Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 06 марта 2017 08:44 // Прочитано 498 раз

Төрки кардәшләр ничек яшәп ята?

Төрек мәдәни тормышына күзәтү: Анджелина һәм Роналду төрек сериалларында уйный, Орхан Памук Россиягә килгән, Анталиядә балет фестивале һәм башкалар...

Анталиядә балет фестивале

Россиядәге Владимир Спиваков исемендәге халыкара хәйрия фонды Төркиянең Анталия шәһәрендә балет фестивале үткәрергә тели. Фондның Төркиядәге вәкиле Әминә Айгистова җиткерүенчә, алар Төркия һәм Россия арасындагы элемтәне ныгыту өчен яңа проектлар булдырырга уйлыйлар.

“Анадолу” университеты каршындагы Дәүләт консерваториясендә белем бирүче Әминә ханым соңгы 12 ел эчендә ике ил арасынддагы дуслык элемтәләренең тагын да ныгуын билгеләп үтте. “Кулына музыка уен коралы алган кеше, беркайчан да салкын коралга үрелмәячәк. Иң нык дуслык сабый чакта ук башлана. Россия-төрек мөнәсәбәтләре кискен чорны үтеп чыга алды. Халыклар арасындагы дуслык төрле каршылыкларны җайга салырга ярдәм итте.  Калган аңлашылмаучанлыкларны без сәнгать ярдәмендә тулыландырырга телибез. Шул нисбәттән анталия шәһәрендә балет фестивале оештырырга ниятлибез. Биредә ике илнең дә сәнгать осталары катнашыр дип көтелә”, – ди ул.

Анджелина Джоли һәм Криштиану Роналду төрек сериалында катнаша

Голливуд актрисасы Анджелина Джоли һәм футбол йолдызы Криштиану Роналду “Тормыш күпере” («Hayat Köprüsü») дип аталган яңа төрек сериалында катнашачак, – дип хәбәр итә төрек матбугаты. Яңа фильмның трейлерын илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан Газиантеп провинциясендә төшергәннәр. Сериалның нигезендә илләрендә сугыш башлангач Төркиягә качып килгән Сирия гаиләсенең язмышы сурәтләнә.

Сериалдагы төп рольләрнең берсен төрек актрисасы Перихан Саваш башкара. Картинаның директоры Эюп Дирлик әйтүенчә, Роналду һәм Джоли үзләре бу проектта катнашырга теләк белдергән. Шунысы кызык, 10 еллап элек Британиянең сары матбугаты Роналду үзе өчен идеаль хатын-кыз итеп нәкъ менә Анджелина Джолины күргәнлеген җиткергән иде.

 

Анкара театрының быелгы җиңүчеләре

Быел җиденче тапкыр оештырылган «Садри Алышлык Анадолу театр спектакльләре» конкурсының җиңүчеләре ачыкланды.

Елның иң зур уңышка ирешкән хатын-кыз актрисасы премиясенә Анкара Дәүләт Театрында сәхнәләштерелгән “Гайре рәсми Хүррәм” исемле спектакльдә башкарган рольләре өчен Ипек Атагүн Гезенер һәм Гүлин Эрсой, елның иң уңышлы ир-ат актеры премиясенә исә “Толстой һәм Анна” спектаклендәге роле өчен Октай Дал лаек дип табылды.

         

          Орхан Памукка “Ясная поляна” әдәби премиясен тапшырганнар

Нобель премиясе лауреаты, танылган төрек язучысы Орхан Памукка “Минем сәер уйларым” китабы өчен “Чит ил әдәбияты” номинациясендә “Ясная поляна” премиясен тапшырганнар. Бүләкләү танатанасы Россия дәүләт китапханәсендә узган. Язучы инде 2016 елда ук бу премиягә ия булган иде. Тик үзе килә алмады. “Премияне шулай соңга калып тапшыру бездә беренче тапкыр. Орхан Памук – бу номинациянең иң беренче лауреатларының берсе”, – диде Россия президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой.

Төрек язучысы инде күп еллар бөтен дөнья укучысын Истанбул һәм аның тирә-юне белән таныштырып килә. Узган ел рус телендә аның ике романы басылып чыкты: “Җирән чәчле хатын-кыз” һәм “Минем сәер уйларым”.

“Хәзерге вакытта мин Колумбия университетында укытам. Берничә елдан үз илемә кайтырга ниятлим. Чөнки туган шәһәремә мәхәббәтем чиксез. Америкадагы дусларым үзләре турында да әсәр язуымны сорадылар. Андый уйлар бар. Тик әлегә Истанбул турында иҗат итүемне дәвам итәм. Төркия – минем җанымда, каныма сеңгән. Шуңа да әлегә инглиз телендә роман язуны күз алдына да китерә алмыйм. Хатыным хастаханәдә эшли. Ул иртән иртүк өйдән чыгып китә. Шуннан бәхетле минутларым башлана. Тиз генә иртәнге ашны ашап алам да эшкә керешәм. Янымда эш белән шөгыльләнүче берәр кеше булганда язуы рәхәтрәк миңа. Шуңа да кайбер көннәрне үзем кебек үк язучылык һөнәрен сайлаган кызым килә. Без бер-беребезгә киңәшләр бирергә, иҗатыбызга күзәтү ясарга яратабыз. Шулай ук китапхандә студентлар арасында да язган чакларым бар. Китап өстендә эшләү ул сүзләр уйлап чыгарып утыру гына түгел. Иҗат итү, эзләнү процессы мине бәхетлерәк итә. Соңгы вакытта Госманлы империясе турында тарихи роман язам. Шуңа да ул чор турындагы әдәбиятны күп укыйм. Вакыйгалар 1900 елда Урта диңгездәге уйлап чыгарылган утрауда бара. Әсәр эченә чумып иҗат итүем өчен сөенәм, чөнки үз илемдә яши алмавым күңелемне төшерә”, – дигән Орхан Памук Россия хәбәрчесенә.

 

Мәгълүматлар http://newsturk.ruhttp://www.devtiyatro.gov.tr сайтларыннан алынды




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта