Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 28 февраля 2017 08:01 // Прочитано 554 раз

Ләйсән Рәхимова: “Мин галәмгә очмас идем...”

1. Ләйсән, Сез Г.Камал театрында ничәнче елдан бирле эшлисез? Шул дәвердә күпме роль башкардыгыз?

Театрда 1997 елдан бирле эшлим. Күпме роль башкарганымны үзем дә төгәл генә әйтә алмыйм. Башка артистлар урынына уйнарга туры килгәнне дә санасаң, би-и-ик күп булыр.

2. Күңелегезгә иң якын образ?

Образ ук булганы, артист гомерендә берничә генә буладыр ул. Рольләрем хакында «образ» дип сорау куйганыгыз өчен рәхмәт. Ә болай, һәрбер ролем – күңелем аша үткән.

3. Ни өчен әлеге профессия?

Чөнки мин кечкенәдән театр сәнгатенә гашыйк кеше.

4. Сезнең өчен театр ул?

Могҗиза дөньясы.

5. Сезнең кумирыгыз?

Чын артист.

6. Ирегез белән сәхнә кавыштырдымы?

Әйе, безне сәхнә кавыштырды.

7. Сәхнә белән бәйле кызыклы хәл булганы бармы?

«Баскетболист» спектакле вакытында, шаярып кына, һава шары кәрҗине төбенә ябышкан идем, кире сикереп өлгермәдем, 5 катлы йорт биеклегенә де корация белән бергә югарыга менеп киттем. Сәхнә эшчеләренең коты алынды, ә халык сизмәде.

8. Балаларыгызның бу профессияне сайлавын теләр идегезме?

Әгәр дә үзләре теләсә, каршы килмәс идем.

9. Балачак хыялыгыз бармы?

Артистка булу иде, хыялым тормышка ашты.

10. Теләп тә уйналмый калган роль.

Бу сорауга пенсиягә чыккач җавап бирермен.

11. Кешеләрдә ошый һәм ошамый торган сыйфатлар.

Кешедә кеше сыйфатлары ошый, хайван сыйфатлары ошамый.

12. Мин беркайчан да…( дәвам итегез)

Мин беркайчан да галәмгә очмас идем, чөнки миндә клаустрофобия.

13. Тормыш шигарегез.

 «Кечкенә генә әйбергә дә куана бел!»

Автор:  Дилбәр Галимҗанова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта