Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 11 мая 2017 08:58 // Прочитано 287 раз

Кил инде, яз!

И, табигать, ялыктырма, 

Керик инде язларга. 

Салкын җилләр, карлы яңгыр, 

Киртә куя назларга. 



Агачлар да моңсуланып, 

Игән горур башларын. 

Кояш та көлеп карамый, 

Ай җыерган кашларын. 

Сыерчыклар да сайрамый, 

Көй тапмыйлар җырларга. 

Тургайлар да һава иңләп, 

Таралмаган кырларга. 

Бөреләр дә уяна алмый, 

Шыта алмый чирәм дә. 

Язның моңсу бер шәүләсе, 

Йөри минем тирәмдә. 

Табигатьнең хозурыннан, 

Бу кыш кайчан китәр соң? 

Өч ай гомере булган җәй, 

Кемгә генә җитәр соң? 



Автор:  Айсылу Кәлимуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта