Реклама

Среда, 04 июля 2018 05:33 // Прочитано 94 раз

Әлфәт Закирҗанов Л.Толстойның “После бала” әсәре хакында

Галим 20 йөз башы әдипләренең Лев Толстой исемен һәм иҗатын яхшы белгәнен билгеләп узды.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөек рус язучысы Лев Толстойның “После бала” әсәре татар халкына булган ихтирамны күрсәтү белән кыйммәт. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов шулай дип саный. “Толстой татар кешесен, татар солдатын матур әдәбиятка алып кергән, аның гыйбрәтле, фаҗигале образын тудырган шәхес”, - дип белдерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • Кичә Казан федераль университетында Татарстан Республикасында Лев Толстой елының рәсми ачылышы булды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Лев Толстой исемен йөртә.

“2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Әлеге елның шушы шәхескә багышлануының ике зур сәбәбе бар. Толстой бөтен дөньяга билгеле шәхес һәм рус әдәбиятының алтын чоры дип аталган 19 гасыр азагы-20 гасыр башында иҗат иткән. Иң талантлы кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә рус әдәбиятында Лев Толстой, Достоевскийлар укыла икән, димәк, моның чын мәгънәсендә нигезе бар, чөнки Толстой әдип буларак гаҗәеп талантлы. Аның “Воскресение”, “После бала”, “Анна Каренина”, “Война һәм мир” һәм башка әсәрләрен белмәгән кеше юк дип уйлыйм. Наташа Ростова, Андрей Болконскийлар безнең күңелдә һәрвакыт саклана. Бу бер яктан. Икенче яктан, татар әдәбиятына, Татарстанга йогынтысы дигәндә, ул Казанда шактый вакыт яшәгән, укыган. Аның өч кисәктән торган беренче әсәрләреннән “Детство, отрочество, юность” дигәнен беләбез. Аларда Казан тормышы белән бәйле халәте дә чагылыш таба. Һәрхәлдә, минем уйлавымча, яшьлек елларын Казанда үткәргән икән, Казанның да, татарларның да йогынтысы булган дип саныйм”, - дип белдерде Әлфәт Закирҗанов.

Әңгәмәдәш Толстойның татар кешесен, татар солдатын матур әдәбиятка алып кергән, аның гыйбрәтле, фаҗигале образын тудырган шәхес булуын билгеләп узды. “После бала” дип аталган хикәясендә ул шушы патша самодержавиесендә бар милләт кешеләренә булган кешелеклелек мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Рус армиясенең көчләүгә, мәҗбүр итүгә, түбәнсетүгә, һәр приказны бер кичтә үтәүгә корылган кешелеклелек мөнәсәбәтләрен фаш итә дип саныйм мин. Бер караганда, ул сурәтләгән татар кызганыч. Шул ук вакытта, ул әсәрне укучы күңелендә “болай булырга тиеш түгел, бу бит гаделсезлекнең бер чагылышы, бу кыйналган солдат та кеше, аның да әти-әнисе бар, шул ук офицерлар бертигез дәрәҗәдә шәхес булырга тиеш” дигән фикерне уята алган икән, димәк, ул гуманист буларак иң зур бурычын үти. Бу яктан татар халкына булган ихтирамны тагын бер кат күтәреп кую белән дә әлеге әсәрне кыйммәт дип саныйм”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Татар әдәбияты һәм Лев Толстой дигәндә, галим әйтүенчә, татар әдәбияты яңарышы булган 20 йөз башы әдипләре Лев Толстой исемен һәм иҗатын яхшы белгән, теге яки бу әсәрләрендә мөнәсәбәтен белдергән. “Шул ук милсалларга мөрәҗәгать итәбез икән, Тукаебызның Толстой үлеменә бәйле “Мөбарәк тәсбих өзелде” дигән әсәре үзе үк ачыктан-ачык мөнәсәбәтне белдерә. Толстойга баш ию, аңа хөрмәт белән карауның бер чагылышы бу. Моннан тыш, Гаяз Исхакыйның Толстойга мөнәсәбәтен яхшы беләбез. “Теләнче кыз” әсәре Толстой йогынтысы белән язылган дигән фикер бар. Исхакыйның Толстойга үзгә мөнәсәбәте булганын беләбез”, - диде.

“Рабит Батулланың бер кызыклы истәлек язмасы бар. Урыннары җәннәттә булсын” дигән китабында ул Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә ханым Тинчурина белән үзенең күп тапкырлар булган әңгәмәсе турында яза. Шул әңгәмәләрдән чыгып, Г. Исхакыйның Заһидә Тинчурина белән очрашуы һәм алар арасындагы кызыклы мөнәсәбәтне белдерә. Рабит абый әлеге язмасында болай ди: Исхакый Толстой иҗатын яхшы белгән, ләкин аның карарларын тулысынча кабул итмәгән. Мисал буларак, “Анна Каренина” романы үз вакытында рус дөньясында, аннары Европа илләрендә киң танылу алган романнарның берсе. Бөтен христиан дөньясы, көнбатыш дөньясы Анна Каренинаны яклый, жәлли. Ул Вронскийны ярата, аның белән бәхетле булырга лаек дип, бәя бирүчеләрне очратам ди, шул ук вакытта, мөселман дөньясы кыйммәтләреннән чыгып караганда, Анна Каренина бозык, үз рәхәте белән яшәүче, мөселман кыйммәтләренә каршы чыккан хатын булып бәяләнергә лаек. Чөнки ул Вронскийны яратса да, Анна Каренинаның баласы бар бит, ире бар, ул да аны ярата, бәлки зур хисләр белән булмаса да. Ике кеше аны ярата дигән сүз, ә ул ике мәхәббәтне кире кагып, Вронскийны яратам дип, бер мәхәббәте хакына җир читенә китәргә әзер. Бу яктан караганда, ярату, яратышу кем өчен, нәрсә өчен ярату, яшәү мәгънәсе кебек сорауларга җавап биргәндә, христан кыйммәтләре артыннан бара, ә мөселман кыйммәтләре Анна Каренина образын бик үк кабул итми. Исхакыйның үзгә кызыклы мөнәсәбәте бу”, - дип сөйләде Әлфәт Закирҗанов.

Галим Фатих Әмирханның да Лев Толстойга багышланган мәкаләсе булуын шәрехләп үтте. “20 йөз башы татар әдәбияты вәкилләре Толстойны яхшы белгән. Ул вакытта Гайнан Вәисовның мөселманлык хәрәкәте, Лев Толстой белән күп тапкыр язышуы, моның әдипләргә билгеле булуы, вакытлы матбугатта чагылыш табуы Лев Толстойны татар дөньясына якынайткан дип әйтәсем килә. Алдагы дәверләрдә дә Лев Толстой әсәрләре укылачак. Кешелек җәмгыяте аның әсәрләренә әледән-әле әйләнеп кайтачак дип уйлыйм”, - дип белдерде Әлфәт Закирҗанов.

татар-информ

 Фото: архив/Рамиль Гали




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+