Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 02 декабря 2016 14:20 // Прочитано 696 раз

Нәфисә Хәйруллина: Бар кешегә дә ошарга тырышмыйм.

1. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың? 

Үземне гап-гади болында үскән ромашка чәчәгенә тиңлим.

 

2.Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге, кызарта?

Кешеләр артык күп игътибар бирсә, үземне уңайсыз хис итә башлыйм.

3. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Кайвакыт артык хисле, эмоциональ булам...

4. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?

Йөрәгемне тыңлыйм.

5. Мин беркайчан да... ничек дәвам итәр идең?

Хыянәт итмим.

6.Үзең генә белгән бер матурлык серең белән уртаклаш әле?

Күңелең саф һәм күз карашың ягымлы булса, һәрчак матур күренәсең.

7. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Нәкъ башка кешеләрдәге кебек үк, миндә дә андый чаклар була. Күңелемне күтәрер өчен начар әйберләр турында уйламаска, тагын да авыррак хәлләр була әле дип, үз-үземне тынычландырырга тырышам.  Медитация белән шөгыльләнәм.

8. Сиңа нинди егетләр ошый?

Әдәпле, әйткән сүзләре эшләгән эшләре белән туры килә торган...

9. Яраткан кешең бармы? Еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?

Бар. Мин бер генә кешене ярата алам. Бәлки бу әйбәт тә түгелдер, әмма мин гашыйк булсам, үземне бөтенләе белән сөйгәнмә багышлыйм, аның тормышы белән яши башлыйм.

10. Син бик чибәр, көнләшүчеләр күптер. Алар белән ничек аралашасың?

Үземне артык чибәр дип санамыйм.  Үзенчәлекле якларым бардыр, әмма ул кемгә ошый, кемгә юк. Бөтен кешегә дә ярарга тырышмыйм.  Ә үзем кешеләрдән көнләшмим, чөнки көнләшү кешене эчтән ашый.

11. Ял көннәрендә ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

Укыйм, укыйм, укыйм.

12. Нинди ризыклар  яратасың? Үзең пешерергә остамы?

Алай артык талымчан түгелмен, иң мөһиме яратып әзерләнгән булсын. Үзем дә пешеренергә яратам. Әмма кәефең начар булганда плитә янына килмәвең хәерле, чөнки ул ризыкта да сизеләчәк.

13. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Кечкенәдән үк әниемә карап актриса булырга хыялландым.

14. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Тагын берничә тел үзләштерәсем килә.

15. Казанда күбрәк кайда булырга яратасың?

Казанны бик яратам. Шәһәребезнең көн-көн матурлана баруына сөенәм. Барыннан да бигрәк өйдә үзем генә булырга яратам. Андый чакта уй-фикерләремне тәртипкә китерәм, киләчәктә хаталар җибәрмәс өчен, кылган гамәлләремне кабат күздән кичерәм.

16. Гасрольләрдә йөргәндә бигрәк тә кайсы шәһәр истә калды?

Казаннан да әйбәтрәк бер шәһәр юк.

17. Нинди рольне уйнарга хыялланасың?

Ф.Достаевский әсәре буенча куелган “Идиот” спектаклендә Настасья Филипповна.

18. Үзең башка театрларга йөрисеңме? Яратып караган спектаклең нинди?

Константин Богомоловның спектакльләрен яратып карыйм.

19. Актер булу өчен иң беренче чиратта  нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың?

Бу профессияне сайларга җыенасың икән, син театрның фанаты булырга тиеш.

20. Спектакль вакытында тамашачыларга игътибар итәсеңме? Аларның реакциясеннән көләсең килгән чаклар булмадымы?

Тамашачыга карамыйм, мин аны сизәм генә.

21. Еш кына интернетта танылган рус артистлары белән фотоларыңны күрәбез, алар белән кайчан аралашырга өлгерәсең?

Театрда эшем бик күп түгел, ә сәнгатькә тартылу бик көчле. Көн саен иҗат кешеләре белән аралашып торасым килә.

22. Берничә рус кинофильмында төштең, тәэссирләрең нинди, сиңа кинога төшү ошыймы?

Кино сәнгате дә, театр да бертигез ошый. Алар бер-берсенә комачауламый. Бер урында гына таптанып торырга ярамый, гел алга омтылырга кирәк.

21. Син әниеңә охшаганмы?

Әнием миңа караганда зирәгрәк, искиткеч матур һәм талантлы иде. Бүген ул миңа җитми.

22. Тормышта хатын-кызның төп бурычы нәрсә дип саныйсың?

Әйбәт әни булу.

23. Синеңчә бәхет нәрсә ул?Бәхетле кеше нинди була?

Сине аңлаучылар булу – үзе бәхет.

24. Соңгы араларда нинди уй-хыяллар белән янып йөрисең?

Иртә дә, кичен дә эшлисем килә, бары шулай гына тормыштан ләззәт алам.

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта