Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 08 июня 2017 13:19 // Прочитано 317 раз

Киләчәккә күчеп китеп барыш!..

Төн күзләре күзләремә бага,
Сулуыма каба төн сулышы.
Мең еллык боз кузгалдандай, ярсып
Талпынышы җанның. Тайпылышы...

Тайпылумы?! Тартылумы?! Алда

Аймылышыр юллар. Томан сарган...

Синең иреннәрдә сөю тәме -
Татылмыйча... Тел төбендә калган!..

Томан ярып барган сукмакларда
Язмыш-ялгыш аралары ничә карыш?!
Уйлар тынмый. Бүгенгемә сыймыйм!
Киләчәккә күчеп китеп барыш!..


Автор:  Эльмира Җәлилова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта