Реклама

Пятница, 09 декабря 2016 12:04 // Прочитано 586 раз

Моңга төрелгән могҗиза

    Минем белән килешерсез дип уйлыйм: Гөлзадә Сафиуллина магнит кебек үзенә тарту куәсе, нур чәчеп торуы, харизмалы, сихри энергияле табигате белән барыбызның да вөҗүден биләп алган зыялы шәхес. Иң мөһиме: ул безнең өчен күңелебез түрендә һәм төрки-татар дөньясы күгендә йолдыз булып балку дәрәҗәсенә күтәрелгән җырчы һәм дә татар халкын, аның мәдәниятен-сәнгатен тәрәккый иттерү өчен хәзер дә җан атып яшәүче милләтпәрвәр.

Ханбикә 
Гөлзадәнең тамаша залыннан яки телевизор экраннары каршында, сокланып, йөзләрчә һәм меңнәрчә караш текәлә торган сылу буй-сыны, килешле киеме, үз-үзен нәзакәтле тотышы, мөгаен, күпләрнең күз алдындадыр. Беркайчан да аның сәхнәгә, түшен ачып яки ярымялангач кыяфәттә чыкканы, хәзерге кайбер «ташка үлчим» җырчылар кебек, бот төбеннән күлмәк киеп яки кендек күрсәтеп, боргалана сыргалана яисә арт саннарын сикертә-сикертә җырлаганы булмады. Без белә-белгәннән бирле ул тышкы эффектка корылмаган профессиональ сәхнә культурасына тугрылыклы булып калды. Күп яклары белән мин Гөлзадә ханымны искиткеч зәвык белән киенә һәм тамашачы алдында үзен үтә килешле тота торган атаклы молдован җырчысы София Ротаруга охшатам. 
 
   Шунысы кызыклы һәм аерым хуплауга лаек: Гөлзадә концерт киемнәрен милли костюм рухына яраштырып һәм заманча яңартып, электән үк үзе тегәргә өйрәнде. Ул беренче башлап татар сәхнәсенә алып чыккан милли киемнәр арасында Сөембикә-ханбикә заманына караганы да бар. Озын итәкле күлмәктән, камзулдан яки җиңсез җиләннән торган бу затлы костюмның иң күзгә бәрелеп торган өлешләре – каюлы читекләр һәм энҗе-мәрҗәннәр, фирүзә төсендәге асыл ташлар белән бизәлгән «Сөембикә таҗы». Таҗның очлаеп тәмамлана торган түбәсе Аллага якынайта торган мәчет манарасы белән аваздаш символ кебек кабул ителә, күктән илаһи энергия алган тылсымлы кабулиткеч рәвешендәрәк күзаллана. 
 
   Мондый милли костюм өлгесен Гөлзадә XVII йөздә билгесез рәссам тарафыннан ясалган «Сөембикә үзенең улы Үтәмеш-Гәрәй белән» дигән картинадан алган һәм бу рәсемне хәтта үз исеме белән аталган музыкаль студиянең бер диварына төшерткән. Соңрак тире һәм мех осталарыннан эшләтеп алган концерт һәм бәйрәм тантаналарында кияргә яраткан киемнәрендә дә – үтә үзенчәлекле шул ук милли стиль. Бу, минемчә, онытылган затлы милли кием төрен кабат кулланылышка кертү һәм башкаларны да шуңа чакыру үрнәге генә түгел, ә татар Нефертитие һәм хөрлеккә омтылыш символы булган легендар Сөембикә-ханбикә образын җанландыру, аның турындагы тарихи хәтерне ассоциатив төстә яңарту формасы да. 
 
     Моң алиһәсе
   Әмма халык ярата торган чын җырчы һәм моң алиһәсе булырлык биеклеккә күтәрелүнең иң зур шарты, әлбәттә инде, Табигать тарафыннан бирелгән табигый талант. Монда тавышның матурлыгы да, моңлылыгы да, башкару осталыгы да күздә тотыла. Гөлзадәнең күп еллар буена иң туң һәм ваемсыз күңелләрне дә уятып әсир иткән, йөрәкләрне талпындырган тавышы исә, беүебезчә – үзе бер могҗиза. Музыка телендә драматик һәм лиро-драматик сопрано дип йөртелә торган мондый тавыш бөтен диапозон буена көчле тонда да, шулай ук уртача регистрда лирик-эмоциональ тембрлы һәм төрле аһәңле төсмерләрдә дә яңгырый ала. Күп тапкырлар мөкиббән китеп тыңлаганым бар: Гөлзадәнең яңгыравыклы тавышы, көйнең һәм сүзләрнең нинди булуына карап, берчә ишелеп килгән диңгез дулкыннары кебек бөтен залга тарала, матур тембры белән колакны иркәли, берчә – ургылып чыккан һәм бусагадан-бусагага төрле кайтавазлар белән баеган чишмә җыры кебек – эстетик ләззәт тудыра торган гармоник моң тавышы хасил итә. Вакыт-вакыт җырчы, югары регистрга күчеп, көй агышына мелизмнар белән бизәлгән борылышлар кертеп җибәрә, алар җырга үзенчәлекле музыкаль яңгыраш бирә, таныш көйне күңелне тетрәндерә торган тылсымлы яңа аһәңнәр белән баета.
 
   Һәм ифрат кирәкле тагын бер җитди як яки сыйфат: җырны – җыр, җырчыны чын җырчы итеп таныта торган драматик актриса да була алу, рольгә керә белү сәләте. Җырчы кеше җыр текстының эчтәлегенә, эчке мәгънәсенә үтеп керергә, халык яки шагыйрь уйдырып салган уй-кичерешне үзе дә тоярга, кичерә һәм тамашачыга җиткерә белергә тиеш. Һич арттырып әйтмим, Гөлзадәбез – үзен репертуарындагы җырларның лирик герое белән тиңләштерү маһирлыгына ия булган, һәм дә төрле характердагы эчтәлекне, психологик ситуацияләрне драматик уен һәм моң-җыр теле белән халыкка ирештерү осталыгын үзләштергән артист. Төрле елларда һәм төрле урыннарда язылган аудио-видеокассеталары һәм клиплары, эстрадабызның алтын фондына кергән күп санлы альбомнары ышандырырлык итеп шуны раслап тора. Әйтик, «Арча», «Туган авылым»,«Мулилем», «Татар авылы» кебек җырларны башкарганда ул туып үскән төбәген үлеп яратучы, аның табигате һәм якташлары белән горурланучы авыл кызы роленә керә, «Йөрәк серем», «Син кайтмадың», «Сагыну», «Юксыну» кебек җырларны үзен мәхәббәт утында янучы яки югалту, ямансулау газабын кичерүчеләр урынына куеп җырлый, ә инде «Әй киң төрки даласы», «Сөембикә җыры», «Кара урман» , «Көзге ачы җилләрдә», «Сибелгән татар» кебек социаль яңгырашлы җырларда исә тарихи шәхесләр образын җанландырып, яисә билгесез яки билгеле текстларның музыкаль автордашы рәвешендә чыгыш ясый. 
 
   Урау юллар аша сәхнәгә
  Гөлзадәнең профессиональ эстрадага, милли җыр сәнгатенә төрле авыр сынаулар һәм сикәлтәле урау юллар аша килгәнлегенә басым ясау да бик лаземдыр. «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов үзенең интервьюсында Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллинага, үтә максатчан табигате, юлында очраган авырлыкларны чын ирләрчә җиңеп чыгуы белән танышкач, «Да, вы как Маргерет Тэтчер – железная леди» дип,бик тапкыр бәя биргән иде. 
 
   Әйе, данлыклы Арча районының Шекә авылында балалык елларын уздырган Гөлзадә кечкенә кызчык чагында ук, күрше-тирә балаларына мунчада концерт куеп артист булырга хыялланса да, аңа үз вакытында ул профессия юлыннан китәргә насыйп булмый. Башта ул, 7нче сыйныфтан соң ук, әтисенең кушуы буенча, колхоз фермасында сыер савучы булып эшли, бозаулар карый. Аннары, берочтан кичке урта мәктәпне тәмамлагач, янә әтисе теләген үтәп, Ветеринария институтында мал табибы белгечлеген ала. Һәм моннан соңгы өч елы Ташкентта кошчылык фермасында эшләп үтә. Ата кешенең кызына яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирүе, вакытын бүлә белергә өйрәтүе менә шул елларда максатчан омтылышына юл ачып җибәрә: институтта ул хорга йөри, җыр бәйгеләрендә беренче урыннарны яулый, Ташкентта чакта исә үзе оештырган «Дуслык» исемле татар ансамблендә иҗади активлык күрсәтә.
 
   Ләкин профессиональ җырчы статусына ия булу өчен булачак артисткага әле, Казанга кайткач, яңа сынаулар үтәргә һәм, әлбәттә инде, иң элек музыкаль белемен күтәрергә, вокаль сәнгате серләрен бер-бер артлы үзләштерергә кирәк була. Болар махсус музыкаль белеме булмаган авыл баласы өчен кылычтан үткен сират күпере иде. Менә шул чакта Гөлзадә максатчан үҗәтлек, тимердәй ихтыяр көче күрсәтте. Әлеге өлкәдәге беренче һәм үзенә иң файдалы тәҗрибәләрне ул башта консерватория тәмамлаган мәрхүм ире Риф Сафиуллиннан, аннары филармониянең Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова бригадаларында концерт алып баручы булып эшләгәндә алды. Шулай ук аңа җырчы-педагог Зөләйха Хисмәтуллина биргән махсус дәресләр дә зур ярдәм итте. Ахырдан боларга Һиндстанда гастрольләрдә вакытта йоглардан үзләштергән сулыш белән идарә итү күнекмәләре килеп ялганды.
 
    Татарстан илчесе
   Инде Гөлзадәнең 1980 елларда Харрас Әюповның «Кеше тавышы» исемле поэмасына кушып төзелгән каһарман җырлар циклы программасы белән башланып киткән иң беренче сольный концертлары, шулар өчен Комомол өлкә комитетының М.Җәлил бүләгенә лаек булуы һәм Мәскәүгә Бөтендөнья яшьләр фестиваленә җибәрелүе күптән инде якты истәлек булып артта калды. Шуннан соң ул берсеннән-берсе матур яңгырашлы һәм бай эчтәлекле концерт программалары белән татарлар тупланып яшәгән төп төбәкләрне кат-кат әйләнеп чыкты, тынычлык һәм хәйрия фондына атап та күп концертлар бирде. Һәм кайда гына булмасын, ялкынлы җырлары белән ул бөтен ил буена таралып яшәгән милләттәшләребезне, аралар ерак булса да, рухи яктан берләшергә, бердәм халык булып яшәргә чакырды. Менә «Әй син төрки даласы» дигән җырдан шундый бер строфа:
 
Иманны аклар өчен,
Халкымны яклар өчен,
Ватанны саклар өчен,
Антымны хаклар өчен
Бер йодрыкка төйнәлик!
Бер йодрыкка төйнәлик!
 
   Гөлзадәнең Татарстан илчесе булып аяк баскан, халкыбызның җан җылысына төрелгән сәламен, җыр-моңнарын ирештергән төбәкләре санап бетергесез: тирә-якка сибелгән Нижгар, Пермь, Ульяновск, Саратов, Әстерхан өлкәләре, Дагыстан мәркәзе Махачкала, Төньяк Кавказ пайтәхете Ставрополь, Себер калалары Төмән, Тубыл һәм шул якта сазлык арасында утырган авыллар, Ерак Көнчыгышның икътисади-мәдәни үзәкләре Магадан, Чукотка, Сахалин, Камчатка, Владивосток, Хабаровск… Боларның бер өлешенә фидакяр сәнгатькәребез беренчеләрдән булып юл сапты. Шулай ук ул элгәрге союздаш Балтыйк буе республикаларының, Үзбәкстанның башкалаларында яшәүче һәм Казахстанның Байконур космик үзәгендә хезмәт итүче төрки-татар туганнарыбызны да милли моңнарыбыз белән кинәндерде.
 
    Гомерендә тәүге тапкыр чит илгә, хәтта берьюлы Европаның берничә иленә ясаган иҗади сәяхәте аеруча кызыклы булып исендә калган. Чит илгә чыгар өчен җиде кат иләктән үтә торган совет чоры, 1990 ел. Менә шул елны ул Александра Пахмутова, Иосиф Кобзон, Алла Йошпе, грузин җырчысы Тамара Гвердцители, үзбәк җырчысы Стахан Рәхимов кебек атаклы иҗат-сәнгать әһелләре белән беренче Бөтендөнья мәдәният миссиясендә катнашты, Төркия, Израил, Греция, Италия, Кипр, Мальта сәхнәләрендә иң дәрәҗәле эстрада йолдызлары белән янәшә чыгыш ясау бәхетенә иреште.
 
    Гөлзадәнең репертуарында күңелләргә хуш килә торган лейтмотив һәм хис-моң монологы тәшкил иткән жанрлар – әлбәттә, вакыт сынавын үткән халык җырлары һәм мөнәҗәтләр. Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә хәтта музыкаль фольклорыбызның шушы төп ике жанры үрнәкләреннән генә торган зур концерт бирде ул. Янә килеп, махсус чакыру буенча Һиндстанда, Кытайда һәм ике мәртәбә Америкада булып, халкыбыз моңнарын һәм мөнәҗәтләрне кабатланмас тавышы белән шунда яшәүче якташларыбызга, тел һәм дин кардәшләребезгә дә ирештереп кайтты. Хәзерге вакытта Гөлзадә башлаган әлеге юнәлеш Казаныбызда «Илаһи моң» фестивале дип аталып, төрле төбәкләрдән килгән мөнәҗәт әйтүчеләр һәм татар мәкаме белән Коръән укучылар бәйгесенә әверелде.
 
     Милләтебез сагында
   Тора-бара, бигрәк тә узган йөз ахырында, Гөлзадәнең иҗади эшчәнлеге үзең башкаруга исәп ителгән соло концертлары кысасына сыймый да башлады. Ул, үзенең галимә һәм җыр сөюче сихри тавышлы кызы Резеданы эстрада тамашачысы хөкеменә тапшыру һәм дә Аммар, Ширин, Морад исемле оныкларын милли җыр һәм музыка дөньясына кертү белән генә чикләнмичә, 1999 елда Кырымда, Ялта шәһәрендә «Сөембикә варислары» дигән мәртәбәле сәнгати-музыкаль фестиваль оештырып җибәрде. Бу фестивальнең максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче татар балаларын сәнгатькә тарту һәм чыгышларын оештыру, эстетик карашларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү аша киләчәк буынны халыкчан һәм милли рухта тәрбияләүгә ярдәмләшү. Янә килеп, шушы изге чарага профессиональ ярдәмгә мохтаҗ кырымтатар балаларын да күпләп җәлеп итү. Ел да үткәрелеп килгән бу фестивальнең өчесе Казанда һәм бишесе, гомумтөрки дөньясы башкаручыларын да катнаштырып, халыкара сәнгать бәйрәме төсендә узды. Нәтиҗәләр куанычлы: фестивальдә тәрбия мәктәбе үтүчеләрдән үзебезнекеләр генә түгел, Кырымнан килгән аерым яшьләр дә консерватория һәм музыка, хореография училищеларына керү бәхетенә иреште. Эльмира Кәлимуллина Рәсәй күләмендә телевидениенең беренче каналы аша үткәрелгән «Тавыш» бәйгесендә икенче урынны алды, заманында Гран-при яулаган Марат Фәйрушин да хәзер – күренекле җырчы, Альбина Мөхәммәтшина телевидение йолдызы булып өлгерде, Тамчыгөл, Гөлназ Гафуровалар эстрадада милләткә хезмәт итәләр, Айдар Әхмәтҗанов белән Айнур Моратов – сәнгать коллективларында баянчылар. Диас Валиевның сәхнә эшчәнлеге Америкада дәвам итә.
 
   Татарның милли мәдәниятен, этник сәнгатен сак­лау һәм үстерүгә ярдәмләшү юнәлешендә ирешелгән тагын бер казаныш – җырчыбызның үз акчасы-сәмәне исәбенә төзегән музыкаль студиясе. Әлеге студия каршында моң-җырларыбызга гашыйк балалар, милли традицияләребезгә һәм сәнгатебезгә тугрылыклы Сөембикә варислары әзерлек үтә торган «Рух» ансамбле эшләп килә, аларга студия белән хезмәттәшлек итүче сәнгать осталары һәм белгечләре даимим ярдәм күрсәтә. 
 
   Студиянең икенче бер игелекле шөгыле, җитди юнәлеше халкыбызның тарихына, язма культура һәм тел-авыз иҗаты мирасына багышланган тематик аудио-видеоязмалар чыгару, шуларны күргәзмә әсбап буларак таратып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, техникум һәм югары уку йортларына ярдәм итү белән бәйле. Хәзерге көндә бу студия маркасы белән татар дөньясына таралган бихисап күп кассета-дисклар, альбомнар арасында халык җырлары, мөнәҗәтләр, балалар өчен яздырылган иҗат үрнәкләреннән алып, аерым профессиональ җырчылар, музыкантлар, нәфис сүз осталарының чыгышларына һәм дә кыллы квартет, «Саз» вокаль ансамбле, татар халык уен кораллары ансамбле башкарган төрле фольклор һәм композитор әсәрләренә кадәр бар. Ә бер аудиодиск тулысы белән кырым классик шагыйрьләренең татар телен данлап язган һәм Гөлзадә үзе бөртекләп җыеп, тәрҗемә иттергән, аларны матур музыкаль бизәлеш белән тулыландырып диктор буларак та үзе укыган шигырьләрдән генә тора. Ахыр килеп, язмаларның шактый өлешен көйләп укылган Коръән аятләре һәм Коръән тәфсире, пәйгамбәрләр тарихы, шулай ук төрле дини догалар тәшкил итә.
 
   Гөлзадә Сафиуллинаның майтарган изге гамәлләре, күпкырлы һәм киң колачлы эшчәнлеге әнә шулай матурлыкны үзенә җыйган олуг бер диңгез кебек. Ничәмә еллар буена халкыбызга ихлас һәм дәртләнеп хезмәт итүче бу асыл затның эшчәнлеге, һичшиксез, югары бәяләнүгә лаек һәм мохтаҗ.
 
Автор:  Марсель Бакиров


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+