Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 23 марта 2017 08:10 // Прочитано 331 раз

Төрки дөньяның мәдәни башкаласы сайланды

ТЮРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы тарафыннан Казахстанның Төркестан шәһәре 2017 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак сайланды.

Бу кысада, Төркестанда Нәүрүз бәйрәме чаралары узды.  Тантанага Европа һәм Азиянең 22 иленнән төрки кардәшләребез чакырылган иде. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикаларының да сәнгать осталары катнашты.

Бәйремнең ачылу тантанасы Казахстан республикасының мәдәният һәм спорт министры Арыстанбәк Мөхәммәд улы, Көньяк Казахстан өлкәсе башлыгы Җансәет Туймебаев һәм ТЮРКСОЙ  оешмасыГенераль секретаре Дүсән Касеинов катнашында башланып китте. Килгән кунаклар Хуҗа Әхмәд Ясәви мавзолее һәм төрле истәлекле урыннар белән танышты. Бәйрәм махсус мәйданда дәвам итте.

 

 

Әлеге чара кысаларында ел дәвамында төрки дөньяның мәдәни тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртуга махсус игътибар биргән матбугат чаралары вәкилләре һәм журналистларга ТЮРКСОЙ Премиясен тапшырдылар. Быелгы бүләкккә 14 журналист ия булды, шул исәптә Татарстан да бар.

 

 

Бүген 23 мартта исә “Төркестан – төрек дөньясының мәдәни башкаласы” программасы кысаларында Шымкент шәһәрендә төрки дөньяның Халыкара бию конкурсы үтәчәк. Үзәк Азиядә беренче тапкыр оештырылучы бу бәйгедә 15ләп илнең бию коллективлары чыгыш ясаячак. Киләчәктә бу конкурсны ел саен үткәрергә ниятлиләр. Ул һәр елның төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланган шәһәрдә узачак.

Исегезгә төшерәбез 2014 елда Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланган иде.

 

 

 

 

 

 

 

Фотолар: http://www.zakon.kzhttp://www.turksoy.org сайтларыннан алынды.

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта