Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 17 апреля 2017 11:32 // Прочитано 399 раз

Казанда "Калфак туе" (ФОТОрепортаж)

14 апрельдә  V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында Казан Ратушасының Колонналар залында «Калфак туе» узды.

 

Әлеге чара берничә өлештән торды. Биредә декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренең, кул эшләнмәләренең күргәзмә сәүдә нокталары,  мастер-класслар эшләде. Татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе дә булып узды. Соңыннан килгән кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.

Концертта төрле төбәкләрдә җырланучы татар бишек көйләре яңгырады, фольклор төркемнәр чыгыш ясады. Ә дизайнерлар — Нурия Зарипова, Рәмзия  Ташабаева һәм башкалар үз иҗатлары белән таныштырды.

Кич белән җыен делегатлары К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  Аяз Гыйлаҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен карадылар.

“Калфак туеннан” фоторепортажны сезгә дә тәкъдим итәбез.

{jlex}folder:images/17.04.2017/111{/jlex}




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта