Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 10 апреля 2017 13:54 // Прочитано 484 раз

Казанда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры гастрольләре башлана

 Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә  Башкорт дәүләт Академия драма театры гастрольләре башлана. 

 

Татарстан тамашачысына алар 8 спектакль һәм театральләштерелгән тамаша алып киләчәк. 

Бүген ягъни 10 апрельдә “Каһым түрә” драмасы белән башланып китә. Сәхнәгә бу тарихи әсәрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Олег Ханов куйган. Каһым түрә ролендә – Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров.

Программада Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Антигона (Ж.Ануй) спектакле дә бар.

Шулай ук үзебезнең драматурглардан Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган “Ул бит кичә иде” спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

Ә 15 апрельдә тагын бер татар драматургы Юныс Сафиуллин инсценеровкасы буенча куелган “Йосыф һәм Зөләйха” музыкаль риваяте күрсәтелә. Бу спектакль сәхнә бизәлеше һәм костюмнарның матур булуы белән аерылып тора.  

“Мин синең кайнанаң булам” (С.Белов) барыбызга да яхшы таныш Фидан Гафаров хатын-кыз ролендә – Галия Харисовна, ягъни, Мамуля ролен башкара. “Бездә бу спектакльгә халык ябырылып йөри. Тамашачы Фидан Гафаровны люстрага эленеп тә карарга риза”, – ди театр җитәкчелеге. Бу спектакль 13 апрельдә булачак.

Гастрольләргә Казан тамашачысы һәрчак көтеп алган Нурия Ирсаева, Гөлли Мөбәрәкова, Олег Ханов кебек артистлар да киләчәк.

Гастрольләр 16 апрельдә театральләштерелгән тамаша белән төгәлләнә.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта