Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 08 февраля 2017 14:13 // Прочитано 551 раз

Салават Миңнеханов "Без берәүгә дә ошамаска тырышабыз"

1. Үзеңне нинди төс белән чагыштырасың?

Ак.

 

2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?

Андый суз бирмәдем...

3. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Сәхнәдә сүзләремне онытсам
4. Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Мин ялганларга яратмыйм. Сонгы тапкыр мафия дип аталган уенда, хәйләләргә туры килде, ләкин анда да тиз җиңелдем.
6. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Кеше теләсә кайсы сәләтен үстерә ала. Мин үзем теләгәнен сайлап алдым инде. Үз өстемдә һәрвакыт эшләдем һәм дәвам итәм.
7. Телефоннан кемгәдер шалтыратып дәшми торганың бармы?

Бәләкәй чакта шалтыратып шаярткан вакытлар булгалады.

8. Холкыңның иң яхшы ягы?

Кем белгән инде. Читтән күрүчеләр дөресрәк әйтер иде. Шулай да үземне бик киң күңелле кешегә саныйм.
9. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Болай да үз өстемдә көн дә эшлим. Холкымны камилләштерергә, ошамаган якларымны үзгәртергә тырышам.

10. Сиңа нинди кызлар ошый?

Миңа Гүзәлем генә ошый.
11. Иҗади кеше буларак, еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?

Ю-юк. Русча әйтсәк мин – однолюб. Бер генә кешене яратам.
12. Гүзәлемнең холкында сиңа ошамаган яклары бармы? Бу турыда үзенә әйтәсеңме? 

Ул ачуланса гел сөйләшми. Шунысы эчемне пошыра.
13. Сүзгә килгән чакларыгыз буламы? Кем күбрәк юл куя?

Андый хәл булганы юк әлегә.
14. Гадәттә яңа өйләнешүчеләр бала алып кайту турында уйлый башлый, сез дә уйлыйсызмы?
Ничә бала булуын теләр идең?

Әлбәттә бу турыда уйлыйбыз. Менә шуның кадәр балам булачак дип планлаштырган булмады. Аллаһы тәгалә ничәнче бирсә, шуның кадәр булыр.

15 . Кайсы илдә яшәргә теләр идең?

Үзе илемне, туган якларымны бик яратам.
16. Иң соңгы укыган китабың?

Рәмзия Габделхакованың “Тау артында кояш бар” китабын укып чыктым.

17. Яратып караган спектаклең?

Мәхәббәт FM
18. Татар сәнгатендә сез охшарга тырышкан, шул югарылкка ирешергә теләгән шәхес бармы?

Сез бит күреп торасыз, без һәрвакыт оригиналь булырга һәм берсенә дә охшамаска тырышабыз.
19. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Табиб.
20. Биш вакыт намаз укыйсың дип ишеттек? Бу дөресме? Ничек өлгерәсең?

Аның бер авырлыгы да юк. Бөтенесен санасаң, гомумән бер сәгать кенә чыга. Чын-чынлап инанган кеше намазга вакытын таба
21. Киләчәккә нинди планнар белән яшисең? Җырлаудан тыш тагын нинди эшләр белән шөгыльләнергә исәплисең? Әллә киләчәгеңне бары сәхнә белән бәйле итеп күз алдыңа
китерәсеңме?

Гаепләмәгез. Планнарны алдан әйтәсе килми.

22. Тормыштагы девизың? Иң яраткан гыйбәрәң?

Тормыш девизы юк. Уйлап табырга кирәк әле аны.
23. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Дин, гаилә, әти-әни.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта