Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 07 августа 2015 12:36 // Прочитано 520 раз

Госман абый (Актер һәм режиссер Госман Әхмәтҗановның тууына 90 ел)

     Армиядән кайтуга Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә килеп эләгүем, мөгаен, миңа язмыш бүләге булгандыр. Беренчедән, мин шул вакытта үзем балачакта хыялланган театр дөньясына килеп кердем, чөнки әлеге редакция нигездә әдипләр һәм актерлар белән эш итә иде. Икенчедән, миңа анда тарихи шәхесләр белән  бергә хезмәт итәргә туры килде. Затлы, бәрхет тавышлы Рим Кәримов, минем якташым Камал апа Саттарова белән бергә эшләгән, өстәвенә  театр хакында саллы тапшырулар оештыра, актерларның иҗат портретларын яза. Ул вакытта да бик популяр ”Тел күрке – сүз” тапшыруының авторлары, мөхәррирләре шунда кайнаша. Мин малай вакытта радионы “кочаклап тыңлый торган” якшәмбе көнне бара торган татар спетакльләре  ошбу редакция аша программага керә. Боларның һәммәсенең дә башында Рөстәм Акъегет тора. Мин Рөстәм белән бер бүлмәдә утырып эшләдем. Эшкә урнашуга Рөстәм мине өлкән яшьтәге бер агай белән таныштырды: “Менә бу Госман абзыең булыр. Нәрсә кирәк, син шуннан гына сора, Госман абый бездә аяклы энциклопедия!”-диде. Рөстәм үзе дә эше булса булмаса да гел: “Госман абый! Госман абый кайда икән ул! Госман абый кирәк иде”-дигән сүзләрне теленнән төшерми иде. “Чыннан да, бик кирәкле кеше икән бу Госман абый монда!”-дип уйлап куйганым әле дә истә.

         Госман абый Әхмәтҗанов Татарстан радиосында режиссер ролен (аның хакында тулырак язма алдарак) башкара иде. Үзе эшен бик белеп, аның тәмен тоеп эшләгән кешене мин , мөгаен, беренче мәртәбә шунда күргәнмендер. Иң әһәмиятлесе шул булды: Госман абый барлык артистларны да яхшы белә, исемнәрен яттан әйтеп бирә, заманында Хәким Сәлимҗановлар, Рәфкать Бикчәнтәевләр белән аралашкан, алар турында шулай ук бик тәмләп истәлекләр сөйли иде. Аяклы тарих иде ул. Шулай дип яздым да, ул вакытта Госман абыйга ничә яшь булды икән дип, исәпләп карадым: алтмышын гына тутырган булган икән әле! Күрәсең, аның белгән-күргәннәре без яшьләр өчен “тарих” булгандыр...

         Госман абый минем якташым иде, мин Дөбъяз төбәгеннән, ул Әтнә ягыннан, Бәрәскәдән. Аның якташ булуы миңа бик мач килде, ул шулай ук бик тәмләп туган яклары турында хикәяләргә ярата, миңа әллә нинди тарихлар сөйләп бетерде. Юл уңаеннан әйтеп китим - “Кара эт бәласе” дигән беренче повестемне Госман абыйдан ишеткән тарихка нигезләнеп яздым.

         Бу язмага алынуымның сәбәбе шул: Госман абый актер халкын бик ярата, хөрмәт  итә иде. Шуңа күрә ул сөйләгән истәлекләрнең барысы да матур, якты иде. Кызганыч, ул чакта аларны теркәп барырга башка килмәгән...

        Татар акылы төштән соң дисәләр дә, үз вакытында һәр нәрсәне кәгазъгә төшереп барырга кирәк икән шул. Театр тарихы ул татар халкы тарихының зур бер өлеше бит...

Автор:  Зиннур Хөснияр


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта