Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 24 февраля 2017 15:23 // Прочитано 601 раз

Сөмбел Билалова: "Тормышка җиңелрәк карарга өйрәнәсе иде"

1. Үзеңне нинди чәчәк белән чагыштырасың?

Сөмбел ул узе дә гиацинт чәчәк инде. Бүтән чәчәк белән чагыштырырга хакым юктыр.



2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?

 Бүтән беркайчан да шулай соң ятмыйм дигән идем.

3. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Рәсем ясарга зур хыялым бар, ә Ходай андый сәләт бирмәгән...


4. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Мин мактаганны яратам, ләкин һәрвакыт оялам.

6. Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Гомумән ялганларга яратмыйм. Бик сирәк һәм кирәк булганда гына туры килә.


8. Үзеңне бик уңайсыз хис иткән бер вакытны исеңә төшер әле. 

Күптән түгел генә якын дустымны туган көне белән котларга оныттым, ә ул көнне телефоннан да сөйләшкән идек. Икенче көнне искә төшергәч бик унайсыз булды. Ләкин ул үпкәләмәде, чөнки чын дуслар үпкәләми.


9. Холкыңның иң яхшы ягы?

Мин кешеләрне яратам.

10. Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?

50гә 50 дип әйтер идем.

11. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Азрак тормышка җинеллрәк карарга өйрәнәсе иде, Бар нәрсәне йөрәгемә якын алам, борчылырга яратам.

12. Кешеләрдә нинди сыйфатларны ошатасың, кайсысы ачуыңны чыгара?

Кыюлык, тугрылык, гаделлек кебек сыйфатларны яратам. Үз сүзендә тормаган кешеләрне һөрмәт итмим.

13. Кайсы илдә яшәргә теләр идең?

Мин үз илемне, Казанны яратам. Ләкин елга бер ай булса да җылы якта, диңгез буенда яшәр идем, мәсәлән Гарәп әмирлекләрендә.

14. Әгәр үткәнгә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?

Үзгәртергә теләгән әйберләр бар инде, әлбәттә. Ләкин үткән, беткән эш турында уйлауның мәгьнәсен күрмим.

15. Аллаһы Тәгаләгә ышансыңмы?

Эйе, ышанам. Дин hәр кешенең шәхси эше, минемчә. Гомумән динне хөрмәт итәм.


16. Иң соңгы укыган китабың? Яратып караган спектаклең?

"Зөләйха күзләрен ача" китабын укып чыктым. Ә театрны бик яратам, бөтен спектакльләрне дә карап барырга тырышам. Соңгысы – "Бармы ртшвәттән дәва"

17. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Үземнең һәм якыннарымның исәнлеге, гаилә бәхете, мәхәббәт, ил тынычлыгы һәм тормышта кирәкле кеше булып яшәү.

18. Тормыштагы девизың? 

Кешенең бәхете үз кулында. Нәрсәгәдер ирешәсең килсә –эшләргә, эшләргә, эшләргә!




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта