Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 20 января 2017 08:52 // Прочитано 791 раз

Динар Хөснетдинов: "Язмышка ышанам"

1. Сәхнәдә нинди образ иҗат итәргә хыялланасың?

Хыялланмыйм. Көтеп алган образ кадерле.

2. Татар сәнгатендә син охшарга тырышкан, шул югарылыкка ирешергә теләгән шәхес бармы?

«Не сотвори себе кумира», сүзләре белән килешсәм дә, Шәүкәт Биктимеров, Айдар Галимовны әйтмичә булдыра алмыйм.

3. Театр дөньясына ничек килеп эләктең?

Омон булырга хыяллана идем, ләкин әниемнең мине артист итеп күрү теләге көчлерәк булып чыкты.

4. «Ак чәчәкләр»дәге Мансур образы белән синең арада охшашлык бармы?

Бар! Һөнәрләребез генә төрле.

5. Бүген иртән үз-үзеңә, нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен, дип сүз бирдең?Һәр иртән үземә, бүген йокларга иртәрәк ятам, дип сүз бирәм…

6. Холкыңның иң яхшы ягы?

«…Мактанырга була, ләкин кирәк түгел ул ваклану. Минем кебек шәп малайга килешми ул мактану…»

7. Булдыра алсаң, үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Кирәгеннән артык горур, үпкәчел буласым килми.

8. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?

Икесен бер итеп, уртак фикергә килеп яшим. Ми­нем йөрәк белән акыл үзара дус, бәхәсләшмиләр.

9. Егетләрнең яратуы кызларныкыннан нәрсәсе белән аерыла дип саныйсың, гомумән, егетләр ярата беләме?

Ярата белә. Ә кызларның яратуын белер өчен, кыз булып туып яшәп карарга кирәк.

10. Еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулый­мы?

Элек – көн саен. Хәзер картаела, сирәгрәк. Ләкин гашыйк булмыйча тора алмыйм. Ул халәт миңа көч бирә, илһамландыра, яшәтә.

11. Сиңа нинди кызлар ошый?

Брюнеткалар.

12. Гаилә кору турында уйлана башламадыңмы әле?

Әйе. Соңгы араларда еш уйлыйм бу хакта, яшь бара бит.

13. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Төрле чак була. Минем өчен иң ышанычлы табиб – вакыт.

14. Мин беркайчан да...

Мин беркайчан да акланмыйм.

15. Тормышыңны үзгәрткән вакыйга?

Тормышымдагы һәрбер үзгәрешне шулай тиеш дип кабул итәм. Ни көткәнен берәү дә белми, язмышка ышанам.

16. Бәхет нәрсә ул? Бәхетле кеше нинди була?

 

Һәр кеше үз бәхетен үзе төзи. Бәхетле була белү – иң зур байлыктыр ул. Үзенең бәхетле булуын күрә белмәгән кеше – бәхетсез.

1. Сәхнәдә нинди образ иҗат итәргә хыялланасың?

Хыялланмыйм. Көтеп алган образ кадерле.
2. Татар  сәнгатендә син охшарга тырышкан, шул югарылыкка ирешергә теләгән шәхес бармы?

«Не сотвори себе кумира», сүзләре белән килешсәм дә, Шәүкәт Биктимеров, Айдар Галимовны әйтмичә булдыра алмыйм.

3. Театр дөньясына ничек килеп эләктең? Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Омон булырга хыяллана идем, ләкин әниемнең мине артист итеп күрү теләге көчлерәк булып чыкты.

4. Башка театрларга йөрисеңме? Яратып караган спектаклең нинди?

Йөрергә, карарга тырышам. Мәктәптә укыган чакта, студент вакытта караган спектакльләр күңелдән чыкмый.

5. Актер булу өчен иң беренче чиратта  нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың?

Акыл, һөнәри белем, сабырлык.

6. Спектакль вакытында тамашачыларга игътибар итәсеңме? Аларның үз-үзләрен тотышыннан көләсең килгән чаклар булмадымы?

Кайвакыт спектакльләрдә балалар игътибарны җәлеп итә. Ләкин безнең эштә бик мөһим булган “четвертая стена, “публичное одиночествокагыйдәләрен истән чыгарганым юк.

7. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Баян, гармунда уйнарга теләр идем.

8. “Ак чәчәкләр”дәге Мансур образы белән синең арада охшашлык бармы?

Бар! Һөнәрләребез генә төрле.

9. Бүген иртән үз-үзеңә, нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен, дип сүз бирдең?

Һәр иртән үземә, бүген йокларга иртәрәк ятам, дип сүз бирәм...

10. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Белмим, артык мактап җибәрүләредер. Ә нәрсә кызарта ала? Бәлки, шәраб.

11. Холкыңның иң яхшы ягы?

«...Мактанырга була, ләкин кирәк түгел ул ваклану. Минем кебек шәп малайга килешми ул мактану...»

12. Нинди кешеләрне яратмыйсың?

Күңелем кабул итмәгәннәрне.

13. Булдыра алсаң, үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Кирәгеннән артык горур, үпкәчел буласым килми.

14. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?

Икесен бер итеп, уртак фикергә килеп яшим. Минем йөрәк белән акыл үзара дус, бәхәсләшмиләр.

15. Егетләрнең  яратуы кызларныкыннан нәрсәсе белән аерыла дип саныйсың, гомумән, егетләр ярата беләме?

Ярата белә. Ә кызларның яратуын белер өчен, кыз булып туып яшәп карарга кирәк.

16. Яраткан кызың бармы? Хәзер сез аның белән бергәме?

Юк.

17. Еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?

Элек көн саен. Хәзер картаела, сирәгрәк. Ләкин гашыйк булмыйча тора алмыйм. Ул халәт миңа көч бирә, илһамландыра, яшәтә.

18. Сиңа нинди кызлар ошый?

Брюнеткалар.

19. Гаилә кору турында уйлана башламадынмы әле?

Әйе. Соңгы араларда еш уйлыйм бу хакта, яшь бара бит.

20. Төшенкелеккә бирелгән чакларың буламы? Күңелеңне ничек күтәрәсең?

Төрле чак була. Минем өчен ин ышанычлы табиб – вакыт.

21. Мин беркайчан да... ничек дәвам итәр идең?

Мин беркайчан да акланмыйм.

22. Тормышыңны үзгәрткән вакыйга?

Тормышымда булган һәрбер үзгәрешне шулай тиеш дип кабул итәм. Ни көткәнен берәү дә белми, язмышка ышанам.

23. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Якыннарым, туганнарым.

24. Синеңчә, бәхет нәрсә ул? Бәхетле кеше нинди була?

Минемчә, һәр кеше үз бәхетен үзе төзи. Бәхетле була белү – иң зур байлыктыр ул. Үзенең бәхетле булуын күрә белмәгән кеше – бәхетсез.

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта