Реклама

Пятница, 07 сентября 2018 11:17 // Прочитано 127 раз

Курчак театрында татарча спектакльләр юк

Кече яшьтәге балалар өчен сентябрь аена мәдәни афиша булдыру теләге белән интернетны “актарырга” утырдым. Башка иң беренче булып Татар дәүләт курчак театры килде, поисковик http://www.puppet-show.ru/ сайтына юл күрсәтте (ни өчен дәүләт театрының сайты исеме татарча да, русча да түгел?! Билгесез). Биредә афиша да бар, онлайн билет сатып алу мөмкинлеге дә каралган. Сөенеп, кергән юлы 1,7 яшьлек кызыма да билет алып чыгам дип, әйбәтләп афишаны өйрәнә башладым.

Сентябрь аена 5 яшькә кадәр балалар өчен Курчак театры репертуарында ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕР СПЕКТАЛЬ ДӘ ЮК!!! Ышанасызмы??? Мин юк, дөрес карамыймдыр дип, “тычкан” төймәсен кабат әйләндердем. Юк. Бәлки үземнең гаептер – татар милләтеннән булгач, кызым әлегә рус телен аңламый, ләкин мин моны беркайчан да кимчелек дип уйламый идем.

Яше бигрәк кечкенә, балаң барыбер аңламас, диючеләргә дә җавабым бар: “10 айлык вакытында Камал театрында беренче спектаклен карады һәм әйбәт кабул итте”.

Аптыраш...

Шулай итеп тел бетә микән инде ул? Мәктәпләрдә генә түгел, театрларга да кагыла микән ул яңа законнар? Сораулар күп. Нәтиҗәдә афиша төзелмичә калды, гафу итерсез!

Әкият тәмам диясе килә...

Зилә Хөснетдинова




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+