Пятница, 09 декабря 2016 16:36 // Прочитано 788 раз

"Сәйяр" талантлар барлый

1906 елда “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә” дип яза бөек Тукаебыз. Яшәешебезне тулаем буйсындырган техника заманында балаларның күңелләрен рухи яктан баету, милли тәрбия бирү уңаеннан ноябрь аенда “Сәхнә”журналы мәгариф министрлыгы белән берлектә республикакүләм “Сәйяр” театр фестиваль-бәйгесенең зона этапларына старт биргән иде.  

8 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәп балалары гына түгел, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни артистларыбыз да катнашты. Алар бу мәсьәләгә укучы абый-апаларыннан да җитдиерәк килгән дияр идем. Чөнки кайберләре әкияткә карый татар классикларының әсәрләренә мөрәҗәгать иткән. Әлмәт шәһәренең 2 номерлы балалар бакчасы коллективы К.Тинчуринның “Беренче театр”ын сәхнәләштереп балалар бакчалары арасында Гран-прига лаек дип табылды . Бар яктан да килешле итеп куелган әлеге спектакль барыбызны да шаккаттырды, нәни Вәлигә егетлек өстәүче ясалма мыекларына кадәр урынлы булып тоелды. Мәктәп коллективлары арасында Гран-при  Г.Исхакыйның “Кәҗүл читеге”н уңышлы башкарганнары өчен Буа шәһәренең  5 номерлы гимназиясенә тапшырылды.




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+