Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 29 декабря 2016 10:36 // Прочитано 591 раз

Эльвира Хамматова: Булмас димә, дөнья бу!

1. Үзеңне нинди чәчәккә тиңлисең?

 

Урынны сайланып кына үскән гади кыңгырау чәчәге белән. 

2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең? 

Үз-үземэ биргән чираттагы сүзем – иртәрәк уянып зарядка ясау – әлегә унышсыз.

3. Холкыңның иң яхшы ягы? 

Юл куючан, бәхәсләшмим, кирәк дип тә тапмыйм...

4. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге, кызарта?

Чаллы концертлар залында җыелма концерт бара. Мин чыгыш ясап туфлиемне генә алыштырдым да, сәхнә артыннан кызыксынып концерт күзәтәм. Бер мәлне стенага сөялеп торыйм әле бераз дисәм, сәхнә почмагыннан туп-туры тамашачылар янына килеп төшкәнемне сизми дә калдым. Шуңа хәзер дә оялып йөрим.

5. Мин беркайчан да... ничек дәвам итәр идең?

Мине “беркайчан да”  – сүзе , гомумән, куркыта... Булмас димә, дөнья бу, әйләндерә дә куя!

6.Үзең генә белгән бер матурлык серең белән уртаклаш әле?

Хатын-кызның матурлыгы – очкын чәчеп торган бәхетле күзләрдә. Ә бәхете – хөрмәт иткән ирендә! Гадиерәк ысулларга килсәк: яхшы кәеф, йокы, мунча һәм бал.

7. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Төшенкелеккә бирелә алам бигрәкләр дә көз көне. Тик вакытым юк.

8. Сиңа нинди ир-егетләр ошый?

Төпле акыллы, хатын кызны “кабыргадан”  гына яратылган дип кабул итмәүчеләр!

10. Ял көннәрендә ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

Атна ахыры, гадәттә, безнең өчен эш көне. Теләсәң, атна уртасында да ял оештырырга мөмкин, гадәттә, улым белән...

11. Нинди ризыклар  яратасың? Үзең пешерергә остамы?

Мантый, кыстыбый. Пешеренергә яратам. Мин авыл кызы, әни кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде.

12. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Бәләкәйдән үк теләгем җырчы булу иде. 

13. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Һәрчак озын бармакларыма игьтибар итәләр. Бәлки пианистка. 

14. Казанда күбрәк кайда булырга яратасың?

Төрле җирдә: зур сәүдә йортларында, кафе-рестораннарда. Соңгы арада тагын да күркәмләнгән Казаныбызның паркларында, Кабан күле, Казансу тирәләрендә.

15. Гасрольләрдә йөргәндә бигрәк тә кайсы шәһәр истә калды?

Һәр гастроль үзенчәлекле һәм истәлекләргә бай. Иң беренче тапкыр 2008 елда автобуста Себергә концертлар белән чыгып киттек. 40 градус салкында ватылып калгач, "үлемем шушы икән " дигәнем – иң истәлеклесе.

16. Театрларга йөрисеңме? Яратып караган спектаклең нинди?

Йөрим, күзәтәм, тик “Зәңгәр шәл”гә тугры калам.

17. Артист булу өчен иң беренче чиратта  нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың?

Сайлаган һөнәрең хакына күп нәрсәләрне корбан итә белү кирәк. Кыюлык, үҗәтлек тырышлык мөһим, әлбәттә. 

18. Концерт вакытында тамашачыларга игътибар итәсеңме?

Концерт залында сине яратучылар гына түгел, ә сынап караучылар да күп. Гадәттә алгы рәтләрдәге нурлыларга игьтибар итәм.

19. Тормышта хатын-кызның төп бурычы нәрсә дип саныйсың?

Көчсезлеге белән көчле булып, күркәм әни булуда.

20. Синеңчә бәхет нәрсә ул? Бәхетле кеше нинди була?

         Бәхет һәр кем өчен үзгә хис. Кемгәдер үзен бәхетле хис итү өчен кыйммәтле кием житми, кемгәдер – күңел тынычлыгы... Бәхет аяк астында гына, күрә белү кирәк.

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта