып булса да китәме? Ә бу бит аның рухи байлыгын чагылдырыр иде. Болай ни... без күпчелектә йончыган, йокымсыраган Галияне (“тәҗрибәле табибдип таныштыра бит әле үзен!) генә күрәбез.
Героиня авылга кәбестә тозлаган вакытта килә. Ә бит аның мәктәп яшендәге кызы бар. Бу турыда да бер сүз юк Дамаскин вариантында. “Галия, үзсүзле Галия, син ирең сүзләренә колак салсаң, бәлки балаларың да, ирең дә күбрәк караулы булыр иде!” диясе килеп китә бу Галиягә.
Галия ролен башкаручы актрисаның йөз чалымнары Балтыйк буе кызларын хәтерләтмиме сезгә? Инде сирәк күренеш – татар фильмы төшерергә алынгач, героиняны да йөз чалымнары татар булганын сайларга иде. Актриса минем сүзләрне кимсетү дип кабул итмәсен иде. Рольгә дәгъва итүче мондый гынакимсетүләргә әзер булырга тиеш. Трагедия ясый торган тема түгел буәсәрнең язмышы турында кайгырту гына. Актерлар уенын бәяләргә бөтенләй дә алынмаска булдым мин – алар сценарист язганны режиссер таләп иткәнчә башкарырга тиешле “кеше кешеләре”. Шуны гына әйтергә мәҗбүрмен: баштагы ике сериядә үзсүзле, ниндидер конкретланмаган вакытта, район үзәген берни белән дә хәтерләтмәгән җирлектә төссез тормыш алып баручы Галияне күрәбез. Соңгы ике серия хәрәкәтне тизләтте, уен да җанланды – монысы мактауга лаек. Фильмдагы Галия җырының популярлашып китүе дә икеле, минемчә. Иң мөһиме - фильмның ниндидер реаль булмаган вакыйгаларны, ясалма уйланылган вакыт кысаларында сурәтләүдә: челтәр телефонлы кайсы район үзәгендә бар мондый примитив "амбулатурия" дәрәҗәсендәге район хастаханәсе?! 4 сериянең берсендә генә булса да ник бер 2-3 катлы йорт күренеп алсын иде! Бүгенге район үзәге бит ул! Кутуй язган чор өчен бу картина ул кадәр кыргыйлык булып күренмәс иде дә, бәлки. Тик авторлар әсәрне заманчалаштырырга алынганнар түгелме соң? Болар Кутуйны узарга җыенганнар инде әллә, дигән уй килеп куя, билләһи... Гомумән, Кутуйны экранлаштырырга дигән акчага Дамаскин проектын тормышка ашырган коллектив. Ә ул, минемчә, Кутуй Галиясенә якын куярлык түгел.

Гөлия Садыйкова, "ТНВ-Планета"каналы "Татарлар" тапшыруы корреспонденты:

Мин "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен студент чакта бик яратып һәм һәр детален күз алдыннан уздырып укыганымны хәтерлим. Шул чакта, кара моңа фильм төшерсәләр ничек әйбәт булыр иде, дип уйлап куйган идем әле. Һәм менә! Телевизор каршына махсус, фильм карыйм, дип килеп утырмадым, 1нче сериясенә ялгыш кына эләктем. Башлам өлеше бара иде. Беренче башымда, монысы нинди чит ил фильмы инде тагын, дигән фикер туды.   Фильмны эшләүчеләр исемлеген ахырдын гына күреп белдем, ә фильм бик яхшы төшерелгән.

Беренче сериясендә актерлар минем өчен ачылмадылар. Ләкин киләсе серияләрдә мин аларның уеннарына сокланып туя алмадым. Суга батучы кызны коткарган эпизодта еладым да хаттә. Айдар Сөләйманов минем өчен ачыш булды. Режиссерның балалар белән нык эшләгәнлеге сизелә, үз рольләрен искиткеч яхшы башкардылар.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта