Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 06 марта 2017 11:15 // Прочитано 407 раз

Илназ Гарипов: "Йөрәккә күбрәк ышанасы килә дә бит, әмма баш кысылып бөтенесен харап итә."

1. Үзеңне нинди төс белән чагыштырасың?

Кара яки ак.

2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?

Андый уйның башка да кереп караганы юк.

3. Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Янымда мактап торсалар, үземә урын таба алмыйм, бик уңайсызланам.

4. Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Үземне.

5. Үзеңне бик уңайсыз хис иткән бер вакытны исеңә төшер әле.

Студент вакытта бер кызны кафега чакырдым, соңыннан түләргә акча җитмәде.

6. Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Кешеләрне дәвалау талантына.

7. Телефоннан кемгәдер шалтыратып дәшми торганың бармы?

Бар. МТС компаниясе гаепле күп очракта.

8. Холкыңның иң яхшы ягы?

Аз сүзле мин. Күп вакытта акыллы итеп күрсәтә.

9. Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатларны үзгәртер идең?

Ялкаулыкны киметергә иде.

10. Кайсы илдә яшәргә теләр идең?

Үзебездә. Күп илләрдә сугыш. Без берсенә дә кирәкмибез.

11. Сиңа нинди кызлар ошый?

Миңа ошый торган кызлар бик тә ошый, ошамый торганнаны ошамый...

12. Иҗат кешесе буларак, еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?

Алай еш дип әйтмәс идем.

13. Холкың нинди? Акыл белән уйлап эш итүче кешеме, әллә йөрәк кушуын тыңларга тырышасыңмы?

Йөрәккә күбрәк ышанасы килә дә бит, әмма баш кысылып бөтенесен харап итә.

14. Иң соңгы укыган китабың?

Китап укымыйм. Шуңа да соңгысын хәтерләмим .

15. Яратып караган спектаклең?

Татар спектакльләре ошамый. Калганнарын караганым юк. Дус актерлардан алдан ук гафу үтенәм, чыннан да ошамый.

16. Татар сәнгатендә сез охшарга тырышкан, шул югарылыкка ирешергә теләгән шәхес бармы?

Юк!

17. Бу моң сиңа кемнән бирелгән, әти-әниең, туганнарың җырлыймы?

Берсен дә бастырып җырлатып караган юк. Әни матур гына җырлый дип беләм. Үземне алай моңлы жырчы дип әйтмәс идем.

18. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идең?

Җырчы булырга хыялландым.

19. Аллаһы Тәгаләгә ышансыңмы?

Әйе! Ә син?

20. Тормыштагы девизың?

Ходай язганы булыр!

21. Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Барыбыз да бәхетле булыйк! Амин.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта