Реклама

Пятница, 03 августа 2018 05:46 // Прочитано 94 раз

Айгөл әхмәтгалиеваның “Хәния” китабы басылып чыкты

"Хәния" исемле бәян, җырчы белән интервьюлар кергән “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхине искә алу концертларында таратылган иде.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Популяр татар прозаигы Айгөл Әхмәтгалиеваның Хәния Фәрхигә багышлап язылган китабы басылды. Бу хәбәрне “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе раслады.

Айгөл Әхмәтгалиева “Хәния” дип аталган әдәби-документаль бәянны, укучылар бик сораганга, үз хисабына бастырган. “Алдарак чыгарылган “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхине искә алу концертларында билет сатып алган тамашачыларга таратылды. Китап эчендәге зур күләмле бәян минеке иде. Концертка бара алмаган укучылар: “Китапны кайдан алып була?” дип мөрәҗәгать итә башладылар. Хәтта “Акча җыеп булса да чыгарыйк”, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Шуңа да мин, хәзинәдә барын туплап, укучыларга барып ирешсен, дип, тәвәккәлләп, типографиягә тапшырган идем”, - дип аңлатты Айгөл Әхмәтгалиева “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Автор әйтүенчә, китапның тиражы зур түгел, ул сатуга чыкмаячак. Язучы аны укучылары сорава буенча гына чыгарганлыгын ассызыклый.

Димәк, китап белән кызыксынган кеше бары тик авторның үзенә генә мөрәҗәгать итә ала. 

татар-информ





Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+