Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 13 июня 2017 09:23 // Прочитано 498 раз

“Театрда буыннар алмашы бара...”

Заманында Мәҗит Гафури исемендәге башкорт Дәүләт Академия театры гастрольләр белән килгәч, бар Казан халкы театрга ябырыла торган иде. Билетлар алып булмый торган иде. Хәзер билетлар алып була булуын, ләкин татар тамашачысының ошбу театрга карата булган мәхәббәте сүрелмәде.

Һаман да шулай ук көчле труппа, яхшы постановкалар алып килде гафурилар. Ошбу саллы һәм башкорт халкының төп театрына элек-электән мелодрамалар сәхнәләштерү хас булды. Быелгы гастрольләр башкаларыннан аерылып торды шикелле. Башкорт егете… режиссер куйган «Хыялга каршы», Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Антигона», беренче чиратта, фәлсәфилекләре белән отты кебек. Гомумән, үзебезгә кардәш театрның тормышы хакында тагын да күбрәк беләсе килә. Академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Закир улы Хановка беренче чиратта шундый сорауларга җавап бирүен үтендек. Олег Ханов оста режиссер гына түгел, гаҗәеп талантлы театр һәм кино актеры да әле. Ул Россиянең Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты.

– Олег әфәнде, сөйләгез әле үзегезнең театр хакында. Нинди «йолдыз» тормышы кичерә Гафури театры?

– Үзебезнең театр хакында сөйләгәндә иң тәүге чиратта шуны әйтергә кирәктер. Мин академтеатр дигән сүзне беренче тапкыр үземнең әниемнән ишеттем. Минем әнием Башкортстанның атказанган артисты Шәмсинур Сираҗетдинова, әтием Башкортстанның халык артисы Закирҗан Ханов белән Сибай башкорт театрында эшләделәр. Сибай һәм шулай ук Салават театр- ларын тәгәрмәч өстендәге театр дип атасаң да була. Чөнки алар бер-ике айга район-авыллар буйлап гастрольләргә чыгып китәләр иде. Иҗат турында, спектакль яңалыклары, театр хакында сүз чыкканда: «Академтеатрда шулай куялар иде», «академтеатрда шундый артистлар эшли», йә «академтеатрында бу спектакльдә шулайрак куйганнар», – дигән сүзләр йөрде йортта. Ул вакытта моның мәгънәсен дә аңлап җиткермәгәнмендер, ләкин үзем Уфа дәүләт сәнгать институтына кергәч, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән якыннан таныштым. Ул чакта мәшһүр артистларыбыз: Зәйтүнә Бикбулатова, Арыслан Мөбәрәков, шул ук вакытта ГИТИСны тамамлап кайткан яшьләр: Гөлли Мөбәрәкова, Хәмит Яруллин, Зинира Атнабаева, Шамил Рәхмәтуллин, Роза Кәримова, Илшат Йомагулов һ.б. театрда эшли иде. Мин, аларның спектакльләрен карап, үзем дә артист һөнәренә өйрәндем. Һәм, әлбәттә, сәнгать институтын тәмамлагач та 1973 елда шушы коллективка килүем минем өчен зур бәхет булды. Эшкә алыну- ым кызык кына булды. Без диплом спектаклен В.Галимов инсцениров- касындагы «Яшь гвардия» (А.Фадеев романы буенча) уйнагач та, шул ук кичтә спектакльдән соң, самолетка утырып, Казанга очтым. Ул вакыттагы театрның баш режиссеры Лек Вәлиев миңа ышанып: «Син барыбер безнең театрга киләсең», – дип миңа Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» пьесасында Исмәгыйль ролен бирде. Һәм мин 12 июньдә «Яшь гвардия»дә Олег Кошевойны уйна- дым да, самолетка утырып Казанга килеп төштем. Ул чакта, академтеатр Казанда гастрольләрен башлаган иде. Шулай итеп, минем академтеатр артисты буларак чыгып уйнаган спектаклем – (әлеге К.Тинчурин театры сәхнәсендә) Исмәгыйль роле булды. Ул 1973 елның 13 июне иде. (Гомумән, мин 13 саныннан курыкмыйм, ул минем өчен бәхетле сан). Шул еллардан алып академтеатр минем иҗатыма, тормышыма иңде һәм бөтен гоме- рем шушы театр белән бәйле булды. Әлбәттә, тормыш юллары сикәлтәле, төрле чаклар булды, театрдан китеп торырга да туры килде. Мәдәният министрлыгы хәл итүе буенча «Яшь тамашачылар театры»н җитәкләргә туры килде. Соңрак төрле хәл-вакыйгалар аркасында республика- дан читтә эшләргә туры килде. Һәм менә, 15 ел үткәч, язмыш җилләре янә Башкортстанга кайтарып, шушы театрга эшкә алып килде.

Нинди «йолдызлы» тормыш кичерә бүген Гафури театры дидегезме? Гафури театрының тормыш юлы, биографиясе һәрвакыт йолдызлы, зур биеклекләрдә генә үтте дип әйтсәм – арттыру булыр иде. Төрле чаклар булды. Миңа калса, без әле күтәрелү юлында. Чөнки үзебезнең йөз еллык юбилеебызга ышанычлы адымнар белән барабыз, шуңа әзерләнәбез. Юбилей датасын билгеләргә ике ел вакытыбыз калды. Шуңа күрә коллективның һөнәри яктан үсүе, кызыклы спектакльләр куелуы, театрга яшьләрнең килүе, өлкәннәр, урта буынның тыгыз бәйләнештә эшләве, миңа калса, театрның якты мизгелләредер. Әлбәттә, төрле фестивальләрдә катнашу, әйтик, «Алтын битлек» милли театраль премияне яулау, гастрольләр, яңа премьералар хакында мин сүз алып бармыйм. Театрның эчке тормышы күтәренке үсеш юлында. Спектакльләрне генә алыйк, алар якты, тулы канлы һәм иҗат ягыннан да, мәгънәсе ягыннан да көчле. Әйтик, соңгы премьераларыбыз: Флорид Бүләковның «Сөясеңме – сөймисеңме…», Илшат Йомагуловның «Нәркәс» – алар күптән халыкның күңелен яулап алган. Жан Ануйның «Антигона»сы, Олжас Жанайдаровның «Джут» спектакле, М.Гафуриның «Кара йөзләр»е, Кол Гали кыйссасы буенча Юныс Сафиуллин инсценировка- сында «Йосыф һәм Зөләйха» спектакле… Үзебезнең милли героебызны күтәргән Баязит Бикбайның Хәмит Иргалин эшкәртүендә «Каһым түрә» драмасы. Безнең сәхнәдә күп еллар Халисә Мөдәрисованың повесте буенча эшләнгән «Бәхет хакы» спек- такле куелды. Ул уникаль спектакль булып чыкты: кайда гына бармыйк, гастрольләрдә һәм үзебезнең сәхнәдә дә спектакль һәрвакыт аншлаг белән үтә. Литва язучысы А.Кивирякх буенча «Әлифбадан бер чебеш» моноспектаклен алыйк. Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров бу спектакль белән биш халыкара фестивальдә катнашты. Моннан тыш, балалар өчен әкиятләр куелуы, музыкаль комедияләр, драмалар булуы; бүген театр нинди иҗат кимәлендә икәнен үзе үк әйтеп тора. Миңа калса, театр шундый замана кичерә: безнең йолдызларыбыз, театр легендалары яшьләр белән янәшә иҗат итә, театрда буыннар алмашы бара. Бу – башкорт театрына хас булган романтик фәлсәфи алымнар яшь буынга күчеп килә, дигән сүз. Менә шундый чор кичерә бүген театр.

– Олег әфәнде, Сез беренче чиратта бик талантлы актер буларак танылдыгыз. Аннан соң режиссер булып, сокландыргыч уңышларга ирештегез. Бер кеше җанына болар икесе ничек сыеша? Аннан соң Бернарда Шоу әйткән түгелме соң – мәгънәсен бозмас өчен цитатаны русча тәрҗемәсендә китерәм: «Режиссерская работа несо- вместима с актерской: актер прова лится, если будет критически смотреть на своих партнеров»? Бу фикер белән килешәсезме? «Антигона»да Креон ролен башкардыгыз һәм минем карашымча, спектакль моннан отты гына. Колоритлы, көчле образ тудыра алгансыз.

 – Мин үзем куйган спектакльләрдә уйнамаска тырышам. Шундый әйтем бар: балыкчы да, балык та булып булмый. Үзең куйсаң, әлбәттә, партнерларга тәнкыйть күзеннән карыйсың. Мин сиңа шулай дип әйткән идем, бу урында шулай уйнарга кирәк, ә син һаман шулай уйныйсың, – дигән фикерләр баштан чыкмый. Ләкин минем андый фикерләр үзем куйган спектакльләрне тамашачы булып караганда да җитәрлек. Ә чынлап та, сез хаклы, режиссер эше белән артист эше – икесе ике дөнья. Әгәр дә мин куйган спектакльләр тамашачы күңелендә ниндидер эз калдыра икән, аларга аваздаш икән, мин бары тик шат кына. Ләкин мин үземне үтә көчле режиссер дип әйтә алмыйм, минем һөнәрем, минем булмышым, минем чынбарлык – ул актерлык профессиясе. Монда инде миңа рәхәт, мин бөтенесен дә беләм дисәң дә була. Әлбәттә, үсү юлының чиге юк, ләкин һөнәрнең бик күп серләрен үземчә аңлыйм, үземчә беләм һәм тәҗрибәм дә бар. Ә режиссерлык эшенә килгәндә – минем тормышта: эх, менә шушы әсәрне сәхнәгә куясым килә, дип чыгарган спектакльләр бик сирәк булды. Күбрәге мәҗбүри рәвештә куелды. Артистны үстерергә кирәк, репертуарда шундый әсәр булырга тиеш, яки бу артистка ярдәм итим әле, гомумән, театрны шушы алымнарга өйрәтергә кирәк, шуңа шушы әсәрне алып эшлим әле, дигән максаттан чыгып эш ителә. Үзем теләп куйган берничә әсәр булды, шулар арасында Туфан Миңнуллинның «Риваять», «Шулай булды шул» пьесалары. Алар Салават башкорт театрында куелды. Әлбәттә, Башкорт академия драма театры сәхнәсендә куелган Александр Островскийның «Бирнәсез кыз» спектакле.

– Режиссер төзүче прораб кебектер ул. Кулына салыначак йортның проектын (пьеса) тоттыралар. Ул бригада (труппа) туплый. Балта остасын агач эшенә куша, тимерчесе тимер чүкергә тиеш була. Ташчысы кирпеч өя. Әгәр ялгышып, тимерчегә таш эшен кушып, дивар өяргә ди икән, көт тә тор, йорты озакламый җимереләчәк. Бу фикер белән килешәсезме?

– Килешергә була, чөнки руслар әйтмешли: «Пироги должен печь пирожник, сапоги тачать сапожник». Үз һөнәрен табып, бу тормышта үз урыныңны алу – кешенең зур бәхетедер ул. Ә инде үз урынын алгач, шул эштә үзен күрсәтә белү. Аның эчке дөньясы, тормышка карашы, бәхете дә шундадыр: үзен үз эшендә таба алу. Әлбәттә, кешенең үзеннән бик күп нәрсә тора. Беренчедән, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, икенчедән, эш сөючәнлек һәм, өченчедән, туры килү, уңыш. Менә шушы өч әйбер туры килсә, кеше бәхетле була. Мин үземне бәхетле дип әйтә алам.

 

– Олег әфәнде, хәзер модернизм, постмодернизмнар заманы килде. «Мин театрга күңел ачар өчен барам. Сәхнәдә төрле көчләүләр, садизм, наркотиклар кирәкми миңа. Мин аларны урамда да күрә алам», – дигән инглиз язучысы Петр Кук. Дөресен әйтим, Д.Волкострелов, П.Пряжко кебекләрнең «изм»нарын тамашачы сәерсенеп кабул итте кебек. Сезнең ошбу агымнарга карашыгыз ничегрәк?

– Һәр заман яңа эзләнүләр таләп итә, һәр заман иҗатта үзенчә чагы- лыш таба. Заманча буын дөньяны, тирәлекне менә шулай күрә: ягъ- ни дөньяны тасвирлауның шундый рәвешен эзли. Без традицион сюжет тезмәсенә, реаль куелышка күнеккән, безгә «социалистик реализм» шулкадәр нык береккән, аннан кыенлык белән генә арынып киләбез. Ә иҗатта тормыш чагылышын фотога төшерү белән генә түгел, сәнгати фикерләү белән ачалар бит. Миңа калса, без моңа әле яңа гына килә башладык. Элек, беркемгә дә сер түгел, бөтен иҗат идеологиягә корылган иде. Ул идеологиягә хезмәт итәргә тиеш иде. Театр ул идеологик фронт форпосты дигән әйтем истә калган. Ләкин әлеге әйтем ул заманда кирәк булгандыр, чөнки ул вакытта бер генә партия иде. Аның дөресме-түгелме икәнлеген вакыт үзе күрсәтте инде. Мин башка нәрсә турында әйтергә телим. Чынбарлыкны сәнгатьчә итеп бары тик иҗат кешесе генә чагылдыра, күрсәтеп бирә ала. Бүгенге чынбарлыкны нинди мөмкинлекләрне кулланып чагылдыра алуы инде аның эше. Әгәр дә ул уңай бәяләмә ала, замана кешеләренең сәнгатьне аңлавы белән бер яссылыкта була икән, уртак тел табылды дигән сүз. Бераз үзгә тел белән биргән очракта, аны кабул итүе, аңлавы кыен. Шунысын әйтергә тиешмен, яхшы нәрсә еллар үткәннән соң да нык тәэсир итә. Мисал өчен Каземир Малевичның «Кара квадрат»ын гына алыйк. Нәрсәсе белән җәлеп итә? Гади генә итеп әйткәндә, гап-гади кара квадрат. Ә фәлсәфи яктан килеп карасак, бик нык уйланырга мәҗбүр итә торган көчкә ия. Бәлки Пряжко һәм Волко- стрелов кемдер өчен аңлашылмый торгандыр, ләкин вакытлар узу белән фикер үзгәрергә мөмкин. Кем белгән, бәлки без әле андый сәнгатьне аңлау өчен үсеп җитмәгәнбездер? Ләкин мин беләм, театр сәнгатенең теләсә кайсы әсәре, нинди генә формада булмасын, фикерләр тудыра торган хисләр барлыкка китерергә тиеш. Сәхнәдә акыл сату, миңа калса, күбрәк лекция сөйләүне хәтерләтә. Ул акылны акылга күчерү була. Әгәр дә без сәнгать әсәрен башка нәрсәдән аерырга теләсәк, беренче чиратта шуңа карарга тиешбез: миндә нинди хисләр туды, күңелем дулкынландымы? Шушы сораулар аша яңалыкны үлчәргә кирәктер. Әлбәттә, акыл җиткерү дә бик әйбәт. Кеше фикер йөртергә тиеш.

– Минем уемча, безнең татар театрлары милләтнең телен генә түгел, милләтне дә саклап калачак. Ә сездә бу мәсьәлә ничегрәк?

 

– Әлбәттә, бу хакыйкать, чөнки, театрда гына чын, чиста тел сакла- нып кала. Телне саклау – милләтне, аның рухын саклап калуның иң мөһим шарты. Бу – бәхәссез. – Башкорт тамашачысы татар тамашачысыннан кай ягы белән аерыла? Әллә икесе бер төрле үк «алкышлыймы»? Ни әйтсәң дә, бер үк төрки халык бит без. Телләребез, гореф-гадәтләребез бик якын. Әлбәттә, аерма да зур. – Дөресен генә әйткәндә, мин аерма күрмим. Ләкин безнең башкорт тамашачысы ачык күз белән әсәрләрне кабул итсә, татар тамашачысы җентекләбрәк карый, дип әйтсәм, ялгыш булмас бугай. Ә миңа калса, икесе дә бер. Чөнки безнең тамырларыбыз, рухларыбыз бик якын. Шуңа күрә тормышны, сәнгатьне кабул итү дә бер тамырдан чыга.

– Мин актер хезмәтен башка һөнәрләр белән чагыштырырга уйладым. Ташчы карьерда ару-талуны белми көне буе таш чыгара; ташлар арасында гадәтиләре янында асыл- ташлары да очраштыра; ул аларны кояш күзенә – бер якка өеп бара. Аннан соң минем ошбу һөнәрне иртәдән алып төнгә кадәр бертук- тамый хезмәт иткән балта оста- сы хезмәте белән чагыштырасым килде. Бүрәнәләрдән өй сала, аларны юный, ышкылый, чутлый; йорт күзгә күренеп өелә, менә берзаман түбәсе дә ябыла. Яңа өйгә керүчеләрнең эчләре шатлык-куаныч белән тулган; авыр хезмәт, маңгай тирен түгеп башкара торган хезмәт. Мин актер хезмәтен шахтер һөнәре белән чагыштырыга уйладым. Шулай ук авыр хезмәт бит. Һәм шул урында тукталып калдым: ахыр чиктә мин актер хезмәтен дөньядагы бер хезмәт белән дә чагыштыра алмадым…

 – Актер һөнәрен бүтән бер генә һөнәр белән дә чагыштырып карарга ярамый. Беренчедән, бу – Аллаһы Тәгалә биргән бүләк, ә сатып алган осталык түгел. Сүзләрен ятлап, сәхнәгә чыгып, башын уңга-сулга боргалап, елмаеп, текст сөйләгән кешене әле актер дип әйтеп булмый, бәлки чыгышы залда утыручыларның кайберләренә ошар да, ләкин бу очракта ул актер һөнәре түгел, ә шамакайлык, КВН… Актер һөнәре күпкә югарырак. Шекспир, табигатьнең асылын күрсәтер өчен, каршына көзге куярга кирәк, дигән. Актер да шул көзге сыман. Ләкин ул аны фотосурәт буларак түгел, ә сәнгать алымнарын кулланып, үз йөрәге, акылы, бу дөньяны аңлавы аша үткәреп чагылдыра. Моның өчен актерга сизгерлек, интуиция кирәк. Әлбәттә, сәләт, тышкы кыяфәт, буй- сын, тавыш та кирәк, ә иң мөһиме, интеллектуаль дәрәҗәсе, фикерләве югары булырга тиеш. Автор тара- фыннан кагазьгә язылган нәрсәне гәүдәләндерү – тылсымга тиң.

– Актер һәм сәнгать җитәкчесе буларак, нинди иҗади планнар белән янасыз?

– Ижади корып аларны тормыш- ка ашыру – ул тактик максатлар миңа калса. Ә иҗаттагы стратегик планнар беренче чиратта без омтыл- ган максатлар. Спектакльләр – әлеге максатка ирешү баскычлары. Стратегик юнәлеш турында әйтсәк, беренче чиратта бөтендөнья театрлары белән бергә атлау, ләкин үзеңнең 98 ел буена тупланган кыйммәтле тәҗрибәңне дә югалт- мау. Әлеге тәҗрибә театрның нигезе. Бөтендөнья театрлары белән янәшә атлаганда, әлеге тәҗрибәне онытмаска, киресенчә, актив кулла- нырга кирәк. Әлеге этапта безнең театрның стратегик юнәлеше зур иҗади уңышлар белән театрның йөз еллыгын каршылау.

– Рәхмәт, Олег әфәнде! Сезгә тазалык-саулык һәм иҗат уңышлары!

– Рәхмәт! 

Автор:  Зиннур Хөснияр


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта