Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 27 декабря 2016 11:40 // Прочитано 581 раз

«Мәхәббәтемне бирер кешеләрем җитәрлек»

1. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың? Ни өчен?

 

Чәнечкеле роза. Миңа тисәләр мин дә роза кебек үземнең "чәнечкеләрем" белән сакланам.
2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең? 

Мин көн саен иртә белән камыр ризыгы ашамаска вәгьдә итәм. Әмма организм белән көрәшүбикавыр бара.
3. Холкыңның иң яхшы ягы? 

Тырыш.
4. Нинди кешеләрне яратмыйсың? 

Үз сүзендә тора алмаган кешеләрне.
5. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең? 

Үз-үземне яратуым көчле ахрысы. Бар сыйфатларым да ошый.
6. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы? 

Йөрәк белән эш итеп, башны югалтмаска тырышам.

7. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Булгалый. Мин бикхисле кеше. Андый вакытта спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә.

8. Иҗат кешеләре еш гашыйк булучан диләр... Син ничек? Бу сиңа комачаулыймы? 

Мәхәббәтемне бирер кешеләрем җитәрлек. Тамашачылар гына ни тора! 
9. Еллар үткәч, хисләр сүрелә, мәхәббәт сүнә диючеләр бар. Бу турыда нәрсә уйлыйсың? Мәхәббәтне гомер буена саклап калып буламы?

Чын, көчле мәхәббәтне, миңа калса, саклап калыр өчен күп көч түгергә кирәкми. Ул я бар, я юк.

10. Сиңа нинди ир-егетләр ошый? 

Ышанычлы, көчле рухлы, аз сойләп, күп эшләүчеләр. 

11. Үзең генә белгән бер матурлык серең белән уртаклаш әле?

Һәр вакытта да елмаерга. Әгәр елмаерга көч юк икән, авызыңа карандаш кабасың да, берничә минут утырасың. Кәеф үзеннән-үзе күтәрелә башлый. Тикшерелгән.

12. Ял көннәрендә ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

12. Өйдә, тәмле әйберләр, бигрәк тә камыр ризыклары пешерегә яратам. 

14. Кызыңда җырлау сәләте бармы, үскәч кем булырга хыяллана?

Андый нәтиҗәләр ясарга бик иртә әле.

15. Журналист булсаң, үзеңә нинди сорау бирер идең?

Бержурналистның миңаберкайчанда бирмәгән соравын.
16. Артист булу өчен иң беренче чиратта нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың? 

Кыюлык
17. Концерт вакытында тамашачыларга игътибар итәсеңме? Аларның реакциясеннән көләсең килгән чаклар булмадымы?

Бер тапкыр көләсем килүдән, хәтта җырымның яртысын да җырлап бетерә алмадым.

18. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Ходай биргән гомеремдәбулган талантларымны да җитәрлек ачып, тормышка ашырып җитешеп булса иде.
19. Театрларга йөрисеңме, яратып караган спектаклең нинди?

Театрга йөрим . Аерып әйтә алмыйм. Соңгы барганым – "Двое на качелях" спектакле. 
21. Мин беркайчан да... ничек дәвам итәр идең? 

"Бер кайчан да "димәс идем.
22. Тормышыңны үзгәрткән вакыйга? 

Алар берничә. Соңгысы – әниемнен вафат булуы...
23. Тормышта хатын-кызның төп бурычы нәрсә дип саныйсың?

Яхшы хатын һәм насыйп булса әни булу.

24. Синеңчә бәхет нәрсә ул? Бәхетле кеше нинди була?

Бәхет – ул җан халәте. Бөтенләй бәхетсез кешеләр булмаган кебек, бөтенләй бәхетле кешеләр дә юктыр мөгаен.

25. Соңгы араларда нинди уй-хыяллар белән янып йөрисең?
Яна концерт программасына әзерләнәбез. Киләчәктә Россия йолдызы белэн дуэт яздырырга хыялланам.

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта