Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 16 ноября 2016 16:40 // Прочитано 693 раз

Илнар Ялалов:«Үз-Үзеңә Ышанырга кирәк»

1. Артист булырга теләгән кешегә нинди киңәш бирер идең?

Үз-үзеңә ышанырга һәм, әлбәттә, тырышырга!


2. Хәзер күп җырчылар туйлар, юбилейлар алып барып акча эшли. Моны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Син моңа ничек карыйсың?

Уңай карыйм, әгәр дә булдырасың икән, нишләп эшләмәскә?!

3. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Профессиональ футболчы буласым килә.

4. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге, кызарта?

Чит илләргә гастрольләргә күп йөрим. Кайвакыт юлдашларым һәм хезмәттәшләремнең (артистлар дип әйтсәк була) итагатьсезлеге өчен оялырга туры килә.

5. Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Гомумән, ялганны яратмыйм.

6. Холкыңның иң яхшы ягы?

Яхшы як микән инде ул? Мин тыныч кеше.

8. Әгәр үткәнгә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?

Берни дә үзгәртмәс идем. Аллага шөкер, барысы да яхшы.

9. Чир китә, гадәт кала, диләр татарда. Үзең яратмаган гадәтең бармы?

Белмим шул, начар гадәтләрем юк ахрысы. (Көлә)

10. Мәхәббәт һәм гашыйк булу ул синеңчә нәрсә? Икесе дә бер үк әйберме?

Башта гашыйк буласың инде, аннан мәхәббәт. Дөресен әйткәндә, икесе ике төшенчә дип уйлыйм.

11. Сиңа нинди кызлар ошый? Өйләнгән булсаң да, матур кызларга күзең төшәме?

Буй-сыны тормыш иптәшемнеке төсле булган кызлар ошый. Күз төшә инде ул. Күзне йомып йөреп булмый бит. (Көлә) Аллага шөкер, Ләйсән белән тату яшибез.

12. Соңгы арада хатының Ләйсән белән бергәләп җырлый башладыгыз. Ул кайда эшли, музыкаль белеме бармы?

Музыкаль белеме бар. Бүгенге көндә Татарстан Мәдәният министрлыгында эшли.

13. Хатыныңда нинди сыйфатларны ошатасың, кайсысы ачуыңны чыгара?

Ул бик акыллы, тырыш, әмма кайчак үзсүзле була.

15. Сездән көнләшүчеләр, сүз йөртүчеләр бармы?

Көнләшүчеләрне кечкенә чактан ук күреп үстем. Андыйларны күп очратырга туры килде. Әмма берсенә дә ачулы түгелмен, кеше булып калырга кирәк!

16. Гаиләнең тотрыклы булуы күбрәк кемнән тора дип саныйсыз? Бәхәсләшкән чакларыгыз да буламы?

Әйткәләшкән чаклар була инде, барлык гаиләләрдә шулайдыр дип уйлыйм. Әмма бер-береңне аңларга, юл куярга тырышып яшәсәң, бәхетле гаилә корып була.

17. Барыннан да бигрәк нидән куркасың?

Ялгызлыктан һәм сугыштан.

18. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Булгалый. Андый чакта җырлыйм.

19. Үзең нинди музыка тыңларга яратасың?

Чит ил җырчыларын.

20. Театрларга йөрисезме?

Көн саен, чөнки эшем театрда.  Бүгенге көндә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшлим.

22. Тормыштагы девизың? Иң яраткан гыйбәрәң?

Беркайчан да сынмаска, сыгылмаска! Алга һәм тагын бер тапкыр алга!

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта