Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 24 августа 2017 13:49 // Прочитано 940 раз

Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...»

Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...» (ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘДӘН ӨЗЕК)

Никадәр ялгыз икәнемне мин үзем генә беләм

- Илфак белән еш күрешеп сөйләшеп тордык, тора-бара ул безнең өйгә дә килгәләштереп йөрде. Минем борщ белән коймакны үлеп ярата иде. Соңгы вакытларда гына, килешү нигезендә үзенә тиешле акчаны алырга килгәндә керми башлады. Ул безгә бер бүлмәле фатирын яздырды – моны да әйтәм. Алайса кайберәүләр мин аны урамга куып чыгарган, дип сөйләргә дә җиксенми. Шул фатирны сатып, ипотекага зуррак фатир алдым.

- Күрешкәндә ни сөйләшә идегез, Илсөя?

- “Нигә болай килеп чыкты?” дигән сорауга җавап эзли идек. Мин үземчә аңлата идем инде: иманым камил, Ходай безне менә шушы икәүдән үзе артыннан күпләрне ияртә алырлык Нариман туарга тиеш, дип кавыштырган; болардан халык күңеленә керерлек җырлар калачак, дигән. “Ә нигә аерган?” – дип сорый Илфак. “Балалары үсте, аерым торсалар да була. Бәлки, син кем өчендер идеаль ир, мин кем өчендер идеаль хатын-кыз булырга тиешмендер”, - дип җаваплыйм...

- Икегез дә яраткан килеш аерылышуыгызны кабул итеп булмый иде шул...

Беләсеңме, кеше бер яши – ул бәхетле яшәргә тиеш. Үз-үзеңә каршы бару бернигә дә китермәячәк. Илфак ул чорда минем янда - минем Илфак, артымда да ук бөтенләй башка кешегә әверелә башлады. Күрешкән вакытларда минем аңа: “Минем сиңа синең өстеннән зарланасым килә”, - ди торганыем. “Әйт, әнисе, әйт – мин шуның кадәр кәҗәме?” “Кәҗә, - мәйтәм, - кәҗәнең дә ниндие әле”... Бер шулай шалтырата ул миңа, мин өйдә кухняда коймак пешереп йөрим. Нишлисең, ди – коймак пешерәм, димен. Бу “Зәм-зәм” кафесында утыра икән. “Чынмы? Коймак пешерәсеңме?” – ди бу. Мин пырхылдап көлеп үк җибәрдем: “Ие, - мәйтәм, - табада коймак чажлый”. Ә телефонның теге очындагы Илфак: “Монда сатуга бер поднос белән коймак чыгарганнар иде, мин аларның бөтенесен дә сатып алып бетердем – син пешергән челтәр коймакка охшаган иде. Менә, ашый алмыйм - тәмсез”, - ди бу. “Соң, кил, Илфак, - дим. – Рәхәтләнеп ашап китәрсең”. Илфак килә, бер нәрсә сөйләшми генә бөтен коймакны ашап бетерә дә, шулай ук тавыш-тынсыз гына чыгып та китә...

Гөлнара Җәлилова, 

Интервьюның тулы варианты Шәһри Казан сайтында​




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта