Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 08 сентября 2017 09:19 // Прочитано 1595 раз

Хәния ФӘРХИнең кызлары Алия белән Алсу: «Әнине җирләгән көнне ул кадәр кыен түгел иде, иң кыены – хәзер... Яши-яши, аны сагынасың, юксынасың, аның юк икәненә инанасың...» – диләр.

Юксыну... Хәния ФӘРХИнең кызлары Алия белән Алсу: «Әнине җирләгән көнне ул кадәр кыен түгел иде, иң кыены – хәзер... Яши-яши, аны сагынасың, юксынасың, аның юк икәненә инанасың...» – диләр.

Җырчының кызлары белән әниләрен искә алдык. Алар тормышларының әче һәм шатлыклы мизгелләре, газизләре белән булган соңгы сөйләшү, аның истәлекләре, пешергән тәмле ризыклары, дистәләгән костюмнарының киләчәге турында сөйләде.

Кызлар, Хәния Фәрхи кызы дигән исемне йөртү авырмы?

Алия:– Аның иң кыены исеме түгел, әнинең көн-төн гастрольләрдә йөрүе булды. Әниләре өйдә утырган ахирәтләремә һәрчак көнләшә идем. Әнигә: «Нигә укытучы гына булмадың соң?» – дип әйткәнемне хәтерлим. Артист тормышы – иң авыр тормышларның берсе. Аның үзенә дә җиңел булмаган: ул да безнең өчен борчылган, көяләнгән, ә без аны бик сагына идек.

Алсу: Безгә дөрес тәрбия бирделәр. Беркайчан да: «Мин – Хәния Фәрхи кызы!» – дип кычкырып, борын чөеп йөрмәдек. Әмма кайда гына булсак та, моны белми калмыйлар иде.

Алия: Институтта укыганда да, әнинең кем икәнен өченче курста гына белделәр. Гади кеше балаларымы, җырчыныкымы – аерма юк иде. Йолдыз баласы булганга бер дә өстенлек булмады.

  • Алия, әниегезнең юлын дәвам итеп, җырчы буласыгыз килмиме? Сез бит аның белән берничә дуэт башкарып, халык алдына чыктыгыз.

  • Мине ГИТИСның режиссерлык бүлегенә кертү – әнинең хыялы иде. Режиссерлык сәләте миндә бар, аны әнием дөрес күргән. Концертларда җырларга еш чакыра иде, әмма мин теләмәдем. «Дөньям» җырын яздырыр алдыннан, ул миңа: «Кызым, бик матур җыр таптым, бергә яздырыйк әле», – диде. Юбилей концертларына әзерләнеп йөргән вакыт иде, «Әни, соңгы тапкыр сәхнәгә чыгам һәм бетте, бүтән сорама», – дидем. «Алия Гәрәева» түгел, ә «Хәния Фәрхи кызы» буларак чыгыш ясадым. Халык алдында йөри торган кеше түгел мин. Гаилә бәйрәмнәрен оештырырга, уздырырга яратам. Үзем өчен, күңелем өчен җырлыйм, әмма меңләгән тамашачы өчен түгел.

  • Аннары, һәр кеше – үз эшенең остасы булырга тиеш. Мин шәп җырчы түгел, һәрхәлдә, әнидән дә яхшырак җырлый алмаячакмын. Мин – яхшы финансист, шуңа күрә бу өлкәдә эшлим дә. Бу юлны үзем сайладым. Әйе, бәлки иҗатта да үземне тапкан булыр идем, әмма миңа ул кирәкмәде. Балаларымның әти-әни назына тилмерүен теләмим: иртән эшкә китәм дә кич гаиләм янына әйләнеп кайтам.

  • Алия, үз әтиегез исән-саумы? Хәлләрегезне белешәме?

  • Минем әти – Габделхәй. Мине үз кызы кебек яратып үстергәне өчен, аңа рәхмәтем чиксез. Әйе, әнигә генә түгел, әтигә дә гомерлек рәхмәтлемен. Алар миңа тиешле һәм дөрес тәрбия бирде. Әти мине бәйсез һәм ышанычлы итеп үстерде, бу – аның хезмәте. Аның белән минем арада беркайчан да киртә булмады, һәрчак бер-беребезне аңлаштык, әле да аңлашып яшибез. Әнине артык борчуга салмас өчен, кайбер серләремне дә бары тик әтигә генә сөйли идем.

  • Әнинең беренче ире турында сорасагыз, ул исән түгел. Билгеле режиссер Фәнәвил Галиев иде.

  • Язманың дәвамы Шәһри Казан газетасында




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта