Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 15 марта 2017 12:11 // Прочитано 374 раз

Салават Башкорт дәүләт драма театры баш калада кунакта

Салават Башкорт дәүләт драма театры Уфа тамашачысына театрның иң шәп спектакльләренең берсе, күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның "Шулай булды шул" комедиясен тәкъдим итәчәк.

Режиссеры Рәоссиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисы, С.Юлаев исемендәге дәүләт премиялары лауреаты Олег Ханов. Куючы рәссамыБашкортстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе Альберт Нестеров. Композиторы – Ләйсан Шәрипова. Балетмейстеры, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты– Риф Гәбитов. 

“Шулай булды шул” спектакле Салават театрында инде ун ел дәвамында бик уңышлы уйналып килә. Гади генә авылдагы бик үк гади булмаган вакыйганы артист Рафаэль Гәйнуллин, Башҡортстанның атказанган артистлары Фәтих Колсарин, Назгөл Исәнбаева, Науфилә Якупова, Якуп Шәрипов, Гөлфирә Сәфиуллина, Рәсәйнең атказанган, Башкортстанның халык артисы Миңнулла Идрисов, Башкортстанның халык артистлары – Риза Мәһәдиев, Гөлшат Зыязетдинова, Гөлчәчәк Шәрипова һәм Рим Зыязетдиновлар сөйләячәк.
Спектакль 23 мартта кичке сәгать җидедә "Нур" татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.  




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта