Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 20 февраля 2017 07:36 // Прочитано 634 раз

Зөһрә Мәхәммәтшина: "Үземне җир йөзендәге иң бәхетле кешегә саныйм"

1. Зөхрә, Сез кайсы якларда туып үстегез? 
Мин Арча ягыннан. Татар халкына бөек шагыйребез Габдулла Тукайны буләк иткән, гүзәл табигатьле Кушлавыч авылында туып үстем.

2. Гаиләң белән таныштыр әле.
Гаиләмә килгәндә, сөйгәнем Илфар белән күптән түгел генә гаилә учагын кабызып җибәрдек.

3. Кайда белем алдың? Ничек артист булып киттең?
Сәнгать кешесенә сәләт туганда ук биреләдер. Казан Театр училищесында белем бирүче Илдар абый Хәйруллин кебек остазларың да булса, актер булып китәр өчен сәнгать дөньясына барлык ишекләр дә ачыладыр, мөгаен.

4.  Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?
Җыйнак кына гәүдәле, җитез авыл кызының аяклары гел биюгә тартылдылар. Үсә барган саен сәнгатьнең мөмкинлекләре минем өчен ачыла барып, бию белән генә чикләнмичә, хис-тойгыларымны спектакльләр аша да халыкка җиткерә алуымны аңладым.

5.  Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?
Булган талантымны үстерү өстендә эшләүне хуп күрәм.

6.  Театрларга йөрисеңме? Яратып караган спектаклең?
Студент чакта бер спектакльне дә калдырмаска тырыштык. Ә хәзер башка театрларның спектакльләрен карау мөмкинлеге сирәк эләгә. Күбрәк тирән фәлсәфәгә ия спектакльләр карыйм.

7. Татар сәнгатендә сез охшарга тырышкан, шул югарылыкка ирешергә теләгән шәхес бармы?
Татар сәнгатендә без яшьләргә үрнәк була алырлык югары дәрәҗәдәге шәхесләр күп. Алар арасыннан Алсу Гайнуллина, Шәүкәт Биктимеров һәм остазым Илдар Хәйруллинны әйтеп үтәсем килә.

8. Гастрольләрдә йөргәндә кызыклы хәлләр булмый калмагандыр, берәрсен сөйлә әле.
Йөгереп сәхнәгә чыкканда үкчәмә басып туфлиемне төшерделәр. Аяк очына эленеп калган туфли белән бию-
нең нинди «рәхәт» икәнен, биегән кеше үзе генә белә.

9. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың?
Тормыш иптәшем мине болындагы кыңгырау чәчәгенә тиңли.

10. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?
Әниемнең шелтәсе оялта, хәтта кызарта да.

11.  Холкыңның иң яхшы ягы?
Кешеләргә үпкә саклый белмим.

12. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм дип сүз бирдең?
Һәр көн иртән үз-үземә кичке 6 дан соң ашамаска дигән сүз бирәм.

13. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?
Иң мөхим әйбер ул – гаилә. Ә гаиләдә бер-береңне аңлап яшәү кирәк.

14. Бәхет синең өчен нәрсә ул? Син бәхетлеме?
Мин үземне җир йөзендәге иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саныйм. Якыннарың сәламәт булып, яныңда яшәүләре, хыялларың чынга ашып, өеңдә көтәр кешең булу чын бәхеттер ул!

Автор:  Фәния Лотфуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта