Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 16 февраля 2017 13:08 // Прочитано 433 раз

Филүс Каһиров "Мин алдый белмим"

1. Үзеңне нинди төс белән чагыштырасың?
Яшел төс яратам.

2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?
Андый уй башка килмәде бүген.
3. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Урысчалап әйткәндә, неудобное положение ягъни уңайсыз хәлдә калу...
4. Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Мин алдый белмим, ялганлый башласам, шунда ук тотылам.
5. Үзеңне бик уңайсыз хис иткән бер вакытны исеңә төшер әле.

Андый чаклар еш була... Әйтик,  кемнедер йөзеннән таныйм, ләкин исемен хәтерләмим. Шул чакта сөйләшеп торуы бик унайсыз була...
6. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?
Рәссамлык кызык мина.
7. Телефоннан кемгәдер шалтыратып дәшми торганың бармы?
Юк.
8. Холкыңның иң яхшы ягы?

Намуслы булуымдыр.
9. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?
Тәвәкәл һәм кыюрак булырга теләр идем
10 . Кайсы илдә яшәргә теләр идең?
Бары тик Татарстанда Казанымда гына.
11. Сиңа нинди кызлар ошый?
11.У
ңган, акыллы, чибәр...
12. Иҗат кешесе буларак, еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?
Юу-ук, мин бары хатыныма гына гашыйк.
13. Холкың нинди? Акыл белән уйлап эш итүче кешеме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?
Кайчан ничек инде.
Икесен дә кулланам...
14. Иң соңгы укыган китабың?
Со
ңгы арада, урыс детективларын укыйм.
15. Яратып караган спектаклең?

15.Телсез күке
16.
Татар сәнгатендә сез охшарга тырышкан, шул югарылыкка ирешергә теләгән шәхес бармы?

Хәйдәр Бигичев һәм Илһам Шакиров иҗатларына сокланам.
17.
Бу моң сиңа кемнән бирелгән, әти-әниең, туганнарың җырлыймы?
Әтием бик матур җырлый.
18. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Әлбәттә, җырчы.

19. Аллаһы Тәгаләгә ышансыңмы?
Әлхәмдулилләһи шөкер.
20. Тормыштагы девизың? Иң яраткан гыйбәрәң?
Х
әрәкәттә бәракәт.
21. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Гаилә, иҗат һәм милләтем...




Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта