Реклама

Татар театры нинди юл белән барырга тиеш? Әлеге сорау татар театры барлыкка килгәннән бирле көн кадагында булып, әледән-әле җитди бәхәсләргә дә китерә. Соңгы вакытта татар театрының торышы, бүгенгесе һәм киләчәге турында бәхәсләр көчәеп китте. Моның үзара тыгыз бәйләнгән ике сәбәбе бар: берсе — театрларда эзләнүләр, төрле экспериментлар, төрле якка чарпаланулар күзәтелеп, аның бүгенге торышы белән тулысынча канәгать булмау; икенчесе — милләтнең теле, мәдәнияте, менталь сыйфатлары сагында торган театрның киләчәктә дә милли йөзен саклап калуына ирешү турында уйланулар чагылышы. 9 август көнне Буа дәүләт драма театрында үткәрелгән театр лабораториясенә йомгак ясау да әлеге бәхәсләрдә чагылган сорауларга җавап эзләү булып торды. Рус телендә «Буинская Талия» дип аталган чара икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге проектның авторы — Г.Камал исемендәге театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов,…
Театрда Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре буенча репетицияләр башлап җибәрде.Режиссёр сүзләренчә, классик әсәр яңача яңгырашта булачак. Б.Колаев ГИТИСның актёрлык һәм режиссёрлык курсларын тәмамлаган, Марк Захаровның укучысы. Спектакльнең рәссамы — Россиянең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов. Композиторы – Хакасия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Чебодаев. Пластика буенча режиссёр — «Алтын битлек» милли театраль премия лауреаты Нурбәк Батуллин. «Бердәм Россия» партиясенең матди ярдәме белән яңа сезонга Минзәлә театры барлыгы дүрт премьера әзерли. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» һәм Н.В.Гогольнең «Ревизор» әсәрләре буенча репетицияләр һәм әзерлек эшләре театрда җәйге ялларга кадәр үк башланды. «Ревизор»ның режиссёры — Башкортостаннан Зиннур Сөләйманов Минзәләдә өченче әсәрен чыгара. Рәссамы — Уфадан Альберт Нестеров, шулай ук «Алтын битлек» иясе. Шулай ук Волгоград курчак театры…
Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2005 елдан башлап Татарстан Республикасының башка­ласында уза. Фестивальнең төп максаты — Россия һәм чит ил мәдәният һәм сәнгать әһелләре арасында тәҗрибә уртаклашу, фильмны булдырган, гомумке­шелек рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне популярлаштырган кинематографистларның иҗади казанышларын күрсәтү, Россия һәм дөнья җәмгыятендә ислам дине һәм мөселманнар хакында объектив күзаллау булды­ру. Фестиваль програм­масына үзебезнең һәм дөньякүләм кинематогра­фыннан изгеллеккә, ты­нычлыкка һәм гаделлеккә өндәүче иң яхшы фильмнар сайланыла. Чарага әзерлек мәсьәләсе хакында «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман ки­носы фестиваленең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде: — Быел фестивальдә катнашыр өчен рекордлы сан — барлыгы 56 илдән 967 гариза кабул ителде. Конкурс программасы тради­цион…
Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол…
Барлык булмышы белән сәхнә өчен туган затлар була, Гөлназ Гафурованы да шундыйлардан дип исәплим. Беркайчан да карьера ясауны тормышта беренче урынга куймадым, ди җырчыбыз. Ләкин табигать биргән сәләтләрен үстерүдә тырышлыклары күренеп тора. — Гөлназ, җырчы булу балачак хыялың идеме? — Чыннан да, бала чакта күпләрнең якты теләге җырчы булудыр ул. Мин дә искәрмә түгел.Ләкин рәсем ясауны күбрәк яраттым, дизайнер булырга хыялландым. Мәскәүгә модельер-дизайнерлыкка укырга керергә теләгем бар иде. Күп кенә күлмәкләрем үземнең сызымнар буенча тегелгән, сабакташларыма да төрле кием фасоннары ясап бирә идем. Түбән Камада сәнгать мәктәбендә укыдым. Шулай ук бию белән шөгыльләндем, музыка мәктәбендә фортепианода уйнау серләренә төшендем, нәкъ менә шул чорда укытучым Луиза Шакирҗан кызы миндә җырлау сәләте барлыгын күреп алды, шул юнәлешкә кереп…

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+