Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 01 марта 2017 10:40 // Прочитано 480 раз

Театр баласы

Казан читендәге бер бистәдә күренекле сынчы Рада Нигъмәтуллина гомер кичерә. Бүгенге көндә ул милли рухта иҗат итүче бердәнбер скульптор дисәк тә буладыр. Остаханәсе милли сын-сурәтләр белән шыгрым тулы. Әмма шәһәребездә исә бер генә скульптурасы да куелмаган.

Талантлы татар кызының үз илендә нигә кадере юк? 

“Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән һәрбер сын-сурәтнең нигезендә театральлек ята”, – дигән иде күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллин. Чыннан да, Рада ханымның күңелен биләгән милли хис татар театрыннан башланып китә. Ә театрга мәхәббәт аңа Оренбург якларында гомер кичергән бабаларыннан күчкән.  Әйе, “оренбургский пуховый платок”, дип рус хатыннары мактанып җырласа да, безнең әбиләребез күз нурларын түгеп дөньяга таныткан татар шәле ул. Оренбург өлкәсе, Урал – борынгыдан татар җирләре булган. Биредә бөтен дөньяда дан тоткан татар сәүдәгәрләре дә яшәгән. Моннан берничә гасыр элек төзелгән йортлары мәңге какшамас кыялар кебек әле һаман да тора. Шундыйларның берсе – Орск шәһәрендә 1904 елда төзелгән Әхмәтҗан Нигъмәтуллин йорты. Аның беренче катында бүтән бер татар эшмәкәренә кулланышка тапшырылган кибет урнашкан була. “Мәскәү базары” дип исемләнгән бу кибеткә тауарлар  Мәскәү,  Варшава, Берлиннан китертелгән. Икенче катта хуҗалар яшәгән. Нигъмәтуллиннар үз чорының зыялы, мәгърифәтле кешеләре булган, шуңа, икенче каттагы зур залны   Мирхәйдәр Фәйзи җитәкчелегендәге, ул елларда шәһәрдә бердәнбер булган татар театр студиясенә репетиция өчен биргәннәр. Һәм кайбер мәгълүматларга караганда 1908-1917 елда биредә татар спектакльләре уйналган. Әхмәтҗанның улы Нигъмәтҗан (сынчының бабасы) шулай ук сәүдә юлыннан китә. Күпчелек вакытын Төркиядә, Сүриядә яши. Келәмнәр,  затлы зәркән әйберләре белән сәүдә итә. Рада ханымның әйтүенә караганда, Орск шәһәренә килгәч, Әби патша Нигъмәтуллиннар йортында туктала. Аны затлы келәмнәр җәеп каршы алалар.  

1917 елда яңа хакимият Нигъмәтуллиннарның йортларын тартып ала һәм анда төрле елларда комсомол клубы, кинотеатр, туган якны өйрәнү музее урнаша. Биредәге комсомол клубы утырышларында күп мәртәбә шагыйрь Муса Җәлилнең катнашуы билгеле. 1993 елда Нигъмәтуллиннар йортын архитектура һәйкәле дип таныйлар, күпмедер вакыттан соң төзекләндерәләр. Хәзер анда “Магнит” кибете урнаша. 

Совет хакимияте тормышларын пыран-заран китергәннән соң, гаиләләре Казанга күченә. Олы кызлары Өммегөлсем революционерка булып китә, атасының йортын  ташлап казах далаларына юл тота.  Казах егетенә гашыйк булып, Раданы дөньяга китерә. Рада анасының карынында чакта ук атасыннан мәхрүм кала. Әнисе кабаттан кияүгә чыгып карый, тик яңа ирне дә  1937 елда кулга алалар. Өммегөлсем апа үзе дә бер ай чамасы төрмәдә утырып чыга. Чыккач,  партия күрсәткән юлдан атлавын дәвам итә. 

Ә менә  Нигъмәтуллиннарның кече кызлары Галия сәнгать җанлы кыз булып үсә. Гаиләләренә ияреп Казанга Хәким исемле егет тә килә. Киләчәктә Галия Нигъмәтуллина һәм Хәким Сәлимҗанов танылган драма артистларына әверелеп, татар дөньясына режиссер Марсель Сәлимҗановны бирәчәк. 

Өммегөлсем ун еллап вакыт казах далаларында мәдәни-агарту эшләрен башкарганнан соң чираттагы тапкыр Казанга туганнары янына кайткач, Бөек Ватан сугышы башлана. Ялгыз башыңа авыр булыр дип, туганнары аны үзләреннән җибәрми. Хәким Сәлимҗанов Өммегөлсемне хәзерге Кама Тамагы районындагы Балчыклы авылына эшкә урнаштыра. Аның сигез ел гомере шунда мәктәп, партия эшендә уза. 

Кабат Казанга кайтканда Рада  үсмер кыз була инде. Сиксәненче татар кызлар мәктәбендә ике ел белем алганнан соң,  сәнгать училищесына  укырга керә. Казанда алар  Галия апаларында, хәзер композитор Салих Сәйдәшев музее урнашкан йорттагы ике бүлмәдә ун җан яшәсә дә, Радага  Казахстан һәм Балчык­лы авылыннан cоң биредәге тормыш җәннәт булып тоела. Ашау ягы да такы-токы,  кием дә юк. Әмма, аның каравы, галиҗәнап татар театры бар!

Ул вакытта Академия театры үзенең спектакльләрен хәзер К.Тинчурин театры урнашкан бинада күрсәтә. Опера театрының үз бинасы булмау сәбәпле, драмалар, опера, балетлар белән чиратлашып уйнала. Шунда Рада беренче тапкыр Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Камал III, Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, Усман Әлмиевләрне күрә. Театрга пальто да кимичә йөгереп керәләр. Раданың мәктәп формасыннан башка киеме юк. Әрлиләр, кертмәгән булалар. Театрга алай йөрү килешми, янәсе. Мәскәү, Питер сәхнә йолдызлары килгәч исә, ишеккә баруның файдасы юклыгын белеп, театрга форточкадан керер­гә гадәтләнәләр. Ничек итсәләр итәләр, әмма атак­лы балерина Галина Уланова, бас тавышлы Максим Михайлов һәм  казах далаларында, Балчыклыда чакта төшкә дә кермәгән чибәр, мәһабәт, талантлы башка артистларны күрү бәхетенә ирешәләр. Шулай көздән башлап җәйгә кергәнче, көн саен театр! Никадәр  тәэсирләр! 

Бервакыт Галия апа һәм Хәким абый сәнгать училищесының беренче курсында укучы Радага Хәлил Әбҗәлилов портретын ясарга тәкъдим итә. Кыз икеләнеп, куркып йөргән арада Хәлил абый белән килешеп тә куялар. Менә бервакыт өйләренә СССРның халык артисты, мәһабәт буй-сынлы Хәлил Әбҗәлилов килеп керә. Аның башын өскә чөеп, министр кебек утыруыннан кызның  учлары тирләп чыга, авызы кибә. Бер килә, ике килә – эш бармый гына бит. Өйрәнчек сынчы натурасыннан качып ук йөри башлый. Өйдәге халык кыз­ны оялтырга тотына. Шундый олпат шәхескә илтифатсызлык күрсәтәсең, янәсе. Куркуыннан кызның аңы томалангандыр, мөгаен, портретны тырышып эшлисе урынга, Рада бер иптәш кызы белән кич Хәлил абыйның театрдан чыкканын сагалап тора да, кая барыр икән бу дип, төнге Казан  буенча күзәтеп йөри. Хәлил абый исә җитди кеше, бер башлаган эшне ташларга күнекмәгән. Төнлә Рада аны күзәтсә, көндез ул Раданы эзләп йөри башлый. Берсендә көтеп алып, портретны тизрәк тәмамларга өнди. Гипсны да үзе табарга ярдәм итә. Ахырда портретны күргәзмәдә күрсәтәләр һәм Хәлил абый аны бик ошата. 

 

Менә шулай, тар бүлмәләрне киң күреп, мәйханә килеп яшиләр. Ә  күршедә композитор Салих Сәйдәшевнең төн йокылары кача. Без хатын белән икебез дүрт бүлмә алып торабыз, Сәлимҗаннар ике бүлмәдә унау интегә дип оялып, уңайсызланып, үзен кимереп йөри икән. Ә бер көнне Өммегөлсемне кызы Рада һәм улы Булат белән үзләренә яшәргә чакыра. Һәм биш ел буе Рада Салих Сәйдәшевнең якты музыкасын тыңлап яши.  Шуннан Сәйдәш моңы бөтенләйгә күңеленә кереп урнаша. 

Шуңа күрә инде Ленинградта И.Репин исемендәге рәсем, скульптура, архитектура институтында укыганда Салих абыйның вафаты турында хәбәр килеп ирешкәч, әллә каян томан эченнән ишетелгән, кем үлде, дигән сорауга, аңын җуя язган Рада, әти үлде, дип җавап кайтара. Һәм гомере буе бөек композиторыбызны шулай  якын күрә. Шуңа күрә диплом эше буларак та Сәйдәшев сынын эшләргә ниятли. Әмма остазы, танылган сынчы М.Аникушин башка тема сайларга киңәш итә. Югыйсә, Раданы бөтен укучыларыннан да ныграк ярата үзе. Өченче курста скульптор Виктор Рогожинга кияүгә чыкканнан соң, йөрәге астында тагын бер нәни  йөрәк тибә башлаганын белгәч, аңа төрлечә ярдәм итә. “Синең әсәрең болай да әйбәт, басып торма, утыр, Рада, аякларыңда кан тамырлары төерләнеп калмасын”, – дип аның өчен кайгыра. Торымнан-торымга татар кызын профессорлар ашханәсенә алып кереп ашата.  Олы кызлары туу шатлыгын уртаклаша. Ул чакта ике шатлык бергә туры килә.  Нәкъ шул вакытта әле өченче курста гына белем алучы сынчының “Бишек җыры” композициясе Мәскәүдә Татар сәнгате һәм мәдәнияте көннәрендә күрсәтелә, Татарстан Мәдәният министрлыгының – беренче, РСФСР Рәссамнар берлегенең икенче дәрәҗә дипломнарына лаек була. Соңыннан Кытай, Монголия, Корея, Чехословакия, Венгрия, Польшада күрсәтелә. 

Ләкин ул чакта Сәйдәшев һәйкәленә тотынырга барыбер иртәрәк булган,  күрәсең. Әле бит Сәйдәшевнең музыкаль драма, музыкаль комедияләре буенча композицияләр иҗат ителмәгән. Әле алар, Сәйдәш сыны янында барысы бер скульптур композиция булып, Раданың күз алдына килеп бас­маган. Казан Рада Нигъмәтуллинага канат куйган булса, иҗатыннан көнләшүче хөсетләр аны сындырырга маташа. Нигъмәтуллина-Рогожиннарга иҗат юлында күп киртәләр аша үтәргә туры килә.

Киләчәккә зур ниятләр баглап, канатланып кайткан яшьләргә әүвәл ачык чырай күрсәтәләр. Кайтуларына бер бүлмәле фатир бирәләр. Үзләре дә буш кул белән түгел, контейнерга төялгән зур-зур эшләр белән кайтып керә. Шунда ук күргәзмә оештыралар. Чәчәк бәйләмнәре дә, котлаулар да күп була. Ул вакытта профессиональ сынчыларыбыз бармак белән генә санарлык аз әле. Казанда мондый зур скульптура күргәзмәсенең оештырылганы да булмагандыр, бәлки.  

Яшьләргә күрсәтелгән кадер-хөрмәт кемнәрнеңдер үтенә тигән булса кирәк, озак та үтми Нигъмәтуллина-Рогожиннар тормышында кара көннәр башлана. Сынчының канатларын каерам дисәң, остаханә бирмә. Картиналарны шәһәр фатирында да иҗат итәргә мөмкин, ә таш белән эш итүче скульп­торга зур мәйдан кирәк. Рада ханымнарның унбиш еллап юньле остаханәләре булмый. Эш тә бирүче юк. Әмма бу вакытны алар  бушка уздыр­мый. Зур булмаган сын-сурәтләр эшли, балаларын сәнгать юлына бастыра. Олы кызлары Бэлла да, төпчекләре Марина да консерватория каршындагы сәләтле балалар өчен махсус музыка мәктәбен тәмамлый. Бэлла консерваториядә осталыгын камилләштерә. Аннары икесе дә Казан сәнгать училищесында укый. Алгарак китсәк, Бэлла һәм Марина Мәскәүдә Суриков исемендәге институтта  скульптор белгечлеге алып кайта. (Олы кызлары аспирантура да тәмамлый әле). Шулай итеп бер гаиләдә дүрт скульптор барлык­ка килә. 

Ә остаханәне 1976 елда гына бирәләр,  эшләре җайланган кебек була. Ә берзаман остаханәләрен пычрак су баса. Ленская урамында бу йортны төзегәндә хата җибәргәннәр икән. Нәтиҗәдә, күршедәге балалар хастаханәсеннән бөтен канализация пычрагы боларның остаханәсенә ташып чыга. Шулай булса да чыгып китәргә ашыкмыйлар. Моннан китсәләр, аларга мәңге остаханә күрәсе юк икәнен яхшы чамалыйлар. Бер көнне санэпидемстанция ишеккә мөһер салып киткәч кенә язмышларына күнәләр.

Аптырагач, Нигъмәтуллина-Рогожиннар  Яшел Үзән районының Октябрьский авылындагы иске генә дачаларын үз көчләре белән тышлый, җылыта да, 1992 елда  шунда яшәргә күчә. Шул вакытларда Мәскәүдә укуларын тәмамлап кызлары да кайтып җитә һәм алар бергәләр иҗат эшенә чума. Бу авылда яшәгәндә төп әсәрләре –  Шаляпин, Сәйдәшев,  Камал, Садыйкова, Сәлимҗанов һәйкәлләренең проектлары,  Зур концерт залы өчен композиторларның портретлары һәм барельефлары, 45 сын-сурәттән торган Тукай, 300 гә якын сыннан гыйбарәт Сабан туе шәлкемнәре, татар театрына багышланган триптих һәм башка күп кенә эшләр иҗат ителә.  

1997 елда Нигъмәтуллина-Рогожиннар Илбашы Минтимер Шәймиевне Салих Сәйдәшев һәйкәл проектын карарга өйләренә чакыра. Шул вакытта күп кенә хакимият вәкилләре дә килә. Сынчыларның шундый хәерче шартларда яшәп иҗат итүләренә шаккаталар. Ул вакытта Яшел Үзән шәһәре  башлыгы Сергей Когогин скульп­торлар өчен яңа йорт төзетүне үз өстенә ала. Һәм 2002 елда гаилә бөтен уңайлыклары булган ике катлы матур йортка күченә (аның беренче катын остаханә алып тора). Әмма шатлыклары озакка бармый. Нәкъ биш елдан, сынчыларга республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән елны, йортлары янып көлгә әйләнә. Аның белән бергә байтак сәнгать әсәрләре дә яна. Хакимиятебез скульпторларны авыр хәлдә калдырмый, йортны торгызуга өлешчә ярдәм итә анысы. Тик бәхетсезлек Нигъ­мәтуллина-Рогожиннарның артларыннан калмыйча сагалап йөри кебек.  Бервакыт кыш уртасында, Италиядән кайтартылган котел эштән чыгып, өйләрендә торбалар шартлый, бөтен бүлмәләрне су баса. Үткән кышны  дүртесе бер бүлмәдә утын ягып чыга. Бүген исә Васильево бистәсендәге дусларында яшәргә мәҗбүр. Бәс сарып ватылмагае дип, иҗат эшләрен кайсын кая урнаштыр­ганнар (500 дән артык эш!). Инде кая гына  хат язмаганнар,  ярдәм итүче күренми.

Мулланур Вахитов – иң беренче һәйкәл проектлары. Иң элек конкурс оештырыла. Анда Нигъмәтуллина-Рогожиннар җиңә. Әмма дошманнарның  аяк чаласылары килә, шуңа күрә Васил Маликов проектын уздыру нияте белән эшне махсус сузалар. Һәйкәлнең архитекторы итеп билгеләнгән шәхес бу хәлдән файдаланып калырга тели һәм иҗатчыларга,  өченче сынчы итеп арагызга алсагыз, үзем ярдәм итәм, дигән тәкъдим ясый. (Чөнки скульптор гонорары архитекторныкыннан зуррак. Хәзергәчә әйтсәк, “откат” таләп итә). Нигъмәтуллина-Рогожиннар бу оятсыз тәкъдимне кире кага, билгеле. Теге “шәхес” тә малай-шалай гына түгел. Сын авторларына үче дә, биләгән урыны кебек үк, зур булып чыга. Үз хәлегезне үзегез карагыз алайса, дип ул осталарны ташлап китә. Мәскәүләр бу хәлләрне кәмит сыман карап тора да, татар хөсетләнгән арада үзләренең аталы-уллы Ореховлар һәйкәл проектын үткәрә. 

Менә шул вакытта, Рада Нигъмәтуллинага, “акчага сатылмый” дигән мөһер сугыла һәм кая барса,  нәрсәләр иҗат итсә дә, “кара сакалы” үзеннән калмый. Сынчы аңа бик күп тапкырлар абыначак әле. 

Алабуганың кала исемен алуына 210 ел тулу уңаеннан художник Иван Шишкин һәйкәленә бәйге игълан итәләр. Янә Нигъмәтуллина-Рогожиннар җиңә. Әмма 1991 елда Алабугада кабат мәскәүле Ю.Орехов иҗат иткән һәйкәл куела. 

Шаляпин һәйкәл проектының тарихы да Вахитов, Шишкинныкына охшаган. Эш берничә елга сузыла. Аның өчен бер тиен акча түләмиләр. Аерма шунда –  иҗат гаиләсе икегә бүленә, хатыны һәм ире һәркайсы үзенең һәйкәл проектын иҗат итә. Нәтиҗәдә, Рада ханымныкы арада иң яхшысы дип табыла. Әмма сынны  хәлиткеч утырышка алып барганда боларны алырга килгән машинага икенче бер машина килеп бәрелә. Сын челпәрәмә килә. Аны саклап барган Марина Нигъмәтуллина авыр хәлдә реанимациягә эләгә. Бу хәбәрне ишеткәч, аяклары авырту сәбәпле ул көнне өйдә калган  Рада ханымга инфаркт була. Машинаны махсус бәрдергәннәр, диючеләр дә бар. Ул кадәресе безгә мәгълүм түгел. Әмма Рада һәм Марина Нигъмәтуллиналар дүрт ай хастаханәдә үлем белән көрәшкән арада яңа бәйге игълан ителә.

Композитор Салих Сәйдәшев һәйкәле – Рада Нигъмәтуллинаның мәңге төзәлмәслек күңел ярасы. Бала чагында ук Сәйдәшкә карата туган хөрмәт һәм соклану хисләре гомере буе останың йөрәк түрендә саклана һәм иҗатын яктыр­та. Сәйдәш – Рада Нигъмәтуллина тормышында төп тема дияргә дә була. Шуңа күрә аның һәйкәл проектының конкурс­та җиңеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел. 1993 елда телемарафон үткәреп, Сәйдәш һәйкәленә халык­тан акча җыялар. Милли үзаң уянган вакыт. Ә композитор Салих Сәйдәшев музыкасы милли җанлы һәр кешенең бәгыренә уелган. “Җыелган акчага алтын һәйкәл куярга мөмкин иде”, – ди Рада ханым. Әмма тавыш тына, акчалар кая­дыр юкка чыга. Р.Нигъмәтуллина гына һаман күңеленә тынгы тапмый. Хәзер инде ул Салих Сәйдәшев һәйкәлен музыкаль комедия, драма геройлары арасында күрә (барлыгы 30 сын-сурәт). Әйтерсең лә композитор алар белән дирижерлык итә.

 

Чираттагы конкурс Салих Сәйдәшев музеенда үтә. Мәсхәрәле уеннардан туеп, инде бер җиңгән килеш кабат бәйгедә катнашырга теләмәсә дә, Рада ханымның эшен мәҗбүриләп диярлек китертәләр. Нәтиҗәдә, бүген без Казаныбыз уртасында  Сәйдәшебезне түгел, татарга чит-ят, моңсыз-аһәңсез бер затны күрәбез. 

Җырчы Сара Садыйкова һәйкәле тирәсендәге хәлләр, гомумән, акылга сыймый. 2006 елда республикабыз хөкүмәте  һәйкәлне Иске Татар бистәсендәге фабрикант һәм сәүдәгәр Юнысовлар мәйданында кую турында карар кабул итә. Әмма татарга кагылгач, хөкүмәт карарлары да эшләми икән. Әзер һәйкәл тузан җыеп ята. Р.Нигъмәтуллинага, һәйкәлем Юнысов мәйданында түгел, бүтән җирдә куелса да риза, дигән кәгазьгә кул да куйдырмакчы булганнар. Рада ханым моңа риза түгел, әлбәттә, чөнки “Җидегән чишмә” композициясе, андагы матур фонтаннар, көянтә-чиләк тоткан татар кызлары сыннары тар урамга сыймаячак. 

Ә Галиәсгар Камал һәйкәле? Аны режиссер Марсель Сәлимҗанов, Мәскәүдә Малый театр каршында Островскийныкы сыман, Камал бинасы каршында куйдырту өчен күпме тырышып йөрде! Аннары ул салган сукмакны театрның элеккеге директоры Шамил Закиров ничә тапкырлар таптады. Моннан ике ел элек режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов чираттагы мәртәбә Камал һәйкәлен куюны сорап хатлар юллады...

Гомумән, иҗатчыларыбыз Сара Садыйкова, Галиәсгар Камал, Әлмәндәр һәйкәлләрен куюны сорап министрлыклар бусагаларын таптаган бер дистә ел эчендә шәһәребездә Казан су ташучысына, хәйриячегә, Казан элемтәчеләренә, сыра кайнатучыларга,  мәчегә, ата үрдәккә һәйкәлләр куелды.  Җыен ыбыр-чыбырга юл ачык, татар мәшһүрләренең сыннарына гына киң мәйданнарда урын юк, димәк.

Ә Сөембикә сынына бернинди бәйге игълан итүче булмый, әлбәттә. Рада Нигъмәтуллина аны намусы кушканга иҗат итә. Менә, ул көймәгә утырган килеш сөекле халкына, мәгърүр Казанына соңгы тапкыр тутырып карый. 

Рада Нигъмәтуллинага хәзер 85 яшь. Аяклары сызлаганга күрә, биш-алты ел инде Казанны барып күргәне юк. Бөтен тормышы – балконда. Аннан ул, тилмереп-тилмереп, Казан ягына карый. Үзем исән чакта Сарамны, Камалымны, Әлмәндәремне, Галимҗан Ибраһимовымны ... куймаслармы икән дип көтә... 

"Мәдәни җомга" газетасы

Автор:  Миләүшә Галиуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта