Четверг, 29 марта 2018 11:03 // Прочитано 368 раз

ИЛҺАМ АБЫЙ ЯНЫНДА

Күптән түгел Илһам абый Шакиров янында булып кайттык. Бөек җырчының тугызынчы дистәне ваклап яткан чаклары. Февраль аенда туган көне. Сиксәннән соң һәр туган көн юбилей буларак кабул ителергә тиештер дип исәплим мин. Чөнки анысы Ходайның бәндәсенә бүләк рәвешендә биргән гомере. Шөкер, исән-сау Илһам абыебыз!

Илһам абый белән без студент вакыттан ук та- ныш идек. Энесе Хәйдәр (язучы Хәйдәр) белән еш кына аның «кольцо»дагы фатирында булырга туры килде. Әле дә хәтерлим, ул йортының өстендә «Аэрофлот самолетлары белән очыгыз» дигән зур язу тора иде. Аның янәшәсендә хәзер энергетиклар бинасы.

Аңа кадәр дә якыннан күрешкән бар иде Илһам абый белән: туган авылы Яңа бүләктә. Яңа бүләктә ул чакта Сарман райоының «Игенче» колхозы иде. Хуҗалык җитәкчесе булып утыз ел буе әнинең абыйсы Шамил абый Гыймадиев торды. Шамил абый данлыклы колхоз рәисе иде. Илһам абыйның төп нигезе белән колхоз җитәкчесенең йортлары кара-каршы гына, даһи җырчы белән берничә мәртәбә Яңа бүләктә бергә туры килдек. Ул чакта төп йортта Кыям абый Шакиров гаиләсе яши иде. Сүз уңаеннан әйтим, Кыям абый үзе дә энесе кебек бик матур җырлый иде, тик үзе әйтмешли, энекәшкә җитеп булмас, ди торган иде. Илһам абый Шамил абыйны хөрмәт итә, алар бик дуслар иде.

IHL3tGOWWBs

Илһам абый хакында күп язылды һәм языла. Чөнки андый җырчыны гасырлар гына тудыра. Андый бөек бу яңа гасырда тагын булырмы ул, юкмы – билгесез. Шуңа күрә, янында булып кайтканнан соң, күңел нечкәреп китеп, мин кайбер хатирәләр белән генә уртаклашмакчы булам. Яңа бүләккә әле дә кайтып йөрим, анда абыйның кызы, малайлары еш була, хатыны Сания апа яшәп ята. Дания апа да, Дамир да, Рамил белән Илдар да Илһам абый башларыннан сыйпап үстергән малайлар, кызлар. Дания апа озак еллар Чаллыдагы атаклы татар гимназиясенең директоры булып эшләде, Дамир «Сельхозтехника» җитәкчесе, эшмәкәр, Рамил шулай ук Чаллы ягында хөрмәтле кеше, Илдар Гыймадиев исә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, агрохолдинг генераль директоры.

Илһам абый миңа «Диннур» ди торган иде, ул якларда «з» хәрәфен әйтеп мәшәкатьләнеп тормыйлар. Әйткәнемчә, мин ул чактан ук аның җырчы буларак даһилыгына соклансам, икенчедән, Илһам абый бик эрудит шәхес! Дөресен әйтим, бу җырчылар арасында сирәк була торган хәл. Ә ул гаҗәеп тапкыр һәм бик гыйлемле кеше! Өстәвенә, кеше буларак бик гади дә. Туган авылы Яңа бүләкне бик ярата ул. Аңа анда өр- яңа йорт та салып куйдылар, хәзер ул Илһам Шакировның йорт-музее.

JPs5bVjYvEo

 Шамил абыйның хатыны мин кайткан саен Илһам абыйның хәлләрен сораштыра. Шуңа күрә Илһам абый янына бу баруым бик яхшы булды. Сания апага сөйләрмен. Аны бүгенге көндә хөрмәтләп, карап торган Илһам Хаҗиевка рәхмәт, безне ул бик ачык йөз белән каршы алды. Хатирәләр дидем. Сиксәненче еллар уртасында мин Мәскәүдә укыганда М.Җәлилнең юбилее уңаеннан, башкалада зур кичә булды. Әлбәттә, Илһам Шакиров әлеге кичәдә йөзек кашы иде. Сабакташлар арасында Рәсәйнең төрле төбәгеннән җыелган егетләр, кызлар иде, әлеге кичәгә мин аларны да иярттем. Муса Җәлил мисалында татарның кем икәнлеген күрсәтәсем килгәндер инде. Кичә татар телендә барды, ә минем сабакташлар арасында Петербург тан, Ташкенттан, Туваның Кызыл шәһәреннән, Кытай чигендәге Благовещенсктан килгән кешеләр, Барнаулдан, Владимир, Ярославль, Брянск марҗалары да бар иде. Һәм шул чакта башка милләтләр янында үз милләтем өчен тагын бер кат сөенеп куйдым: Илһам Шакиров «Иске карурман»ны башкарганда зал җылады, шул исәптән, төрле милләттән булган минем сабакташлар да!

xrZXTb xJjc

«Рәхмәт яусын бөек Илһам Шакировка!» дип сөендем шул чакта. Чиркәүдән генә торган шәһәрләрдә туып үскән марҗа кызларын җылатырлык итеп татарча җырлап шаккаттырып кара әле син!

Илһам абый туган авылын ярата, дидек. Бу урында Әлфия Саматның Яңа бүләк турындагы китабыннан өзек китерү урынлы булыр.

 «Илһам Шакировның консерваториядә укып йөргән чаклары. Туган колхозына килеп эшли башлаган яңа рәис Шамил Гыймадиев белән ул авылга кайткач күреп таныша. Йортлары кара-каршы гына. Танылып баручы җырчының кунак- ка кайтуы һәрвакыт зур бәйрәмгә әверелә.

– Беренче тапкыр очрашуда ук без аның белән күптәнге танышлар шикелле булдык, –дип искә ала Илһам Шакиров. – Ул артык күп һәм тузга язмаганны сөйләмәс. Әмма һәрбер әйткән сүзеннән акыллы фикере һәм тирән белемлелеге сизелеп торды аның. Гадилеге белән дә үзенә җәлеп итә иде ул. Менә шул сыйфатлары гомер буена югалмады. Мин кайтсам, йә ул килеп керә пешкән тәмле ризыкларын күтәреп, йә без аларга кереп китәбез. Колхозына зур-зур кунак-фәлән киләсе булса, ашыктырып мине кайтарта. Алар алдында концерт куябыз. Бик яратты ул сәнгать кешеләрен. Әле дә хәтерлим, ул чакта авылда мәдәният йорты юк – иске генә клуб иде. Ике йөк машинасының әрҗәләрен бер- берсенә терәп куеп, сәхнә ясап, ачык һавада концерт биргән идек. Бөтен авыл шау итте – күрше- тирәләрдән дә урам тулы халык җыйналган иде. Клубка сыймагач, тәрәзәләрне алып концерт куйган чаклар да еш иде безнең.

 Аннары ул яңалык кертергә хирыс иде. Бер елны колхозда ясмык үстерә башлады. Концерт төркеме белән кайткан чак иде. Гыймадиевның «фирменный» ризыгы дип, безне ясмык ашы белән сыйлаганнар иде. Ул тансык ашны кадерле кунаклар килгәндә генә әзерләтте Шамил абый. Яшелчә заты үстерергә яратканын да беләм әле. Һәр төрле яшелчә, аштәмләткеч үләннәрнең нинди файдасы барлыгы турында тәмләп-тәмләп лекция укырга тотынса, тыңламас җиреңнән тыңлыйсың үзен. Килгән кеше бик күп булса да, һәркемне якын итә белде, күңелләре булганчы кунак итеп сыйларга яратты. Сания апа көнозын мәктәптән кайтып керә алмагач, еш кына төшке ашларны үзе әзерләп ашый иде әле ул…

Әлеге яшь чак хатирәләрен Илһам ага Шакиров белән аның Казандагы фатирында искә алып утырдык. Абыйсы Кыяметдиннең улы Флүр алып барды мине анда. Яраткан җырчыбыз үзе дә шушы мизгелдә туган авылына, туган-үскән нигезенә кайтып килгәндәй булды.

– Тукта әле, истәлегем булсын, мин Шамил ага турындагы китапта үземнең бер генә фикеремне языйм әле, – дип, кулына кәгазь алды халык артисты. «Мондый изге һәм кешелекле шәхесләр турында истәлекләр бик кирәкле һәм урынлы гамәлдер. Илһам Шакиров. 18 ноябрь, 2009. Казан» – дигән юллар ятты ак биткә.

– Менә без дә алты баладан исән калганыбыз шушы өч туган: Зәйнәп апа, Кыяметдин абый һәм мин, – дип, Илһам абый өчесе бергә төшкән фоторәсемен дә бирде миңа. – Ә монысын инде беләсең, Флүр – минем яраткан энем – Кыяметдин абыемның олы улы. Минем белән айлар буена гастрольләргә дә ияреп бара торган бәләкәй малай шушы инде…

Әйе, бәләкәй малайның да илле ике яшен тутырып йөргән мәле. Мәскәүдә Ленин мавзолеена алып бар, дип артистларны тинтерәтеп йөргән чагы әле яңа гына кебек иде, ләбаса. «Әх, малай актыгы, ят тизрәк урыныңа, үлгән урыс күргәнең юкмы әллә?» – дип, тәки алып бармадылар бит үзен шунда. Минем дә вакытым булмады. Шул күңелдә калды менә», – дип әйтеп куйды Флүр».

Автор: Зиннур Хөснияр




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+