Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 18 января 2017 12:18 // Прочитано 501 раз

Алия Исрафилова: «Тынлыкны тыңларга яратам»

1. Холкыңның иң яхшы ягы?

Сабырлык. Мин көтә беләм.

2. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Булганын акларга иде. Аның өчен бит җавап бирәсе бар.

3. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?

Салкын акыл белән эш итәм

4. Чир китә, гадәт кала диләр. Үзең яратмаган гадәтең бармы?

Яратканга күрә, гадәткә әйләнгән бит инде ул. Булган гадәтләремне әлегә ташларга җыенмыйм.

5. Әгәр үткәнгә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?

Укуга күбрәк басым ясар, чит телләрне яхшырак өйрәнер идем. Бүген шуңа мохтаҗлык тоям.

6. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Күп җирләргә сәяхәт итәргә хыялланган идем. Ләкин бүгенге көндә ялларым тыныч кына өйдә узса, миннән дә бәхетлерәк кеше юк.

7. Нинди кешеләрне яратмыйсың?

Ике йөзле, надан кешеләрне яратмыйм.

8. Мин беркайчанда... ничек дәвам итәр идең?

...кешене гаепләмим

9. Чынга ашырырга теләгән, күңел түрендәйөрткән хыялың бармы?

Мин хыялый кеше түгел. Гадәттә, ниндидер теләк туса, ул алдан – максатка, аннан соңшул максатка ирешергә корылган планга әверелә.

10. Барыннан да бигрәк нидән куркасың?

Якыннарымны югалтудан куркам.

11. Син бик чибәр, ирең көнләшмиме?

Вакыты белән көнләшәдер. Ләкин миңа киртәләр куймый.

12. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Авырлыклар килмичә калмый. Төшенкелеккә дә биреләм кайчакта. Ләкин, бер урында таптанырга ярамый. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Бу тормышта читтән карап торучы гына буласым килми. Тешем, тырнагым белән ябышып, үз мәнфәгатьләрем өчен көрәшәм.

13. Үзең нинди музыка тыңларга яратасың?

Мин соңгы арадатынлыкны тыңларга яратам.

14. Иң яраткан шөгылең?

Чигәргә яратам. Чиккәндә, уйларым рәткә килә, тынычланам.

15. Иң соңгы укыган китабың?

Соңгы арада тарихыбызда тирән эз калдырган мәгърифәтчеләребез турында укый башладым. Хәзерге вакытта Ризаэтдин Фәхретдин томышын һәм иҗатын өйрәнәм.

16. Быел җәйгә планнарыгыз нинди?

Бик күп эшләнмәгән җырларым ята. Аларны җиренә җиткереп, яңа альбомлык җырлар туплыйсым килә.

 

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта