Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 04 октября 2016 08:41 // Прочитано 616 раз

Резедә Сәләхова: Үземне тырыш кешегә саныйм

Гадәттә, мин сүземдә торам. Ләкин…
 
1. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың?
Гиацинт чәчәге белән. Аның исерткеч исен яратам. Ул туфракта суганнан үсә. Кисеп суга утыртсаң да, тиз сулмый, озак утыра, хуш ис таратуын дәвам итә.
 
2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?
Гадәттә, мин сүземдә торам. Ләкин… Көн саен диярлек үземә, бүтән баллы ашамыйм, дип сүз бирәм дә, төшке аш җиткәндәрәк бу фикеремнән кире кайтам.
 
3. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?
Скрипкада уйнау хыялы зур. Өйрәнеп тә кардым, тик «Туган тел» җырыннан ары китеп булмады. Скрипкачылар аерым сәләткә ия, миңа ул бирелмәгән, күрәсең.
 
4. Талант сиңа кайдан килә, әти-әниең, туганнарыңнанмы?
Ходайдан.
 
5. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге, кызарта?
Якыннарымның өметен акламау.
 
6. Кемне күбрәк ялганларга туры килә? 
Ялганны җенем сөйми.
 
7. Холкыңның иң яхшы ягы?
Үземне тырыш кешегә саныйм, артист өчен бик кирәкле сыйфат. 
 
8. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?
Башта йөрәгемне тыңлыйм да, акылга аңлатып карыйм. Аңласа аңлый, аңламаса, акыл кушканча эшлим.
 
9. Булдыра алсаң, үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?
Кеше турында беренче күрүдә үк нәтиҗә чыгарам, шул сәбәпле кешеләрдә ялгышкан чакларым булды.
 
10. Иреңдә нинди сыйфатларны ошатасың, кайсысы ачуыңны чыгара?
Ашаганда онытылып китеп, ачуны чыгарып, чапылдый башлый. Калган бөтен сыйфатларын ошатам: үзе тырыш, игътибарлы, ярдәмчел, мине ишетә.
 
11. Кайсы илдә яшәргә теләр идең?
Гадел илдә.
 
12. Нинди күренеш, гамәлләр синдә нәфрәт уята? 
Аяк-кулы сау була торып та, эшләмичә, эчеп, кешедән акча теләнеп йөрүчеләр. Шулай ук ялган белән икейөзлелеккә түзә алмыйм, кайныйм.
 
15. Әгәр үткәнгә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?
Белмим… Үкенечкә калган нәрсәләрем юк кебек.
 
16. Еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?
Гашыйк булам дип, күз төшә инде. Дөресрәге, ул гашыйк булу түгел, ә соклану. Кешенең йә күзенә, йә елмаюына, йә чәченә, йә холкына, йә талантына сокланам. Гашыйклык хисе кешегә берничек тә комачаулый алмый дип уйлыйм, киресенчә, иҗат итәргә ярдәм итә. Чын-чынлап гыйшык тоткан бердәнберем бар, миңа бүтән кирәкми.
 
17. «Ак чәчәкләрдә»ге Гөлшаһидә образы белән охшаш якларың бармы?
Ул бичара кыз ничә ел үзенең Мансурын көтә, сабыр итә. Сабырлык миңа да хас.
 
18. Аллаһы Тәгаләгә ышансыңмы? Яулык ябынып йөрүче хатын-кызларга ничек карыйсың?
Яулык япкан хатын-кызларга минем карашым уңай да дия алмыйм, тискәре дип тә әйтә алмыйм, мин битараф. Ходай белән гел сөйләшәм, ул мине ишетәдер кебек. Әлбәттә ышанам!
 
20. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?
Әти-әниләребез исән-сау булсыннар.
 
21. Тормыштагы девизың? Иң яраткан гыйбәрәң? 
Тырышкан табар, ташка кадак кагар!
Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта