Реклама

Понедельник, 09 января 2017 12:41 // Прочитано 785 раз

Раил

Һәр кешенең үз аурасы булган кебек, һәр авыл, шәһәр, төбәкнең дә аерым аурасы бар. Бер үк милләт кешеләре булса да, халык та аерылып тора анда, гореф-гадәт, традицияләр дә үзенчәлекле. Кыскасы, һәркайсы үзенә генә хас төсмерләргә ия.

Буаларга барган чакта

Безгә мәгълүм соңгы бер гасырда зур галимнәр, язучылар, башка атаклы кешеләр тудырган Буа төбәгендә хәзерге вакытта сәнгать аурасы өстенлек итә. Әлбәттә, «аура» дигән термин күптән кулланыла, ул яңа ачыш түгел. Игътибар иткән булсагыз, бер үк авылдагы төрле урамда яшәүчеләрнең, янәшә күрше булган авылларның да ауралары төрле төрле. Югыйсә, бер үк җир-су, шул ук таулар, урманнар бит инде? Бу сорау мине күптән кызыксындырганлыктан, үзем өчен мин аның җавабын да таптым шикелле: әлеге аура, яки энергетика шунда туып үскән һәм яшәгән кешеләр, адәм балаларының үзләре белән турыдан-туры бәйле. Кайда нинди пассионар шәхес яши.

Буа төбәгенең үзенә хас аерым аурасы бар. Мәгълүм ки, Буа – Татарстанның үзенә күрә бер «капкасы». Капка янында, гадәттә, сугышчан холыклы, җитез, хәрәкәтчән һәм булган халык яши. Моннан унбиш ел элек Буада Дәүләт театры оешкач та, бу төбәк халкы үзенең сугышчанлыгына тугры калыр, сәнгатькә әллә ни исе китмәс диебрәк уйлаганым истә. Ялгышканмын, буалылар киресенчә булып чыкты һәм алар бүгенге көндә театр сәнгатенең бер байрагын, җилфердәтә-җилфердәтә, ерактан күренерлек итеп күтәреп баралар.

Исеме безнең ошбу язманың сәбәпчесе булган Раил Садриев алар белән бергә генә түгел, иң алдынгы сафларда. Минем инде моңарчы да искәрткәнем бар: тарихны халык Сабантуйга җыелган кебек бергә җыелып язмый. Аны шәхесләр яза. Авыллар, шәһәр, төбәкләр генә түгел, дәүләт кадәр дәүләтләр аерым пассионар лидерлар «җилкәсендә» яши. Сүз сөрешен дәвам итеп, Буа төбәгендәге сәнгатьне Раил дигән егетебез «үз җилкәсенә» алырга җөръәт итте дип, каләм сүзен тыңлап, фикеремне алга таба куаламакчы идем, кинәт сискәнеп киттем: Буа Татар дәүләт драма театры дигәндә без бер гап-гади провинциональ театр хакында гына сүз алып барырга тиеш түгел. Каләм мондый ялгышка бармас, Буа театры ул – гомум төрки-татар театрының җиргә нык кагылган субайларының берсе ләбаса! Бу очракта «Буа театры» дию генә аз, сүзтезмәнең мәгънәсе киң, бик киң икән, иншалла! Ошбу язма Буа ягының гына түгел, Татар дәүләт театрының бер пассионар егете, җитәкчесе хакында һәм, әлбәттә, аның турында гына да түгел.

1915 нче елда Буада беренче мәртәбә халык театры оештырып, аңа бүгенге нигезне салган гап-гади авыл укытучысы Әкрәм ага Мифтахетдиновны кем шәхес булмаган дип әйтә ала? Цензура аңа (татарга!) бу эшкә рөхсәт бирмәсә дә, унҗиденче елны театр ялкыны барыбер өскә бәреп чыга, татар шәкертләре «Казанга сәяхәт» дигән беренче спектакльне халыкка күрсәтүгә ирешәләр. Бер елдан гади театр түгәрәге аерым труппага әйләнә, атнага дүрт мәртәбә спектакль күрсәтә башлыйлар! 1918-1919 елларда әлеге труппага Камал Беренче, М.Мутин, Айдаров, Айдарскийлар керә. Театр дөньясындагы нинди атаклы исемнәр ләбаса болар! Ә әлеге театрның Дәүләт театры булып туу вакыйгаларына мин үзем шаһит, «Сәхнә» театр басмасы белән бер тирәдә нигез салынды бу сәнгать оешмасына. Башында, әлбәттә, Раил торды. Буаларга кайткан чакта гына түгел, театр дигәндә, мин гел шулар хакында уйлыйм.

        
Җомга көнне җомга вакытында

Раил җомга көнне нәкъ җомга вакытында дөньяга килгән. Бары ярты гасыр элек кенә әле. Чөнки «илле» ул – егет кешенең икенче сулышы ачыла торган вакыт. Элеккеге партия съездлары кебек пассионар шәхесләрнең яңа сулышлары һәр биш ел саен «ачылып» торадыр кебек.

Җомга көнне җомга вакытында татар эш эшләми. Намаз укый, эченнән генә белгән догаларын укына, яисә инде дөньяга аваз сала, ягъни туа! Раил кебек. Ул нәкъ шул вакытта туганга күрә дә бисмилла белән тотынган эшләре ахырына чаклы барып җитә дә торгандыр, иншалла! Раил үзе әйтмешли, авыл баласы әзергә-бәзер дөньяга килмәгәч, тормышка иртәрәк яраклаша, хезмәт күреп үсә. «Авыл үзе бер дәүләт бит ул, үз кануннары, тәртипләре белән үз көенә яши торган дәүләт», – ди Раил. Авылның рухи кыйммәтләре балачактан шәхес тәрбияләп үстерә. Авылны югалту әнә шуларның асылын югалтуга бәрабәр. Төбәк авылларын авыл итеп җыеп торган беренче нәрсә юл булса, икенчесе – сәнгать учагы. Буада, Дәүләт театры барлыкка килгәч, әлеге учак тагын да дөрләп китте. Спектакль карау өчен Буаның үзенә барып тору да кирәк түгел, әлеге «йөремсәк» театр үзе килеп җитә. Гомумән, оешканда ук бу театрга шундый миссия йөкләнгән иде. Өстәвенә, күрше-тирә республикаларга да йөреп тора Буа театры труппасы. Татарлар яшәмәгән төбәкләр Рәсәйдә бөтенләй юктыр ул. Раил әнә шундый игелекле миссия­не үтәү эшендә. Буа Дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга да еш килә, шәхсән махсус та барып караган бар. Әле чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Раил шактый кызыклы һәм талантлы труппа туплый алган! Ул актерларны Рәсәйнең зур сәхнәләрендә күрсәтергә була.

Раил Садриев театры – шактый оригиналь театр. Әлеге үзенчәлеге аның, беренче чиратта, төрле жанрда эшләве белән бәйледер. «Сатира» театры дип исемләнгәч, комедияләрнең еш куелуы гаҗәп түгел. Ләкин әлеге труппа комедиядән бик ерак булган жанрга – шигъри театр юнәлешендә дә эксперимент ясый. Минем каләм җиңел генә «Шигъри театр» дип сырлап китсә дә, театр сәнгатендәге әлеге яңа юнәлеш аеруча игътибар сорый. Әгәр труппа, гадәттә, спектакль алган ике сәгатьлек вакытны шигърияткә багышлап, тамашачы тулган залны сулатмыйча да үзенә каратып утырта ала икән, димәк, лирик, шигъри театрның киләчәк үсеш мөмкинлеге зур дигән сүз. Моңа үзем шаһит булдым һәм: «Болай да була икән бит!» – дип уйлап куйганым хәтердә.

Мәсьәләнең икенче, четерекле ягы да бар бит әле: жанрдан жанрга ансат кына «күчеп» йөрү өчен труппаңда егерме түгел, йөзләгән профессиональ актер булырга тиеш! Комедиядән драмага, драмадан трагикомедиягә күчү режиссердан, театрның сәнгать җитәкчесеннән хезмәт, талымсызлык, энергия генә түгел, гаҗәеп зур талант та таләп итә. Театр термины белән әйткәндә, моның өчен актерның гына яңадан гәүдәләнүе («перевоплощение») түгел, бөтен труппаның тамырдан үзгәрүе кирәк. Директор, сәнгать җитәкчесе, режиссер, актер Раил боларның һәммәсенең үзәгендә, ул гел сәхнәдә!

Раилне «актер да ул»дигәннән, язманың башыннан бирле каләмемнең очы «кытыкланып» тора. «Актер булу өчен мәһабәт тавыш кирәк бит», – дип язып китмәкче була ул. Әлбәттә, монда хаклык та юк түгел кебек. Ләкин тормыш мисаллары, хакыйкать үҗәтрәк, усалрак. Безнең затлы, кабатланмас тавышлы Айрат абый Арслановыбыз театр сәхнәсендә уңыш казана алмады, ул берүзе «нәфис сүз театры» тудырып, шуның белән танылды. Күпме шагыйрьләребезне, заманында М.Җәлилне тамашачыга танытты! Рәхмәт аңа! Ләкин Хәлим Җәләловның тавышы, «юанлыгы» белән аныкыннан калышса да, ул татар театрының алтын баганасына әверелә алды. Раилнең оригиналь тавышы үзенчә килешле, үзенчә бер «табыш» дип язарга да кыюлыгым җитә, ди каләмем!

        
Җиденче катта

Раил Садриев – фәлсәфәче. «Татмедиа»ның җиденче катында берничә сәгать әңгәмә корып утырганнан соң мин шундый катгый фикергә килдем. Каләмнең гадәттәгечә: «Аның дөньяга үз карашы, үз фикерләре бар», – дигән шаблон җөмләләрдән качарга тырышасы килә, Раилнең фәлсәфи фикер тирәнлеген кара савытындагы кара белән генә сурәтләп биреп бетереп булмаган кебек, ара-тирә, каләмнең үзен дә «очлап» алырга туры килә. Адәм баласы дөньяга бернәрсәсез, буш, шагыйрьләрчә әйтсәк, «ялан тәпи» килә һәм ялан тәпи китеп тә бара. Гомер буе, ялагайлана-ялагайлана «патша табыны «калдыкларыннан, ахыргы көненәчә, дус-ишләрен сата-сата, хөсетләнеп тупланган малы барыбер фани дөньялыкта чүмәлә шикелле өелеп кала; барыбер һаман да шул «ялан тәпи» генә китеп барасы була. Ә хисләр, рухи кичерешләре җан белән бергә китеп, ахырзаман быргысы кычкырткан заманнарда, сират күперен кичкән мизгелләрендә аңа кирәк булачак. Бу – театр җене кагылган сәнгатькяр фикере. Рәсәйнең төрле төбәкләрендә, элеккеге Алтын Урда җирләренә учлап сибелгән төрки кавем каршында чыгыш ясаганда төрле энергетика җыясың; үзеңдә булганны тамашачыга бирәсең, үз чиратыңда аннан да нидер аласың бит. Хакыйкый фәлсәфә шул җирлектә туа, ныгый, тормыш мисаллары белән раслана-раслана яшәешнең аксиомасына әйләнә. Туган төбәгендә театр учагын дөрләтеп җибәргән, шундый багажлы шәхес милләттәшләренә, замандашларына да фәлсәфи фикерен җиткерергә тели. Театрның шундый хикмәте бар, залда спектакль карап утырганда шәп уен сиңа бер тәэсир итсә, аннан алган хисләр генә түгел, фикер-уйлар да тамашачыны әле озак вакытлар озата барачак, рухи учагына утлы күмер өстәп торачак. Раил әйтмешли, театрны борынгы заманда ук милләтләрен саклап калу өчен яһүдиләр уйлап чыгарган. Театрны яһүди җитәкли, яһүди режиссер, шул ук милләт вәкиле пьесасын яза, спектакльгә музыканы да яһүди иҗат иткән, сәхнәгә ут куючы – яһүди өммәтеннән, хәтта гардеробта да яһүдинең пеләш башы ялтырый, иң әһәмиятлесе – залда яһүди тамашачы. Шул рәвешле милләтне берләштерә театр, аны бергә туплый, гомерен озайта. Раилнең бу фикере миңа ошады, милләтне берләштерүнең иң кулай ысулы икән, ләбаса, театр! Моны безнең Миңнехановка исбатлап күрсәтергә кирәк икән дип уйлап куйдым шулчакта. Чөнки Рәсәйнең уртасында, үзәгендә яшәп яткан татар, лидерлары аркасында соңгы берничә дистә ел инде дөньяга баш калкыта, үзен күрсәтә башлады.
Театр гына, шул исәптән «Буа театры» гына димә икән, миссия коточкыч зур һәм бөек!

Сараенда тәртип саклый алмаган патша дәүләтендә иминлеккә ирешә алмый. Авылын замана җилләрендә кибәк итеп очырган татар киләчәктә хөр иреккә ирешә алмаячак. Раил –
Адай-Толымбай егете, шуларны фәлсәфи яктан алдан ук уйлап, туган авылында да гаять зур эшләр эшләп ята. Заманында академик Сәгъдиевнең токымы килеп чыккан, илгә уналты спорт мастерын биргән (берсе халыкара класслы) Толымбай киләчәктә татар дәүләтчелегенең бер тәсбихендә хөрмә төймәсе булмас дип кем әйтә алыр! Моңа нигез бүгеннән салына.

«Күкнең « җиденче катында утырганда башка әллә нинди уй-фикерләр килә. Шуларның иң әһәмиятлесе, мине каршымда утырган тынгысыз йөрәкле, милләтнең фидакяр егетенең фәлсәфи фикерләренә колак салам да, күңелем, җаным «алкышларга» күмелә; болай булганда татар яшәр, аның театры озын гомерле булыр дип сөенәм! Ошбу сөенеч хисләрем җиденче каттан Рәсәй киңлекләре буйлап тарала. Ә ул киңлекләрне Буа Татар Дәүләт драма театры көн саен, атна саен иңли, учлап чәчелгән миләттәшләрен бөртекләп җыя, рухият диңгезендә бер якты маяк булып тора.

Театр быел яңа премьера чыгарды. Атаклы режиссерыбыз, новатор иҗатчы Фәрит Бикчәнтәй үзе, Буага кайтып, спектакль куярлык булгач (авторы күренекле драматург Зөлфәт Хәким), димәк, театр исеме белән генә түгел, җисеме белән дә дәүләт таләпләре биеклегенә күтәрелә алган дигән сүз инде бу!

Буалардан кайткан чакта әлеге спектакльдән алган тәэсирләр юл буе алдан чапты. Раил турында башлаган сүзем һич көтмәгәндә театрга килеп бәйләнде, театр хакында фикерли башлауга, хәтернең «күз алдына» кылт итеп Раил исеме килеп басты…Театрына да, шәхсән үзенә дә озын юллы гомер телик, булмаса!

Автор:  Зиннур Хөснияр


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+