Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 30 марта 2018 10:50 // Прочитано 229 раз

МИН БЕРНИНДИ «ЙОЛДЫЗ» ТҮГЕЛ

Яшь җырчы Алия Карачурина… Яңа исем… Һичшиксез, талант! Аны татар-башкорт эстрадасы күгендә кабынган иң якты йолдыз дип тә атыйлар. Бәлки болай ук арттыру кирәкмәстер. Хәер, Алия үзе бу хакта ниләр уйлый икән?

Алия, әйдә, башта танышыйк әле. Кем син, кайдан син?

 – Мин Башкортстанның Чишмә районы Чишмә бистәсендә туып үстем. Бәләкәйдән үк җырларга ярата идем. Әти дә, әни дә сәнгать өлкәсендә эшләми. Гаиләдә тагын абыем бар. Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыйм. 2012 елда Казанда уздырылган «Татар моңы» бәйгесендә катнаштым, беренче турны әйбәт кенә үтсәм дә, икенчесендә төшеп калдым. Халык җыры «Шахта»ны әзерләгән идем, миңа хәтле чыгыш ясаган кыз да нәкъ аны сайлаган икән. Шуны белгәч, күңелемә бик авыр булды, борчылуым, мөгаен, тавышымда да сизелгәндер.

Шуннан соң барсына да кул селтәдеңме?

– Юк, икенче елда үземне сынап карау нияте белән янә Казанга киттем. Бу юлысы җиңдем дияргә мөмкин: миңа өченче урын бирделәр. Шунда танылган шәхесебез Венера апа Ганиева белән таныштым. «Минем сездә укыйсым килә», – дигәч, ул: «Ярар, унберенче сыйныфны тәмамлагач, кил», – диде.

– Ә вокал бүлегендә укырга теләүчеләр өчен урыннар шактый чикләнгән.

 – Ә миңа монда да бәхет елмайды. Халыкара «Сандугач-Соловей» конкурсында гран-при алдым! Ул түләүсез уку өчен юллама кебек булды инде.

qmYYafufyB0

– Сине татар-башкорт эстрадасы җырчысы дип тамгалыйлар. «Тар күңеллеләр» димә, тамашачы Алия Карачуринаны үзебезнеке итеп кенә күрергә тели. Ә бәлки син: «Мин ике милләтнең дә уртак сандугачы» дип кистереп әйтерсең?

– Соңгы ике елда «Башкорт йыры» бәйгесендә дә җырлаган идем. Туган ягым миңа бик якын. Мине үстереп, канат куеп очырган җир бит ул. Башкорт моңы нәни чагымда ук күңелемә сеңгән. Киләчәктә дә башкортча җырлаячакмын. Анда иҗатымны яраткан тамашачым яши бит. Аннары, мин башкорт яки татар, дип милләтләрне аермыйм, ике халыкка да хөрмәтем зур.

 – Бик тырыш кеше син, Алия. Лекцияләр, имтиханнар һәм гастрольләр. Ришат Төхвәтуллин төркеменә кем чакырды соң?

– Университетта ярты ел укыгач, Ришат Төхвәтуллиннның концерт афишасын күрдем. «Тукта әле, мин дә барып карыйм», – дигән теләк туды. Адәм баласын язмыш йөртә, диләр, монда җырчы белән очраштык. Без – якташлар, бик тиз уртак тел таптык. Ләкин ул вакытта тиздән бергә җырлап йөрербез дигән уй башка да килмәде. Ришат үзенең төркемен оештыргач та «Талантлы кыз эзлибез» дигән белдерү урнаштырган иде, тоттым да язмаларымны аларга җибәрдем. Шулай итеп, бу төркемгә эләктем мин.

– Репертуарың искиткеч бай. Синең өчен җырларны кем сайлый?

– Миңа, нигәдер, халык җырлары ошый. Чөнки алар – гомерлек. Кызганыч, аларның күбесе онытылып бара, яңадан җан өрергә кирәк. Җыр сайлау мәсьәләсендә төркемебезнең директоры Эмиль Уелданов белән киңәшәм. Ул зәвыклы, аңарда сиземләү көчле, сиңа нинди җыр туры килгәнен тоя.

– Әгәр җыр күңелеңне җылытмаса? Барыбер аның белән ризалашасыңмы?

– Әйе, андый чаклар була. Ләкин тамашачының ничек кабул итүен күргәч, фикер үзгәрә: җыр күңелгә ята. Еш кына үзем дә: «Менә бу җырны җырлар идем», – дигән теләк белдерәм. Минем тарафтан унбишләп җыр башкарылды, әлегә аз әле, киләчәктә репертуарым тагын да баер һәм анда халык җырлары өстенлек итәр дип өметләнәм.

– Иртәдә генә торам, юлга чыгам,

Иңнәремә шәлем ябынам.

Кемне сагынасың, дип сорамагыз,

 Күк күгәрченемне сагынам.

Гади генә, әмма искиткеч мәгънәле сүзләр! «Иртәдә генә торам» җырын кемнәр генә җырламады, ә сине тыңлаганда үзәкләр өзелә, Алия. Чынлап та, күбрәк халык җырларына авыш әле син. Инде чираттагы сорауга күчәбез. Сиңа «йолдыз» исеме тагып та өлгерделәр. Күңелле хәл, әйеме?

– Юк, киресенчә, мин бернинди «йолдыз» түгел, мин гап-гади җырчы. Миңа яраткан җырчыларым Фәридә Кудашева, Әлфия Авзаловалар биеклегенә күтәрелү өчен бик күп көч түгәсе бар. Гастрольләрдә йөргәч, университетта дәресләр кала, миңа: «Әнә, йолдыз килде», – дисәләр дә бик уңайсызланам. Очынырга ярамый.

uKq8xE1oHB8 

– Элеккеге чорларда сәхнәдә ирле-хатынлы артистлар бармак белән генә санарлык иде. Бүген алар дистәдән артты бугай. Бергәләшеп концертлар оештыру, парлашып җырлау модасы китте. Үзенә күрә гаилә бизнесы. Менә сезнең Ришат Төхвәтуллин белән башкарган «Ике чәчкә», «Бәхетем, ярым син» һ.б. җырларыгызны тыңлагач, тамашачы сагайды. «Болар кайчан кавышыр икән?» – дип баш вата халык.

– Әйе шул, икебезнең дуэт тел бистәләрен кыздырып җибәрде. Туп-туры үземнән дә сорыйлар әле. Сез парлармы, диләр. Кешегә сөйләргә сүз генә булсын! Ришат белән мине нибарысы иҗади дуслык кына бәйли.

– Ә син беркайчан да беркемгә дә акланырга тиеш түгел, Алия. Синең үз дөньяң, үз тормышың. Бу киңәшне гел исеңдә тот.

– Дөрес, шулай. Ришат маяк кебек иҗат юлымны яктыртты, төркеменә алды. Шундый талант иясе белән бер сәхнәдә торырмын дип уйлаган кешемени мин?! Ул һәр яктан булыша. Аның янында мин тәҗрибә туплыйм. Аңа зур рәхмәт!

 – «Син кемнең бәхетле кояшы?» исемле җырыңа клип төшердең. Бу да танылуның бер төре. Соңгы вакытта күзәтәбез: артист халкы үз-үзен таныту өчен артыгын кылана кебек.

– Мин мондый күренешләрне кабул итеп бетермим. Кайберәүләр инстаграмга нинди генә фотолар куймый. Нәрсәләр генә язмый. Яки «фәлән-фәлән белән йөри» дигән гайбәт тараталар. Пиар дигәч тә, чама хисен югалтмаска бит инде.

– Җанатарларга мөнәсәбәтең ничек? Ишек төбендә сагалап теңкәңә тимиләрме?

– Хәзер эстрада бөтенләй бүтән. Артистлар интернетта утыргач, үзләре турында хәбәрләр язгач, һәркем аларны укып, иҗатларыннан хәбәрдар була. Элек Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдиновалар безнең өчен алиһә сыман, алар янәшәсенә басып фотога төшү дә зур мәртәбә иде. Ә хәзер җанатарларга киртә юк. Артистны үзләре белән тиң күрәләр, алиһә дәрәҗәсенә күтәрмиләр.

– Эстрада җырчылары армиясе артык ишәйде бит. Бәлки шуңа күрә кадер китәдер, ә? Ә сиңа мондый куркыныч янамас, дистә-дистә ел- лардан соң да концертларыңа тама- шачы ургылып йөрер дип ышаныйк, Алия!

 – Рәхмәт!

Автор: Нәбирә Бикчура




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта